Авыл тормышы
-3 °С
Кар
Барлык яңалыклар
СИНЕҢ КЕШЕЛӘРЕҢ, АВЫЛ
30 декабрь 2020, 15:05

БАР ДА АКТАН КИЕНӘ, ҖИРГӘ ЯҢА ЕЛ КИЛӘ

Яңа ел бездә бизәлгән чыршы, җем-җем килеп янган утлар һәм иңбашына бүләкләр салынган капчыгын аскан Кыш бабай белән ассоциацияләнә. Бу бәйрәмнән чыршы ботакларының һәм мандариннарның хуш исе килеп тора. Ә бүгенге көндә балалар һәм өлкәннәр өчен нинди генә кышкы уеннар юк! Тимераяк, чаңгы, каргизгечләр... Дөрес тимераяк белән чаңгы әле генә барлыкка килмәгән. Әмма алар да, шулай ук чыршы да, гаҗәп нәрсә сыман күренгән вакытлар булган.

Яңа ел бездә бизәлгән чыршы, җем-җем килеп янган утлар һәм иңбашына бүләкләр салынган капчыгын аскан Кыш бабай белән ассоциацияләнә. Бу бәйрәмнән чыршы ботакларының һәм мандариннарның хуш исе килеп тора.

Ә бүгенге көндә балалар һәм өлкәннәр өчен нинди генә кышкы уеннар юк! Тимераяк, чаңгы, каргизгечләр... Дөрес тимераяк белән чаңгы әле генә барлыкка килмәгән. Әмма алар да, шулай ук чыршы да, гаҗәп нәрсә сыман күренгән вакытлар булган.

Авыл хәбәрчесе Фәүзия Барый кызы ГАБИДУЛЛИНА, Талач авылы:

- Минем балачагым Бөек Ватан сугышы елларына туры килде. Ул авыр чорда Талач авылында өенә чыршы куйган кешеләрне хәтерләмим. Үзем дә 1960 елда пионервожатый булып эшли башлагач кына беренче тапкыр чыршы бизәдем. Уенчыклар сатып алырга мәктәпнең мөмкинчелеге юк, аннары алар авыл магазинында сатылмый да иде. Шуңа күрә без гирляндаларны, кар бөртекләрен, шарларны укучылар белән кәгазьдән ясый һәм буйый идек.

Барлык балалар шикелле мин дә чана шуарга ярата идем. Сугыштан соңгы бала-чагаларда алар әлеге кебек – матур, төрле төстә, пластиктан һәм җиңел металлдан түгел, ә агачтан эшләнгән иде. Һәр урамда кар таулары бар иде. Алар махсус ясалган түгел. Авылдан карны чыгаручы булмаганлыктан шундый таулар хасил була иде, ә без кызлар һәм малайларга аннан шуу шатлык иде. Бик күңелле була торган иде, суланып бетә идек. Ә аннары өйдә яңа гына пешкән камыр ризыклары белән тәмләп чәй эчә идек.

Бай яшәмәдек, әмма кешеләр киң күңелле иде. Яңа елны күршеләр белән каршылый идек. Кемдә нәрсә бар, шуны табынга куя иде. Бу бәйрәмнәрдә күпме җырлар җырланды, дәртле биюләрдән үкчәләр калмый иде!

Башкортстан Республикасының халык артисты, Стәрлетамак районының почётлы гражданины, җырчы Асия Вафир кызы СМАКОВА:

- Һәр елны кыш җитү белән, мин сабый кебек, ап-ак, җем-җем килгән кар бөртекләренә сөенәм. Табигатьнең бу гаҗәеп күренешен күзәткәндә, янә бер могҗиза – йолдызлар атылуы искә төшә. Шулай бервакыт картәнием белән өйгә кайтып барабыз. Караңгы төшеп килә. Тирә-як яп-якты: күктә меңләгән йолдызлар. Мин шунда йолдызлар ничек атылуын күрдем. Бу онытылмаслык тамаша булды.

“Очып төшкән йолдызлар җиргә бәрелеп, яңадан янар һәм мәңге балкыр өчен кечкенә кар бөртекләренә әвереләләрдер, мөгаен”, - дип уйлый идем.

Балачакның шул картинасын искә алганда картәнинең атлаганда аяк астындагы кар шыгырдавы әле булса колагымда көй булып яңгырый. Ә йолдызлар, минем хәлемне аңлагандай, буй җитмәслек биеклектән күз кысалар сыман.

Ул елларда кар бик күп иде. Озакка сузылган бураннардан кар көртләре өй түбәсенә кадәр җитә иде. Мин моңа һәрчак шатлана идем, чөнки алардан чана шуарга була иде. Кар тавы үренә кадәр менеп җитә алмасмын тоела иде. Тик мин үземә: “Мин булдырам!”, - дип әйтә идем. Һәм менә идем! Шушы кечкенә җиңүләр миндә ихтыяр көче, үз-үземә ышаныч тәрбияләде, алар миңа киләчәктә: укыган вакытта һәм җырчы булгач та авырлыклардан курыкмаска ярдәм итте.

Тормыш иптәшем белән күп вакытыбызны гастрольләрдә үткәрдек, әмма Яңа елны һәрвакыт өйдә каршыларга тырыштык. Ерактан да, якыннан да кызыбыз янында булу өчен очып диярлек кайта идек. Картәнием, каенанам һәм туганнар килә иде. Төрле тәмле ризыклар: Илфакның яраткан бәлешен, пироглар пешерә, духовкада хуш исле каз кыздыра идек.

Хезмәт ветераны Сергей Михайлович ЕРМОЛАЕВ, Олы Куганак авылы:

- Балачактан хәтердә калган иң күңелле мизгел – Яңа елны каршылау. Ул балаларның да, өлкәннәрнең дә иң яраткан бәйрәме булды һәм шулай булып кала. Әти белән әни чыршы куя һәм күршедәге бала-чагаларны аның тирәли әйлән-бәйлән уйнарга чакыра иде. Кыш бабай бүләкләр алып килә иде. Мин бераз үскәч, Кыш бабай да үзгәрде: анда мин әтиемне таный башладым.

Әлбәттә инде, кышкы уеннарны, чанада, чаңгыда, тимераякта шууны ярата идек. Спорт инвентаре дефицит иде. Әмма халык осталары ярдәмгә килде. Күпчелек балаларда тимераяк кулдан ясалган була иде. Алар болай ясала. Аяк киеме үлчәмендә ныклы такта алына, аңа металлдан лезвие куела. Бу эшне тимерчеләр башкара: тимерне башта чүкиләр, аннан кыралар. Аннары әзер эшләнмәне агач планкага винтлап куялар да, пимага беркетәләр һәм бозга чыгарга мөмкин.

Мондый тимераякта беренче тапкыр бозга чыкканда миңа 5-6 яшь булгандыр. Безнең гаилә ул чакта Мраковода яши иде. Ык елгасы бозында шуарга өйрәндем һәм кулдан ясалган тимераякта ярыйсы гына шуа идем.

Ә урта мәктәпне тәмамлаган Архангел авылында (әтиемнең хезмәте аркасында без еш күченә идек), миндә инде заводта эшләнгән чын тимераяк иде. Дөрес, фигуралы түгел (аларны сатып алу авыр иде), ә “снегуркалар” иде. Алар да пимага яки ботинкаларга беркетелә иде.

Шөкер, хәзер балаларыбыз һәм оныкларыбыз дефицитның нәрсә икәнен белми. Әмма безнең балачагыбыз гади булмаса да, яхшы булды. Безнең күп кенә спорт мастерлары – ХХ гасыр хоккейчылары, конькида шуучылары, чаңгычылары – үзләренең тәүге адымын нәкъ кулдан ясалган чаңгы һәм тимераякта ясаган.

Р.ИЛЬКИНА әзерләде.

Читайте нас: