Авыл тормышы
+10 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
СИНЕҢ КЕШЕЛӘРЕҢ, АВЫЛ
20 февраль 2021, 14:00

ИЗГЕЛЕК ҺӘМ ХӨРМӘТ ЯШӘГӘН ЙОРТ

Кеше тормышта бөтен нәрсәгә – һөнәргә, күнекмәләргә өйрәнә, үз сәләтләрен күп юнәлешләр буенча үстерә ала. Әмма үзара ярдәмләшү, миһербанлык, ачык йөзлелек, мәрхәмәтлелек кебек мөһим сыйфатларны бары тик буыннан-буынга күчә килгән кыйммәтләре һәм гореф-гадәтләре булган гаиләдә генә алырга була. Мисал өчен Первомайский авылында яшәүче Андреевлар гаиләсе турында сөйлим, хәер, бездә мондый гаиләләр аз түгел. Тормыш күрсәткәнчә, гадәттә аларда хезмәт сөючән, җаваплы, якын кешесен һәрчак якларга һәм аңа ярдәм кулы сузарга әзер кешеләр тәрбияләнә.

Кеше тормышта бөтен нәрсәгә – һөнәргә, күнекмәләргә өйрәнә, үз сәләтләрен күп юнәлешләр буенча үстерә ала. Әмма үзара ярдәмләшү, миһербанлык, ачык йөзлелек, мәрхәмәтлелек кебек мөһим сыйфатларны бары тик буыннан-буынга күчә килгән кыйммәтләре һәм гореф-гадәтләре булган гаиләдә генә алырга була. Мисал өчен Первомайский авылында яшәүче Андреевлар гаиләсе турында сөйлим, хәер, бездә мондый гаиләләр аз түгел. Тормыш күрсәткәнчә, гадәттә аларда хезмәт сөючән, җаваплы, якын кешесен һәрчак якларга һәм аңа ярдәм кулы сузарга әзер кешеләр тәрбияләнә.

Зур гаилә башлыгы Игорь Андреев 47 яшенә тормышта күп нәрсәгә өлгергән – ул үз көче белән төзегән өй, мал-туар белән тулы йорт хуҗалыгы хуҗасы. Тормыш иптәше Галина белән алар инде 20 ел бәхетле яши, дүрт бала тәрбияли. Өлкән кызлары Ольгага 17 яшь, ул булачак башлангыч сыйныф укытучысы, әлеге вакытта педагогик колледжның 2нче курсында укый. Оксана һәм Данил Первомайский мәктәбенең 9 нчы һәм 5 нче сыйныфларында белем ала, ә иң кечесе Кириллга күптән түгел ярты яшь тулды.

Нинди дә гаилә күп мәшәкать таләп итә, ә зур гаилә – бигрәк тә. Әмма Андреевларның бар эшләре дә уөйле бара. Алар һәр эшне бергә башкара. Галина әлегә декрет ялында, тик Игорьга һәр җирдә ярдәм итәргә тырыша – мал-туар карарга, бакча утыртырга, ә аннары түтәлләрдән уңыш җыеп алырга, кышка запас әзерләргә. Балаларга өйрәнерлек нәрсәләр бар – сарайда, бакчада алар һәрвакыт әти-әнисе янында.

Минемчә, моның сере бик гади. Игорь һәм Галина үзләре дә шундый ук тату ишле гаиләләрдән. Таисия Никитична һәм Терентий Терентьевич Андреевлар күптән түгел алтын туйларын билгеләп үтте. Алар зур хезмәт юлы үткән, өч бала тәрбияләп үстергән, алар, үз чиратында, олы яшьтәге әти-әниләрен игътибарсыз калдырмый. Әтиләре авыру нәтиҗәсендә инвалид коляскасында гына йөри ала, аңа даими ярдәм кирәк һәм якыннарыннан ул аны тулысынча ала.

Терентий Терентьевичны авылда яхшы беләләр һәм хөрмәт итәләр. Хаклы ялга чыкканчы, Первомайский һөнәри-техник училищесында производство укыту мастеры булып эшли, йөзләгән авыл баласына тормышка юллама бирә. Улы Игорь да шундый ук юлны сайлый, ул мәктәпне уңышлы тәмамлаганнан соң, Бөгелмә индустриаль техникумына укырга керергә карар кыла, ә техник-механик дипломын алгач, педагогик институтта да белем ала. Әтисе эшләгән авыл һөнәри-техник училищесында 14 ел мастер булып хезмәт сала. Соңгы өч елда “Газпром” өлкәсендә эшли.

- Өлкәннәрнең үрнәге бик булыша, – ди ышаныч белән Игорь Терентьевич, - без ата-бабаларыбыздан тормышта дөрес приоритетларны сайларга, чыдам һәм сабыр булырга өйрәнәбез. Мин бәләкәйдән әти-әниемнең намус белән эшләвен, безне ничек яратуларын һәм кайгыртуларын күреп үстем. Мин Питерда һава һөҗүменә каршы оборона гаскәрләрендә хезмәт иттем. Бөек Ватан сугышы заманында бабам Терентий Тимофеевич Андреев шунда ук көрәшкән, ул “Ленинград оборонасы өчен” медале белән бүләкләнгән. Һәм бу гади туры килү генә түгел, ә бабасыннан оныгына изге эстафета - бабасы дошман һөҗүменә каршы торган урында ул присяга биргән.

Галина Андрееваның гаиләсендә дә изге традицияләр буыннан-буынга тапшырыла. Аның әти-әнисе ун бала тәрбияләп үстергән. Георгий Николаевич Семёнов Первомайский совхозында механизатор булып эшләгән, узган елда ул бакыйлыкка күчкән. Ә әнисе, Нина Фёдоровна, Абдрахман авылында яши, аңа 78 яшь тулды. Балалары, оныклары бүгенге көндә аңа бар яклап та ярдәм итә.

Кемдер әйтергә мөмкин, имеш, әти-әнисен карый, балаларын хезмәттә үстерә, дип. Ә бит гаилә тәрбиясенең, кешенең рухи терәген формалаштыруның нигезе дә шунда. Андреевлар – гади авыл гаиләсе. Көндәлек мәшәкатьләрдә алар югары материялар турында уйламыйлардыр да. Әмма процесс яхшы бара: өйдә яшәүче һәр кеше гаилә белән аралашудан шатлык кичерә, якын кешеләре өчен кирәклеген тоя.

Р.ВЛАСОВА,

авыл хәбәрчесе.

Читайте нас: