Авыл тормышы
-10 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
СИНЕҢ КЕШЕЛӘРЕҢ, АВЫЛ
1 гыйнвар 2021, 02:00

КЕЧЕ БИЗНЕС ВЕТЕРАНЫ

Белгечләр фикеренчә, әлеге вакытта кече һәм урта эшкуарлык өлеше бик аз. Европа илләрендә эчке тулай продуктта ул 60 проценттан артык, ә Русиядә исә 21 проценттан чак арткан. Шул ук вакытта кече һәм урта бизнес өстәмә эш урыннары булдыра, халыкка табыш кертә, дәүләт казнасын салым

ресурслары белән тулыландыра.
Кече һәм урта бизнес секторының ил икътисадында мөһимлеген Русия Президенты Владимир Путин да билгеләп үтте. Федераль Җыелышка Юллама белән чыгыш ясап, дәүләт Башлыгы 2024 елга Русия икътисадында кече һәм урта бизнес өлешен 40 процентка арттырырга кирәклеген, ә биредә мәшгуль кешеләр саны 19дан 25 миллион кешегә җитәргә тиешлеген әйтте.


Эшкуарлык эшендә тәүге адымнары турында ул бүген елмаеп искә ала, баштарак куркыныч булган, әлбәттә. Күп нәрсәне яңадан өйрәнергә туры килгән. Чөнки белгечлеге буенча ул – төзүче, төзелеш техникумының кичке бүлеген тәмамлаган. Армиягә кадәр киповчыга укыган һәм Стәрлетамак химия заводында, аннары төзелештә эшләгән. Ил икътисадында буталчык чор башланып, предприятиеләр бер-бер артлы ябылгач, үз эшен ачарга ниятләгән.


Үрге Усылыда туып үскән Зинур Вәлиев эшен Стәрлетамак районында башларга була. Теплица хуҗалыгыннан башларга була ул. Әйтүе генә рәхәт, чынында исә бу эш җиңел булып чыкмый. Биредә бухгалтер да, икътисадчы, водитель дә, шуңа өстәп прораб, агроном, коллективның җитәкчесе, оештыручысы да булырга туры килә. Якташларына, район Хакимияте белгечләренә рәхмәт, ярдәмнәреннән ташламыйлар. Тумыштан максатчан һәм ныкышмалы (үзсүзле, үзе әйтмешли), Вәлиев килеп туган авырлыклар алдында каушап калмый. Моның өчен аңа тирә-якта танылган теплицада яшелчәләр үстерү осталарына барып тәҗрибә тупларга, хәтта таныш булмаган эшнең асылына төшенү өчен бераз анда эшләп алырга да туры килә.


Әмма вакыт үтә һәм эшләр акрынлап җайга салына. Теплицаның мәйданы 30 сотыйдан бер гектарга кадәр арта. Эшкуар Вәлиев үстергән продукция үзенең сатып алучысын таба, базарда тотрыклы “Усылы кыярлары” бренды барлыкка килә.
Ә Вәлиев ирешелгәннәрдә туктап кала торганнардан түгел, ул даими үрләр яуларга омтыла. Вакыт үтү белән теплицаның агач терәкләрен тимергә алыштыра. Хәзер арка тибындагы теплица булдырырга ниятли, бу корылмада яктырак та, җылырак та булачак. Кирәкле материаллары сатып алынган да инде. Җылылыкны янга калдыру максатларында чит илдә җитештерелгән газ генераторларын сатып алу мәсьәләсе карала. Яңа шартларда яшелчәләрнең тулай җыемы ике тапкырга артачак, дип исәпләп чыгарган эшкуар.


Бүген Вәлиев кыярдан тыш томатлар да үстерә. Әйтергә кирәк, бу эштә Зинур Мөхтәр улы һәм ун кешедән торган яшелчәчеләр коллективы яхшы нәтиҗәләргә ирешкән. Күреп, тәмләп карау да җитә: алсу төстәге эре, сусыл, тәмле помидорлар. Кыярлары бар да бертөрле: уртача зурлыкта, хуш исе аңкып тора. Иң мөһиме, барлык уңыш экологик яктан таза, витаминнарга бай. Чөнки яшелчәләрне үстергәндә бары тик фосфорлы ашлама кулланыла, пестицидлар һәм химия юк, органик ашлама – сыер тизәге, черемә, салам. Кыскасы, Кытай яшелчәсе белән чагыштырып булмый инде. “Хәзер кыярны зур булмаган капчыкларда үстерәбез, - дип аңлата эшкуар, - аларда көнбагыш кабыгы һәм черемә. “Маша” гибриды үзен-үзе серкәләндерә, томатлар өчен махсус төклетура сатып алабыз. Суны да яңача – тамчылап сиптерәбез. Сәгать саен куакка 100 грамм су бирелә, аның составы һәм сыйфаты даими тикшерелеп тора. Уңышы зарарсыз һәм файдалы булырга тиеш”.
Зинур Вәлиев крестьян гаиләсендә туып үскән. Әтисе Мөхтәр Габит улы гомере буе Салават исемендәге колхозда эретеп ябыштыручы булган, әнисе дә колхозда эшләгән. Зинур да тукландырган, көч һәм иртәгәсе көнгә ышаныч биргән җиргә тугры калган. Эшкуарлык эшендә, аеруча кече эшкуарлыкта авырлыклар бетеп тормый, бигрәк тә авылда. “Дәүләттән ярдәм күбрәк булсын иде диясе килә, - дип уртаклаша ул. –Бервакыт без теплица белән шөгыльләнүчеләр өчен дотацияләр булыр дип көткән идек, бушка гына булып чыкты. Энергиягә хаклар артканнан-арта. Кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм күрсәтәбез диләр дә бит, күпләр чыдый алмый, теплица бизнесын ташлый. Бүген без дә проблема алдында торабыз: чит илдә җитештерелгән газ генераторларын сатып алуга дәүләт субсидия бирми икән. Килешүләр төзелгән, барлык документлар оформить ителгән, әмма... Бу хәлдән чыгу юлын табарга кирәк, чөнки дәүләт ярдәменнән башка мондый үзгәрешләрне кертү өчен миллионнарча сум акча таләп ителә...”


Мәсьәлә хәл ителми кала бирә, әмма аның мотлак хәл ителәчәгенә ышанабыз, чөнки бу кеше эшли белә һәм аның эшләргә теләге көчле. Якташларының проблемаларыннан да читтә калмый ул. Дәваханә, мәктәп ремонтлаганда теләп ризалаша, авыл ветераннарына иганә ярдәме күрсәтә.


Бүген З.М.Вәлиев турында сөйләр өчен тагын бер сәбәп – 31 майда аңа 60 яшь тула. Бу күркәм датага ул күп нәрсәгә ирешеп килә. Бизнесмен буларак аягында нык басып тора, яраткан хатыны Ләйлә Әнвәр кызы белән бәхетлеләр, әйткәндәй, ул да биредә туып үскән, иренең бизнесында катнаша, Усылыда зур булмаган магазины бар. Алар ике ул тәрбияләп үстергән, икесе дә нефть техник университетын тәмамлаган. Кече уллары Илдар үстерелгән продукцияне сатуда булыша. Өч яшьлек оныклары Марсель – гаиләнең шатлыгы һәм өмете.


Авырлыкларга килгәндә, үзенә хас ныкышмалылык белән Вәлиев аларны җиңеп чыгачак һәм күп эшләргә, проблемаларны хәл итәргә, шул ук вакытта уңышлы кеше булырга, лаеклы яшәргә кирәклеген чираттагы тапкыр раслаячак. Бу дөрес тә!

Читайте нас