Авыл тормышы
-2 °С
Кар
Барлык яңалыклар
СИНЕҢ КЕШЕЛӘРЕҢ, АВЫЛ
13 гыйнвар 2021, 17:00

МИНЕМ КАДЕРЛЕЛӘРЕМ

Вакыт узган саен элекке еллар вакыйгалары бездән ерак- лаша бара, һәм совет кешесенең ихтыяр көченә, аның якты, яхшы тормышка ирешү теләгенә гаҗәпләнүдән туктамыйсың.

Вакыт узган саен элекке еллар вакыйгалары бездән ерак- лаша бара, һәм совет кешесенең ихтыяр көченә, аның якты, яхшы тормышка ирешү теләгенә гаҗәпләнүдән туктамыйсың.

Минем өчен иң кадерле булган кешеләр, Бөек Ватан сугышы авырлыкларын кичергән әтиәнием Гариф Закир улы һәм Миңсылу Габҗәлил кызы Гаделшиннар турында сөйлим. Сугыштан соңгы барлык гомерләрен алар яшь буынны укытуга һәм тәрбияләүгә багышлады.

ӘТИ

Ул 1918 елда Алга авылында туган. 1939 елда аны Кызыл Армия сафларына алганнар. Стәрлетамак районыныннан башка егетләр белән бергә Ерак Көнчыгышка чик буе гаскәрләренә озатканнар.

Хезмәт киеренке шартларда үтте: японнар безнең белән сугыш хәлендә диярлек иде, совет чик буе сакчысын провокацияләргә, нинди дә булса конфликтка тартырга һәм корал кулланырга мәҗбүр итәргә тырышты, дип искә ала иде әти. Сакта торган солдатларны урлау, аннары әсирләрне җәфалау очраклары да булган. Кыскасы, тыныч тормыш кыл өстендә торган.

Хәзер яшь солдатларның көчле рухына һәм чыдамлыгына сокланырга гына була. Туган илгә батырларча хезмәт иткән алар. Әтием яңа килгән егетләрне чик буендагы тормыш нечкәлекләренә өйрәткән. Солдатлар аны гаделлеге һәм таләпчәнлеге өчен хөрмәт иткән. Берникадәр вакыттан соң аңа сержант званиесе биргәннәр.

Әтием сроклы хезмәтен тәмамлап туган Башкортстанга юл тотканда Бөек Ватан сугышы башланган: тимер юл составын ярты юлда туктатканнар һәм кире көнчыгышка кайтарганнар. Чикне ныгытырга кирәк була, чөнки японнар теләсә кайсы вакытта фронт ачарга мөмкин була. Шул сәбәпле әтинең үзен Көнбатыш фронтына җибәрүләрен сорап мөрәҗәгатьләре кире кагыла. Аның хәрби хезмәте 9 май җиңү көненнән соң да дәвам итә - 1945 елның 8 августында Советлар Союзы Япониягә сугыш игълан итә. Куркыныч көннәр башлана. Кешеләр күпләп һәлак була, чөнки японнар хәрби хәрәкәтләргә җентекле әзерләнгән була. Алар яңа төрдәге хәрби техниканы оста файдалана, солдатлары да үзләрен шулкадәр фанатларча хис итә, һич уйлап тормый көчле атакага ташлана, әсирлеккә эләкмәс өчен, еш кына яраланган килеш үз-үзләрен үтерә.

Японнар белән сугыш, кыска булуына карамастан, авыр була, бик күп гомерләрне ала. Биредә хәтта Бөек Ватан сугышын башыннан ахырынача үткәннәр дә һәлак була.

Әтием яралар алса да, исән кала. Күрсәткән кыюлыгы һәм батырлыгы өчен ул II дәрәҗә Ватан сугышы ордены, медальләр, шул исәптән “Японияне җиңгән өчен” медале белән бүләкләнә.

ӘНИ

Әти 1946 елның мартында кайта, озакламый өйләнә. Әниебез Үрге Усылы авылыннан, аның язмышы шулай ук гадиләрдән булмый. Сугыш аңа Казан университетында белем алырга мөмкинлек бирми, анда ул мәктәпне уңышлы тәмамлаганнан соң 1942 елда укырга кергән була. Гаилә башлыгын хезмәт армиясенә алганнар, абыйсы да хезмәт итәргә китә (арытаба ул танк училищесын тәмамлый, Курск дугасына эләгә һәм Прохоровка янындагы каты сугышларның берсендә экипажы белән бергә хәбәрсез югала). Өйдә берсеннән-берсе бәләкәй балалар кала – әнинең бертуганнарының иң кечесе 1941 елның апрелендә туа. Уку турында уйлыйсы каламы соң? Ул Усылыга әйләнеп кайта. Авыл Советында, Усылы МТСында эшли, мәктәптә башлангыч сыйныфлар укытучысы була, җәйге сезонда басуда колхозчыларга ярдәмләшә.

Бик авыр була. Тылда эшләгәндә кешеләргә күп михнәтләр кичерергә туры килә: җылы кием-салым, аяк киеме булмый, ашау җитми. Ындыр табагыннан бер уч ашлык өчен ул вакыттагы законнар буенча срок алырга мөмкин булган. Үкенечле, әмма урлашучылар да булган. Бервакыт йорттан картәниемнең умарталарын да алып киткәннәр (автор искәрмәсе).

Әти-әни 1946 елның августында өйләнешкән. Алар шунда ук Таҗикстанга күченеп киткән, анда авыл мәктәбенә укытучылар булып урнашканнар, шул ук вакытта читтән торып институтта укыганнар. Җирле халык ерак Башкортстан якларыннан килгән яшь укытучыларны хөрмәт итә, чөнки әти белән әни ачык күңелле, яхшы кешеләр иде. Алар балаларны дәрес вакытында укытып кына калмый, соңыннан да күп шөгыльләнә алар белән, ә өлкәннәргә документларын оформить итәргә, хат язарга ярдәмләшә. Без энем белән Таҗикстанда тудык. Әниебезнең авыруы гаиләбезне кире Башкортстанга кайтырга мәҗбүр итә.

1953 елда әти-әниебез Алга авылында төпләнә. Икесе дә җидееллык авыл мәктәбендә эшли. Әни рус, татар, немец телләрен укыта, әти тарих, география фәннәреннән белем бирә һәм физкультура дәресен алып бара. Белемле белгечләр, кызыклы әңгәмәдәшчеләр, алар тиз арада укытучылар коллективына кушыла, укучыларның һәм аларның ата-аналарының яратуын яулый. Мәгариф өлкәсендә озак еллар намуслы эшләгәннәре өчен әти- әниебезнең бик күп бүләкләре бар – Мактау грамоталары, икесенә дә “Хезмәт ветераны” медале бирелде.

Әти-әниебез укыткан балалар күптән инде картәти-картәни булдылар. Алар арасында нинди генә һөнәр ияләре очрамый. Һәм алар барысы да әле булса үзләренең мәктәп укытучылары Гаделшиннарны җылылык белән искә ала. Минем бигрәк тә армия хезмәтенә китәр алдыннан авыл егетләренең, фатиха сораган сыман, әти янына килгәне хәтердә калган. Әти алар белән үз балалары белән сөйләшкәндәй аралаша иде, киңәшләрен бирә, үзенең армия тормышыннан гыйбрәтле вакыйгалар турында сөйли иде. Соңыннан илнең төрле почмакларыннан Гариф Закир улына солдат хатлары килә иде, ә аларда – сабаклары һәм игелеклелеге өчен рәхмәт сүзләре, бәхетле озын гомер теләкләре.

ГАИЛӘ

Әти-әниебез турында шулкадәр җентекле язам һәм тыйнаксыз булып күренүдән курыкмыйм. Тормышка, үзләренә йөкләтелгән эшкә мөнәсәбәтләре белән алар кебек кешеләр җәмгыятьнең чын байлыгы булып тора дип исәплим. Алар берничә буын яхшы укучылар тәрбияләде, безне дә, үзләренең балаларын, тирә-яктагы кешеләргә ихтирамлы, үзебез яшәгән җиргә сакчыл мөнәсәбәттә булырга өйрәтеп үстерделәр. Без яхшы белем алдык, алар тулы мәгънәдә үзләренә лаеклы алмаш әзерләде. Мин һәм ике сеңлем педагог һөнәрен сайлады, энем инженер-механик булды, озак еллар Жданов исемендәге колхозда эшләде, анда аны яхшы хәтерлиләр.

Нотык һәм үгет-нәсихәтләр белән түгел, ә үзләренең үрнәге, эш-гамәлләре белән әти-әниебез безне үз гамәлләребез өчен җаваплы булырга өйрәтте,

гаиләнең нәрсә икәнлеген аңлатты – ул бер-береңә таяныч булу, йодрыкка кушылган бармаклар сыман һәрвакыт бергә булу.

Әти-әниебез белән горурланабыз, алар биргән тормыш сабакларын хөрмәтләп хәтердә тотабыз.

Туганнары Гаяз, Гөләмзә һәм Гүзәл исеменнән Гөлзадә ВАХИТОВА язды.

Үрге Усылы авылы.

Читайте нас: