Авыл тормышы
+10 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
СИНЕҢ КЕШЕЛӘРЕҢ, АВЫЛ
13 февраль 2021, 11:30

РӘХМӘТ, ДОКТОР!

Сәламәтлек һәркайсыбыз өчен дә бик кадерле. Без барыбыз да авырулардан сакланырга тырышабыз. Ләкин шулай да авырып китәбез икән, изге һөнәр ияләре – медицина хезмәткәрләре безгә ярдәмгә килә. Ә авыл җирендә табиб, мөгаен, иң хөрмәтле кешедер. Чөнки ул көн саен сәламәтлек сагында тора, авырулардан котылу өчен, кешеләр нәкъ менә аның янына ашыга. Яхшы авыл табибы тәнне дә, җанны да дәвалый дип юкка гына әйтмиләр.

Сәламәтлек һәркайсыбыз өчен дә бик кадерле. Без барыбыз да авырулардан сакланырга тырышабыз. Ләкин шулай да авырып китәбез икән, изге һөнәр ияләре – медицина хезмәткәрләре безгә ярдәмгә килә. Ә авыл җирендә табиб, мөгаен, иң хөрмәтле кешедер. Чөнки ул көн саен сәламәтлек сагында тора, авырулардан котылу өчен, кешеләр нәкъ менә аның янына ашыга. Яхшы авыл табибы тәнне дә, җанны да дәвалый дип юкка гына әйтмиләр.

Безнең районда фидакарь хезмәт салучы ак халатлы кешеләр күп. Усылы табиблык амбулаториясенең баш табибы Исмәгыйль Биктимер улы Шәрипов шуларның берсе. Аның бар гомере Стәрлетамак җире белән бәйле.

Исмәгыйль Биктимер улы – һөнәргә тугрылыкның лаеклы үрнәге. Ул дүрт дистә елга якын гомерен медицинага багышлады. Озак еллар эшләү дәверендә дәваханә үсешенә, Үрге Усылы һәм якын-тирә авылларда яшәүчеләрнең сәламәтлеген саклауга зур өлеш кертте.

1982 елдан башлап әлеге вакытка кадәр Шәрипов Усылы табиблык амбулаториясен (элегрәк участок дәваханәсе статусын йөртте) җитәкли. Ул көчле хуҗалык итүче һәм белемле оештыручы. Шулай, аның тырышлыгы белән дәваханәдә яңа ярдәмчел биналар барлыкка килде, газ белән җылыту өчен котельный, прачечный, гараж төзелде, бина эчендә яхшы ремонт эшләнде. Ә ябылу куркынычы туганда, Усылы участок дәваханәсен саклап калу өчен, күпме көч салынды. Халык өчен, бигрәк тә өлкән яшьтәге кешеләр өчен, бу объект бик кирәкле. Учреждение бүген дә буш тормый. Кешеләр ярдәм сорап мөрәҗәгать итә һәм аны квалификацияле медицина хезмәткәрләреннән ала. Баш табиб Исмәгыйль Шәрипов ветераннарга һәм пенсионерларга ярдәм итүне медицина хезмәткәрләренең изге бурычы дип исәпли, һәм монда алар яллар һәм бәйрәмнәр турында уйламый инде. Дәваханәгә килә алмаганнарның өйләренә дә баралар.

Җитәкче вазыйфасын биләп, Исмәгыйль Биктимер улы югары һөнәрманлыклары, саллы тәҗрибәләре, хезмәт сөючәнлекләре, игелекле, ярдәмчел булулары белән аерылып торган фикердәшләр командасын оештырган. Хезмәттәшләре өчен ул кушылган эшкә намуслы мөнәсәбәт үрнәге булып тора.

Изге күңеллелеге һәм кешеләргә карата игътибарлы мөнәсәбәте белән бергә сайлаган эшенә тугрылыгы, фидакарьлеге, ару-талуны белми хезмәт куюы, бай тәҗрибәсе һәм сәламәтлек саклау мәсьәләләрен хәл итүдә профессиональлеге белән Исмәгыйль Шәрипов Стәрлетамак районы халкы арасында абруй һәм хөрмәт яулады.

Югары һөнәрманлыгы, изгелеклеге, пациентларга карата игътибарлы булуы өчен Исмәгыйль Биктимер улына рәхмәт белдерәбез. Бүгенге авыр заманга карамый, Сез барлык пациентлар өчен вакыт табасыз һәм игътибарыгызны бүләсез. Изге хезмәтегез шатлык һәм канәгатьлек хисе китерсен. Сәламәтлек, бәхет, иминлек, озын гомер телибез. Рәхмәт, доктор!

Олы рәхмәт белән Рәшит Мәхмүт улы Ибраһимовның гаиләсе.

Читайте нас: