Рафаэль Вәлиҗан улы Ждановның гомере кыска булды – 1946 елның 25 ноябрендә туган, ә 1999 елның июлендә бакыйлыкка күчте, аңа 52 генә яшь була. Әмма якын кешеләренең генә түгел, авылдашлары-бүреказганлылар, хезмәттәшләре, дуслары һәм бихисап укучыларының да хәтерендә тирән эз калдырган. Мондый кешеләр турында, мөмкин кадәр күбрәк изге эшләр кылырга ашыккан сыман яшәде, диләр.
Урта мәктәпне тәмамлаганнан соң (анда ул башлангыч сыйныфлардан ук яхшы өлгәшүе һәм активлыгы белән яшьтәшләреннән аерылып торган), Рафаэль Жданов Стәрлетамак педагогия институтының физика-математика факультетына укырга кергән. Вуз дипломы белән туган авылы урта мәктәбендә укытучы булып эшли башлаган. Табигате буенча новатор, күнегелгәнне үзгәртүдән курыкмаган Рафаэль Вәлиҗан улы укыту процессының нәтиҗәлелеген арттыру өчен күп нәрсә эшләгән. Мәктәпләр кабинет системасына күчә башлагач, ул беренчеләрдән булып яңалыкны кертүгә тотынган – аның физика кабинеты кинолаштырылган булудан тыш, тулысынча автоматлашлтырылган да була. Дәресләр кызыклы үтә, ә укучылар район һәм республика олимпиадаларында еш кына призлы урыннар яулый. Алдынгы тәҗрибәне үзләштерергә Ждановка районның башка мәктәпләреннән дә укытучылар килә.
Р.В.Ждановның оештыру сәләтләре, төгәл фәннәрне белүе һәм педагогик таланты соңыннан да, Бүреказган авыл Советы рәисе, аннары район хакимияте финанс идарәсе начальнигы вазыйфасында эшләгәндә дә күренә. Район салым хезмәте барлыкка килүе нигезендә дә, асылда, шулай ук Р.В.Жданов тора. Ярдәмчел, халык ихтыяҗларына игътибарлы, ул булачак бинаның проектын үзе сайлый, аның контроле астында кабинетлар һәм барлык бүлмәләр җиһазландырыла, салым инспекциясе хезмәткәрләренә һәм анда килүчеләргә уңайлы булсын дип тырыша.
Бер карасаң, кайда физика һәм салымнар, ә кайда шигърият: Рафаэль Жданов яшь чагыннан ук шигырьләр язган. Аның лирик әсәрләре “Толпар” журналында, “Өмет” гәзитендә бастырылган. Р.В.Ждановның татар телендә чыккан “Гомер” дип исемләнгән шигырьләр җыентыгы билгеле, кызганычка, ул шагыйрь гүр иясе булгач, 2001 елда дөнья күрә.
“Р.В.Жданов – минем картәтиемнең ике туган абыйсы, дип язган 2014 елда мәктәп иншасында Бүреказганнан 7 нче сыйныф укучысы Илнур Габитов. – Күпләр аны Стәрлетамак районы салым инспекциясенең элекке начальнигы буларак белә. Әмма аның җир йөзендә калдырган иң мөһим эзе – мәчет. Ул Рафаэль Вәлиҗан улының инициативасы һәм тырышлыгы белән туган авылында төзелә башлый. Тик аннары мәчет ансыз төзелеп бетә һәм әнисенең хөрмәтенә аңа “Гөлрәйхан” дигән исем бирелә. Мәчет бервакытта да буш тормый, өлкән яшьтәге авылдашлар өчен ул дога кылу урыны булып тора. Яңгыраган азан күңелләребездә тынычлык урнаштыра, аннан соң игелекле эшләр генә эшлисе килә...”
Малай иншасын “Үз атаңның гына улы түгел, халкыңның да улы бул” дип исемләгән, ә ахырда тормышта шундый ук лаеклы кеше – хезмәт сөючән, юмарт күңелле һәм туган җиренә тугры булырга теләвен язган. Рафаэль Жданов турында якты истәлекнең ни өчен өченче дистә ел яшәвенең җавабы менә шунда инде: ул ачык күңел белән яшәгән, үз җылысы белән кешеләрне җылыткан, яраткан һәм гафу итә белгән.
Л.ПЫЛАЕВА.