Авыл тормышы
+10 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
СИНЕҢ КЕШЕЛӘРЕҢ, АВЫЛ
19 февраль 2021, 16:00

АВЫЛДА МӘЧЕТ БУЛАЧАК

Безнең Яңа Барятино авылында бик күп яхшы һәм хәтта уникаль кешеләр яши. Аларның һәрберсе хакында аерым китап язарлык. Бүгенге мәкаләмдә 20 февральдә 70 яше тулачак Азат Хәсән улы Сөләйманов турында сөйлисем килә.

Безнең Яңа Барятино авылында бик күп яхшы һәм хәтта уникаль кешеләр яши. Аларның һәрберсе хакында аерым китап язарлык. Бүгенге мәкаләмдә 20 февральдә 70 яше тулачак Азат Хәсән улы Сөләйманов турында сөйлисем килә.

Ир кеше өчен 70 яшь – билгеле бер нәтиҗәләр ясарга мөмкинлек биргән аерым тормыш чоры. Әмма бу үз алдыңа максатлар куеп, аларны тормышка ашырырга омтылырга кирәкми дигәнне аңлатмый. Кеше бу дөньяда үзеннән соң эз калдырырга тиеш, дип исәпли Азат Хәсән улы. Шуңа да авылда мәчет төзергә карар иткән. Төзелеш материаллары сатып алып мәчетне төзи башлау өчен актив рәвештә иганәчеләр эзләгән, туганнарына, авылдашларына мөрәҗәгать иткән, үз акчасын керткән. Күп эшләр юбилярның куллары белән эшләнә. Х.Г.Талачев, Кәрим Мөхәммәтов (кызганычка каршы, ул безнең арабыздан китте) зур ярдәм күрсәттеләр.

Мәчет әле төзелеш эшләре тәмамланмаган, әмма Сөләйман пәйгамбәр һәм Азат Хәсән улының карт бабасы хөрмәтенә аңа “Сөләйман” исеме бирелгән инде. Быел җәй мәчет үз ишекләрен ачачак дип планлаштырыла.

Юбилярыбыз чын хезмәт сөючән кеше, ул умартачылык белән дә мавыга. “Мәшакатьле, әмма бик тә кызыклы һәм файдалы эш”, - ди Сөләйманов.

Гаилә – Азат Хәсән улы өчен тормышта иң мөһиме. Ул бер-береңне аңлап, кайгыртып яшәүгә, ышанычка, уртак мәшәкатьләрдән шатлык тоюга таяна. Тормыш юлдашы Гүзәл Чулпан кызы белән 47 ел бергә яшиләр, ике бала – уллары Рөстәм һәм кызлары Гөлназны тәрбияләп үстерделәр. Икесенә дә югары белем бирделәр. Рөстәм Росия Ислам университетын тәмамлады(әйткәндәй, Азат Хәсән улының тормыш иптәше да бүгенге көндә шул ук вузда читтән торып белем ала), ә Гөлназ Чиләбе Дәүләт педагогия университетын тәмамлап, авыл балалар бакчасында тәрбияче булып эшли. Сөләймановларның алты оныгы бар. Таянырга, күңел түрләрендәге серләрен ышандырып булган картәтиләрен алар бик ярата.

Азат Хәсән улы Дәүләкән районының Иске Хөсәен авылында туып үскән. 1983 елда аның гаиләсе Стәрлетамак районына күченгән. Шул вакыттан бирле Яңа Барятино авылы аның туган ягына әйләнгән.

Октябрьнең 50 еллыгы исемендәге колхозда П.В.Явнов рәис булган чорда баш инженер булып эшләгән. Аннары урта мәктәптә, балалар бакчасында хезмәт салган. Ә бу тынгы белмәс хуҗалыкта аңа электрик та, сантехник та, завхоз да, бакчачы да, ихатаны җыештыручы да булырга туры килә. Шунысы игътибарга лаек – ул бар эшне дә һәрчак вакытында, риясыз һәм намуслы итеп башкарган. “Йөрәге дә, куллары да алтын,” - диләр андыйлар хакында. Хак сүзләр – өен дә үзе төзегән, йорт янындагы участокны да төзекләндергән, язын биредә җимеш агачлары һәм куаклары чәчәк ата. Бүгенге көндә ул мәчет төзү белән мәшгуль. Үз куллары белән профнастилдан мәчет манарасын ясый, ә ярымайны Г.Х.Шагиев ясарга ярдәм иткән.

Аның куллары эшкә генә түгел, музыкага да сәләтле – ул баянда һәм гармунда оста уйный. Бу мавыгу яшүсмер чагыннан ук килә – училищеда эретеп ябыштыручы һөнәрен үзләштергәндә ул тынлы оркестрда катнашкан. Шул вакытта мандолинада да уйнарга өйрәнгән. Аңа бар нәрсә дә кызыклы, һәм нәрсәгә тотынса да, бар эш тә кулыннан килә.

Авылдашлары Сөләймановлар гаиләсен хөрмәт итә, алар турында тыйнак, ярдәмчел, изгелекле кешеләр, алар белән аралашу җиңел һәм рәхәт, диләр.

Азат Хәсән улын матур юбилее белән чын күңелдән котлыйбыз! Сәламәтлек, уңышлар телибез, кылган изге эшләре кешеләрне тагын бик күп еллар сөендереп торсын.

В.ДМИТРИЕВА,

Казадаевка авыл Советының ветераннар советы рәисе

Читайте нас: