Авыл тормышы
-2 °С
Кар
Барлык яңалыклар
СИНЕҢ КЕШЕЛӘРЕҢ, АВЫЛ
18 декабрь 2020, 19:10

“ӘТИ-ӘНИЕМ ТУРЫНДА СӨЙЛИМ…”

яки илдәге вакыйгалар ничек гаилә тарихы сәхифәсенә әверелгән

Үз тамырлары, гаилә традицияләре белән кызыксыну кешедә, кагыйдә буларак, тиз генә барлыкка килми. Үсмер чакта һәм яшьлектә бу безне аз борчый. Олыгайгач кына, ата-бабаларыбыз белән безне бәйли торган җепнең никадәр мөһим булуын аңлый башлыйбыз. Исән чагыбызда мөмкин кадәр күбрәк беләсе, картәни-картәтиләрнең исемнәрен генә түгел, ә аларның конкрет язмышларын, гаилә легендаларын да истә тотасы килә.

Гади, тыйнак, әмма көчле рухлы, үз гамәлләренә ышанган, намуслы һәм эшчән ата-бабаларым турында белгәннәрем белән уртаклашасым килә. Өлкән буыннар аркасында хәзерге вакытта без тыныч күк астында яшибез. Илебез ачлыкка чыдады, фашистларны җиңде һәм барлык дошманнарны көнләштереп тыныч тормышны җайга салды.

ТӨПЛӘНГӘН УРЫННАРДАН

Әтием Алексей Емельянович Коршакның әти-әнисе Украинадан Башкортстанга бала чакларында ук күченгән. Анда гаилә Золотоношка өязенең Полтава губернасында, Вознесеновка авылында яшәгән. Хәерчелек һәм ачлык украиннарны утырган урыннарын ташлап, яхшы тормыш эзләргә мәҗбүр иткән. 1903 елның язы башлангач, кешеләр яңа җиргә күченергә ашыга. Стәрлетамак районында төпләнергә карар ителгән урынны Золотоношка дип атыйлар.

1911 елда авылда Коршаклар гаиләсе барлыкка килә, аларның алты уллары һәм бер кызлары туа. Дүрт уллары, Иван, Петр, Александр һәм Николай Бөек Ватан сугышы фронтларында сугыша. Гаилә башлыгы, бабам Емельянны яше буенча армиягә алмыйлар, әмма яшь чагында аңа да туган илне якларга туры килгән – Урта Азиядә басмачлар белән сугышкан.

Солдат Коршакларны үлем урап узган, барысына да исән-сау әйләнеп кайтырга насыйп булган. Бишенче уллары Алексей, 1943 елда Уфа шәһәрендәге фабрика-завод училищесына укырга җибәрелә. Ул вакытта аңа 14 яшь була. Соңрак әти авыл яшүсмерләрен фанера комбинатында балта эшенә өйрәтүләре турында сөйләде. Уку тәмамлангач, малайларны Златоустшәһәрендәге металл кою заводына җибәрәләр, анда алар беренче тапкыр кайнар металлны формаларга салганны күрә, авырлыклар михнәтен дә татый.

УҢЫШСЫЗ КАЧУ

Эш авыр була – цехта салкын, һәрвакыт ашарга җитми, ә кечкенә эшчеләр, төнгә җылы казаннар янына сыенып, заводта яшиләр. Күпләр мондый шартларга түзә алмый, үз белдекләре белән эш урыныннан китә, алар арасында Алексей Коршак та була. Качу уңышсыз тәмамлана – дисциплинаны бозган өчен үсмер Ерак Көнчыгышка озатыла һәм бараклар төзүдә катнашкан бригадага билгеләнә. Анда да эш һәм яшәү шартлары авыр була, малай янә кача һәм поездда өенә кайтырга карар кыла.

Сугыш вакытында мондый гамәлләр өчен каты җәза бирелгән. Ә бит нигездә беркем дә эштән баш тартмаган, бары тик өйләренә кайтырга теләгән, чөнки асылда алар әле бөтенләй бала гына булган...

Тиешле вакытны эшләгәч, Алексей, ниһаять, гаиләсе янына кайта. Шунда ук Шевченко исемендәге колхозга эшкә керә. Сугыш әле тәмамланмаган, авылда тормыш авыр һәм ачлык була. Аның каравы якыннары янәшәсендә, алар бер-берсенә кулларыннан килгәнчә ярдәм итеп тора.

МӘХӘББӘТ ҺӘМ ХЕЗМӘТ

Тормыш үзенекен итә. Алексей үз язмышын – Марияне очрата. 1951 елда алар өйләнешә һәм 37 ел бергә гомер кичерә. Гаиләдә өч бала дөньяга килә. Алексей сарык үрчетү фермасында көтүче булып эшли, Мария сакманчы була. Фермада барлык эшләр дә кулдан башкарыла – тупас азык, фураж сарайга атларда китерелә, клеткалар буенча таратыла, шулай ук тирес чыгарыла. Дәүләт планын үтәү һәм сыйфатлы йон алу өчен җәен сарыкларны иртә таңнан кояш баеганчы болыннарда көтәләр, ә бәрәнләү чорында фермада кунганнар диярлек, үлем саны мөмкин кадәр азрак булсын өчен тырышканнар.

Әти-әни, ару-талуны белми тир түкте, икесе дә алдынгылар исәбендә булды. Намуслы хезмәтләре өчен берничә тапкыр акчалата премияләр, кыйммәтле бүләкләр һәм шифаханәгә юлламалар белән бүләкләнделәр. Шевченко исемендәге колхозның нәсел сарык фермасы район буенча даими рәвештә алдынгы урыннарны алып торды – 100 сарыкка 120шәр бәрән ала иделәр.

Бөтенләй хәл калмаган сыман очракта кешеләргә шундый батырлык каян килгән, нәрсә аларга көч-куәт биргән икән дип хәзер еш уйланам...

Әнием, Мария Григорьевна Коршак (кыз фамилиясе Куценко), шулай ук крестьян гаиләсеннән һәм аңа да шактый күп нәрсәләр кичерергә туры килгән. Ул 1929 елда туган, аның ата-бабалары Полтава губернасыннан күченгән, ә башкорт җирендә нигез салган авыллары Вознесеновка дип аталган. Әнинең әтисе Николаевка буасында батып үлгән, аңа нибары 24 яшь булган.

Язгы челләдә атларны куып барганда, аларны су коендырырга була, ул атланган ат суга кергәч җайдакны ташлый һәм тибә. Шулай итеп, гаилә туендыручысыз кала, ә олысына нибары өч кенә яшь тулган ике кыз, бер мизгелдә “атасызлар” сафын тулыландыра. Өстәвенә, әниләре өченчегә йөкле була. Кызлар кечкенәдән колхозда эшли башлый.

Аларның өлкән тормышлары да эш белән тулы була. Сугыштан соң хәлсезләнгән хуҗалыкны торгызырга, терлекчелекне, үсемлекчелекне үстерергә кирәк була. Җәйге чорда колхоз сакманчылары чәчүлекләрдә эшли. Һәр кешегә бер гектар шикәр чөгендере бүлеп бирелә. Чәчәргә, утарга, ә көзен баллы җимешне җыю – катгый бурыч була. Салкын, яңгырлы һәм хәтта карлы көзге көннәрдә дә колхозчылар тамыразыкларны яфраклардан һәм пычрактан кулдан чистартып, аларны якындагы эшкәртү предприятиеләренә илтә торган машиналарга төяп озатты. Безгә, балаларга да, тынгылык булмады. Мәктәптән соң без әти-әниләребезгә ярдәм итәргә басуга йөгерә идек, бу авыр хезмәт өчен кыш көне гаилә 2-3 капчык шикәр ала иде.

60 нчы еллар башында, сарык фермасы таратылгач, әти белән әни колхозның сөтчелек фермасына эшкә күчә. Әни сыер савучы, әти механик булып эшли. Соңрак әти “Беларус” тракторын үзләштерә, бу техникада терлекләр өчен азык һәм төрле йөкләр ташый. Ә 1984 елда җитәкчелек аңа колхоз умарталыгын җитәкләүне ышанып тапшыра, анда ул пенсиягә чыкканчы эшли. Ә әни сыер савучылар арасында иң яхшыларның берсе булды. Төркемнәрдә 17шәр сыер исәпләнә, савым рекордлы була – 70нче еллар башында, мәсәлән, бер сыер уртача 3,5 мең килограмм сөт бирә иде. Терлекчеләрнең мондый күрсәткечләргә нинди хезмәт белән ирешүләре аңлашыла ки. Бу турыда әнинең бүләкләре сөйли – “Почет билгесе” ордены, “Алдынгы сыер савучыга” вымпеллары, күпсанлы Мактау грамоталары гаиләбездә әле дә кадерләп саклана. Еш кына әни бозау белән, ә элегрәк, алынган үрчемнең 100 процент сакланышы өчен бәрән белән өстәмә түләүләр ала иде.

ИСӘН ЧАГЫҢДА ОНЫТМА

Әти-әнием бүген арабызда юк инде. Әти 2017 елда, үзенең 90 яшенә алты ай кала вафат булды. Ул бик мәрхәмәтле, ихтирамлы кеше иде. Кул кушырып утырырга яратмады, лаеклы ялга чыккач, бакчада, хуҗалыкта эшләде. Ә әни 1988 елда бакыйлыкка күчте, аңа нибары 58 яшь иде.

Кеше турында хәтер яшәгәндә, ул исән, диләр. Дөресен генә әйткәндә, мин үз тамырларым белән горурланам, һәм ата-бабаларыма кыю, тәвәккәл булганнары һәм авырлыклардан курыкмаганнары өчен рәхмәтлемен. Яшь буынга өйрәнерлек нәрсәләр бар аларда.

В.ГРЕЧКО.

Золотоношка авылы.

Читайте нас: