Авыл тормышы
-4 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
СИНЕҢ КЕШЕЛӘРЕҢ, АВЫЛ
19 гыйнвар 2021, 17:55

ЙӨРӘГЕ ЕФӘККӘ УРАЛГАН

Шундый һөнәрләр бар, аларда олы җанлы, ярдәмчел кеше булмый торып, тулы кимәлдә һөнәр иясенә әверелү мөмкин түгел. Медицина – шундый өлкәләрнең берсе. Безнең бүгенге героинябыз Яңа Краснояр авылы фельдшеракушерлык пункты мөдире Наталия Витальевна Фомина бу сыйфатларга ия.

Шундый һөнәрләр бар, аларда олы җанлы, ярдәмчел кеше булмый торып, тулы кимәлдә һөнәр иясенә әверелү мөмкин түгел. Медицина – шундый өлкәләрнең берсе. Безнең бүгенге героинябыз Яңа Краснояр авылы фельдшеракушерлык пункты мөдире Наталия Витальевна Фомина бу сыйфатларга ия.

Медицина өлкәсен Наталия әнисе үрнәгендә сайлаган. Александра Кирилловна туган авылы Таштамакта (Авыргазы районы) дүрт дистә елдан артык ФАП мөдире булып хезмәт салган. Стәрлетамак медицина училищесының акушерлык бүлеген тәмамлаганнан соң Наталия Толбазы авылы бала тудыру йортында һөнәре буенча эшли башлаган. Эше ошаган. “Кеше туу – ул искиткеч могҗиза. Яңа туган сабыйны кулга алганда кичергән шатлану, соклану хисләрен сүзләр белән генә әйтеп бетереп булмый”, – дип сөйли Наталия Витальевна.

Толбазыда героинябыз үзенең гомер юлдашын да очраткан. Узган елның июлендә Илья Николаевич белән бергә тормыш юлыннан кулга-кул тотынышып атлауларына 40 ел булган. Ирле-хатынлы ул һәм кыз тәрбияләп үстергәннәр, оныклары да үсеп килә.

Быел җәй аларның гаиләсе Яңа Краснояр авылына күчкәнгә 33 ел тула. Биредә аларны ачык йөз белән каршы алганнар. Шунда ук торак та биргәннәр. Илья Николаевич “Красное знамя” колхозында эшли башлаган, ә Наталия Витальевнага район сәламәтлек саклау оешмасында ФАПны җитәкләргә тәкъдим иткәннәр.

Күп тә үтми, авыл халкы үзләренә нинди яхшы, хезмәт сөючән кешеләр килгәнлеген күрә, фельдшерлары яхшы белгеч кенә түгел, сизгер күңелле, ярдәмчел, шәхси вакыты белән исәпләшми ярдәмгә ашыгучы кеше булганга сөенеп бетә алмый.

Озакламый чираттагы сайлауларда Н.В.Фоминаны авыл Советы депутаты итеп сайлыйлар. Бу җәмәгать йөкләмәсен Наталия Витальевна берничә чакырылыш дәвамында үти.

Әлеге вакытта Фомина Яңа Краснояр авылыннан башка Катениновский, Михайловка, Чуваш Куганагы, Танеевка авылларын һәм яңа “Светлый” микрорайонын хезмәтләндерә (барлыгы аларда 862 кеше яши). Төшкә кадәр ул пациентларны кабул итә, аннары чакырулар буенча йөри, яңа туган балаларга мотлак патронаж үткәрә. Наталия Витальевна олы яшьтәге пациентларының яннарына барып яки шалтыратып хәлләрен белешүне үз бурычы дип саный.

“Өлкән яшьтәге кешеләр өчен тышкы дөнья белән аралашу мөһим. Еш кына Наталия Витальевнага мораль ярдәм күрсәтүче психолог сыйфатында да булырга туры килә. Ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән һәркемгә булыша ул. Чөнки безнең авыл докторы олы, кайнар йөрәкле кеше”, – ди Краснояр авыл Советы авыл биләмәсе эшләр идарәчесе Н.П.Белова.

Мондый игелекле кешеләр турында халыкта “йөрәге ефәккә уралган” дип әйтәләр.

Р.ИЛЬКИНА.

Ю.НЕСТЕРЕНКО фотосы.

Читайте нас: