Ихаталарында пөхтәлек әллә каян күзгә ташлана, өйгә илткән сукмак тирәли чагу чәчкәләр үсеп утыра. Беренче караштан ук биредә хуҗалыкчыл кешеләр яшәгәне сизелеп тора. Бусагада хуҗа үзе каршы ала. Бу – Бүреказган авылының ветераннар оешмасы рәисе Жданов Рим Вәлиҗан улы.
Туган ягының проблеамалары өчен борчылып яшәгән аның кебекләр турында “авылның төп кешесе” диләр. Р.В.Жданов ишле колхозчы гаиләсендә туа. Тугыз баланың сигезенчесе була ул. Биредә урта мәктәпне тәмамлый. “Кем булырга?” дигән сорау килеп тугач озак уйлап тормый. Яшьтәшләренең күбесе сайлаган механизатор яки водитель һөнәрен сайламый ул, ә электрик булу турында хыяллана. Әйтелгән икән – эшләнгән. Шулай итеп, ул Стәрлетамак училищеларының берсендә КИП электр слесаре белгечлеген ала.
Анда инде Туган ил алдында хәрби бурычын үтәү вакыты килеп җитә. Ул хәрби-диңгез флотына эләгә. Көндәлек мәшәкатьләргә бай хезмәт итү чоры сизелми дә үтеп китә. Балтыйк флотында 3 ел хезмәт итеп кайтканнан соң, Р.В.Жданов туган ягына кайтып Стәрлетамак сәнәгать гигантларының берсе – химзаводка эшкә урнаша.
“Шәһәрдә уңайлыклар ничек кенә яхшы булмасын, күңелем авылга тартыла иде. Өйләнгәч, 3 елдан Бүреказганга кайттык, - ди Рим Вәлиҗан улы һәм елмаеп: - күңеленә авыл тормышы ошаган кешеләрнең берседер инде мин”.
Авылда аның белгечлеге бик ярап кала. Электрик, “Искра” колхозында баш энергетик булып эшли. Аннары аны районның баш энергетигы итеп тәгаенлиләр. Вазыйфасы җитди һәм җаваплы, чөнки район тормыш эшчәнлегенең күп кенә процесслары электр җайланмаларының имин һәм дөрес эшләвенә бәйле. Күрүегезчә, аның барлык һөнәри эшчәнлеге энергетикага бәйле. Соңгы 10 ел чамасы елда ул Стәрлетамак шәһәренең ВНЗМ оешмасында, шулай ук электрик булып эшли.
“Мин пенсионер инде, әмма эшлим әле”, - дип елмая Рим Вәлиҗан улы. Эшең күңелеңә ошаса, эшлисе килә бит ул. Җитмәсә җәмәгать эшләренә дә вакыт һәм көч таба. “Ике ел элек миңа авылның ветеран оешмасын җитәкләргә тәкъдим иттеләр. Бераз уйлаганнан соң ризалаштым. Шуннан бирле эшлим менә”, - ди Р.В.Жданов.
Әти-әнисеннән бирелгән тәрбия - кешеләргә яхшы мөнәсәбәт, намуслылык һәи итәгатьлек, шулай ук инициативалык, кешеләр белән уртак тел таба белү – Рим Вәлиҗан улына кайда да, нинди дә эштә ярдәм иткән сыйфатлар. Ветеран оешмасы рәисе урынында аның авылдашларын яхшы белүе һәм кулыннан килгәнчә аларга проблемаларын хәл итәргә тырышуы зур әһәмияткә ия. Олы яшьтәге кешеләргә ярдәм итүдә район ветераннар советы да зур ярдәм күрсәтә.
Ветеран оешмасы рәисе булу – бу авылның җәмәгать тормышы эчендә кайнау дигән сүз, һәм ул күпкырлы эшчәнлекне күз уңында тота. Авылның инде гадәткә кергән үз традицияләре бар: ветераннарны һәм пенсионерларны юбилейлары белән котлау, Җиңү көненә, Өлкәннәр көненә чаралар оештыру. Р.В.Жданов бу вакыйгаларның барсында да актив катнаша. “Быел безнең авылда мәктәп белән берлектә беренче тапкыр “Үлемсез полк” үткәрелде”, - ди Рим Вәлиҗан улы. – Бу изге башлангыч киләчәктә дә дәвам итәр һәм бу акциягә икенче елга авылдашларның барысы да кушылыр дип өметләнәбез”.
Тагын бер изге традиция – ул һәр елны авыл зиратында шимбә өмәсе үткәрү. Рим Вәлиҗан улы әйтүенчә, бу саваплы эштә теләгән һәркем катнаша ала, бит каберлекләрне тәртиптә тоту – һәркемнең изге бурычы. Кешеләргә һәрвакыт изгелек эшләргә кирәк дип саный ул.
Авыл ветераннар оешмасының киләчәккә эш планнарына килгәндә, Р.В.Жданов авыл территориясендә хоккей тармасы төзетү инициативасы белән чыгыш ясарга теләвен әйтте. “Авыл балаларына кышын да, җәен дә уйный торган үз мәйданчыклары булдырылса ничек әйбәт булыр иде”, - ди ул.
Рим Вәлиҗан улының тормыш иптәше – Рәлия Хәбелнас кызы иренең һәрвакыт нәрсә беләндер мәшгуль булуына күнеккән инде. “Ул хәстәрлекле ир һәм әти, яхшы картәти, кыскасы яхшы, тәртипле кеше. Минем өчен ул – зур таяныч”, - ди ул гомер юлдашы турында аеруча җылылык белән. “Тормыш иптәшем – минем ышанычлы тылым”, - ди Рәлия Хәбелнас кызы турында бүгенге героебыз. Әйе, бу сүзләргә тирән мәгънә салынган. Алар тормыш сукмагыннан кулга кул тотынышып 40 елга якын бергә атлый. Зур йорт салып керделәр, балалар үстерделәр, бүген үсеп килүче оныкларына карап сөенәләр. “Минем өч оныгым бар!”, - ди горурланып Рим Вәлиҗан улы.
Шушы көннәрдә аларның гаиләсендә зур бәйрәм булды – аңа 65 яшь тулды. “Ышанасы да килми, мин үземне 55 яшьтә итеп хис итәм”, - ди ул елмаеп.
- Юбилей уңаеннан үзегезгә ниләр теләр идегез? – дип сорадым.
- Иң элек, үземә һәм якыннарыма, барлык кешеләргә исәнлек телим. Тотрыклылык, һәркемнең яраткан эше, иминлек хакимлек иткән гаиләсе булсын иде.
Рим Вәлиҗан улын туган көне белән туганнары, дуслары, коллегалар котлап, бик күп матур телкәләр җиткергәндер. Без дә аларга кушылабыз һәм Сезгә эшегездә уңышлар һәм яңадан-яңа матур юбилейларны күрергә насыйп булуын телибез.