Авыл тормышы
-4 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
СИНЕҢ КЕШЕЛӘРЕҢ, АВЫЛ
19 гыйнвар 2021, 18:50

ТӘҖРИБӘЛЕ ИДАРӘЧЕ

Елена Андреевна Александрова районда урындагы үзидарәне оештыру өлкәсендә көчле һөнәрманнарның берсе буларак билгеле. Подлесный авыл Советы авыл биләмәсен үстерү буенча эшчәнлеккә ул гомеренең 20 елын багышлады, алардан 15 елга якынын – авыл хакимиятен җитәкләде. Александрованың үз дигәнендә нык торучан һәм компромиссыз характеры аңа хезмәт бурычы буенча социаль-көнкүреш һәм хуҗалык итү эшләрен уңышлы башкарырга, шулай ук муниципаль властьның башка төп функцияләрен үтәргә мөмкинлек биргән.

Елена Андреевна Александрова районда урындагы үзидарәне оештыру өлкәсендә көчле һөнәрманнарның берсе буларак билгеле. Подлесный авыл Советы авыл биләмәсен үстерү буенча эшчәнлеккә ул гомеренең 20 елын багышлады, алардан 15 елга якынын – авыл хакимиятен җитәкләде. Александрованың үз дигәнендә нык торучан һәм компромиссыз характеры аңа хезмәт бурычы буенча социаль-көнкүреш һәм хуҗалык итү эшләрен уңышлы башкарырга, шулай ук муниципаль властьның башка төп функцияләрен үтәргә мөмкинлек биргән. Күпьеллык намуслы хезмәте һәм вазыйфа бурычларын үтәүдә күрсәткән югары һөнәрманлыгы өчен Елена Андреевна муниципаль район Хакимияте һәм Советы Мактау грамоталары белән бүләкләнгән.

Елена (кыз фамилиясе Филиппова) Стәрлетамак районы Первомайский совхозы Бәгәнәш бүлекчәсендә туып-үскән. Әти-әнисе колхозчылар булган, терлекчелектә хезмәт салганнар: Андрей Васильевич – ветеринар, Анна Григорьевна бозау караучы булган. Мәктәпне тәмамлаганнан соң Елена Стәрлетамак совхоз-техникумының зоотехника бүлегенә укырга кергән. Хезмәт эшчәнлеген 1974 елда Первомайский совхозында лаборант сыйфатында башлаган.

1977 елда ул күрше авыл егете Володя Александровка кияүгә чыккан. Озакламый яшь гаилә Саратовка, аннары Саратов өлкәсенә киткән. Владимир авыл хуҗалыгы институтында укыган, аннары Балтай районы Карл Маркс исемендәге колхозда баш зоотехник булып эшләгән. Елена башта заводта хезмәт салган, ә балалары тугач, үзен аларны тәрбияләүгә һәм йорт эш-мәшәкатьләренә багышлаган.

Җиде елдан соң Александровлар туган якларына кайткан. Шул вакыттан башлап Елена һәм Владимирның хезмәт биографияләре Стәрлетамак районы белән бәйле була. 1995 елда Елена Андреевна Подлесный авыл Советына эшкә килә. Башта эшләр идарәчесе була, ә 2001 елда аны авыл биләмәсе хакимияте башлыгы итеп сайлыйлар.

- Олы биләмәне җитәкләү – катлаулы һәм җаваплы бурыч. Ул көн саенгы дәүләт һәм кешеләр проблемалары йөге, моны кайвакыт һәр ир-ат та күтәрә алмый. 2015 елга кадәр бу вазыйфада эшләп, Елена Андреевна Александрова үзенә йөкләтелгән бурычларны лаеклы башкарды дип исәплим. Бу вакыт эчендә ул авыл халкы тормышын яхшыртуда һәм торак пунктларны төзекләндерүдә күп кенә уңышларга ирешә алды, - дип билгели Подлесный авыл Советы авыл биләмәсенең хәзерге башлыгы Инна Маркелова. – Ул бай тәҗрибәгә ия, бик яхшы идарәче, үз эшен анык белгән һәм куелган максатка төгәл баручы кеше. Ул искиткеч зирәк һәм алдан күрүчән, энергияле, уйлап эш итүчән, башкаларга һәм үзенә карата таләпчән, битараф булмаган кеше. Хәстәрлек белән миңа тапшырган кыйммәтле белемнәр өчен, мин аңа бик рәхмәтле.

Хаклы ялда була торып та, Елена Александрова үз авыл биләмәсен кайгыртудан туктамый. 2018 елга кадәр ул авыл биләмәсе Советы депутаты булды, зур җәмәгать эше алып барды. Моннан тыш, бүгенге көнгә кадәр авыл Советының башлангыч ветеран оешмасын җитәкли, өлкән яшьтәге кешеләрнең иминлеге хакына эшли.

А.ДӘҮЛӘТОВА әзерләде.

Фото Подлесный авыл Советы авыл биләмәсе архивыннан алынды.

Читайте нас: