Авыл тормышы
+10 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
СИНЕҢ КЕШЕЛӘРЕҢ, АВЫЛ
9 февраль 2021, 16:00

ВАТАНГА, ТУГАН ҖИРГӘ ХЕЗМӘТ ИТҮ ҮРНӘГЕ

Фәнис Вәли улы Монасыйпов 1947 елның 10 мартында Бүреказган авылында туган. Башкорт авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаган, агроном белгечлеге алган. Хезмәт эшчәнлеген 1971 елда Стәрлетамак районының “Мир” колхозында баш агроном буларак башлаган.

Фәнис Вәли улы Монасыйпов 1947 елның 10 мартында Бүреказган авылында туган. Башкорт авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаган, агроном белгечлеге алган. Хезмәт эшчәнлеген 1971 елда Стәрлетамак районының “Мир” колхозында баш агроном буларак башлаган.

Ике елдан соң кешеләр белән җитәкчелек итәргә сәләтле белемле яшь белгечне үсемлекләрне саклау станциясенә күчерәләр. Станция ул чакта әлеге вакыттагыдан күпкә киңрәк функцияләрне үти, шул исәптән колхоз-совхозларда авыл хуҗалыгы химиясен куллануны һәм саклауны контрольдә тотуны, корткычларга каршы көрәш өчен препаратлар әзерләүне, биолаборатория көчләре белән анализлар үткәрүне һәм башкаларны башкара.

1981 елда Фәнис Монасыйповка тагын да югарырак вазифаны ышанып тапшыралар – ул авыл хуҗалыгы идарәсенең баш агрономы була, 1984 елда – мөстәкыйль “Райсельхозхимия” оешмасына җитәкче итеп билгеләнә, ә 1987 елдан – дәүләт орлыкчылык инспекциясенең алыштыргысыз җитәкчесе. 2006 елдан учреждение “Россельхознадзорның Башкортстан референт үзәге" Федераль дәүләт учреждениесенең Стәрлетамак районы филиалы исемен йөртә. Бүген ул “Россельхозцентр” Федераль дәүләт бюджет учреждениесенең Стәрлетамак районара бүлеге. Фәнис Вәли улы үзе билгеләп үткәнчә, авыл хуҗалыгын контрольдә тотучы учреждениеләр нинди генә үзгәртеп коруларга дучар ителмәсен, орлыклар белән эшләү, элекке гасырлардагы кебек үк, агрономнар эшчәнлегенең иң консерватив юнәлеше булып калачак. Ә аның нигезендә – җиргә сакчыл караш һәм бергә килешеп эшләүче кешеләрнең үзгәрмәс энтузиазмы традицияләре ята.

Орлыкларның чисталыгы, дымлылыгы, шытучанлыгы, чүп үләннәренең барлыгы, авырулар белән зарарланганлык, корткычларның булуы – орлыклар сыйфатының һәм чәчүлекләр торышының барлык параметрлары шушы бүлек белгечләре тарафыннан контрольдә тотыла. Учреждение башка шундый оешмалар арасында һәрвакыт яхшы исәптә, коллектив күп еллар рәттән Мактау грамоталары белән бүләкләнгән. Ә аның җитәкчесенә тырыш хезмәте һәм югары күрсәткечләргә ирешүе өчен “Хезмәттәге казанышлары өчен” медале тапшырылган. 2000 елда Ф.В.Монасыйповка атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре исеме бирелгән.

Фәнис Монасыйповның хезмәт юлы – Туган илгә намуслы хезмәт итү үрнәге. Аның Стәрлетамак районының агросәнәгать комплексы үсешенә керткән өлеше бәяләп бетергесез. Һөнәрманлыгы, сайлаган эшенә тугрылыгы, тирә-юньдәгеләргә карата таләпчән һәм шул ук вакытта игътибарлы һәм гадел мөнәсәбәте аркасында ул районның барлык авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре арасында лаеклы абруй һәм хөрмәт казанган.

- Фәнис Вәлиевич Монасыйпов – тәҗрибәле җитәкче, җавапл белгеч. Эшлекле, әхлакый һәм мораль сыйфатлары буенча биләгән вазифага тулысынча җавап бирә, - дип характерлый хезмәттәшен Петр Артамонов.

Район гәзите басмалары нигезендә А.ДӘҮЛӘТОВА әзерләде.

Л.ПЫЛАЕВА фотосы.

Читайте нас: