Авыл тормышы
-4 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

МАРТТА ИКЕЛӘТӘ БӘЙРӘМ

Кемгә-кемгә, ә бүгенге юбилярыбыз – Фәүлә Хәмзә кызы Клявлинага аның һөнәре бик тә килешә. Танышуның беренче минутларыннан ук синең алдыңда изге күңелле, ачык кеше икәнлеген аңлыйсың. Медицина хезмәткәре өчен бу сыйфатлардан башка берничек тә булмый! Хәер, үз эшеңне ярату да шулай ук мөһим.

Кемгә-кемгә, ә бүгенге юбилярыбыз – Фәүлә Хәмзә кызы Клявлинага аның һөнәре бик тә килешә. Танышуның беренче минутларыннан ук синең алдыңда изге күңелле, ачык кеше икәнлеген аңлыйсың. Медицина хезмәткәре өчен бу сыйфатлардан башка берничек тә булмый! Хәер, үз эшеңне ярату да шулай ук мөһим.

Сайлаган эшендә Фәүлә Хәмзә кызы кырык елдан артык эшли, шулардан 33 елын Стәрлетамак тармакара колледжның сәламәтлек пункты мөдире вазифасында. Клявлиннар Наумовкада төпләнгәнгә дә шул кадәре үк вакыт үткән. Тату гаиләне авылда шунда ук үз иткәннәр. Авылдагы күп кенә кешеләр кебек үк мал-туар асрый, бакча үстерә башлаганнар, кыз һәм ике ул тәрбияләгән күп балалы гаиләгә бу зур ярдәм булган. Әлеге көндә дә сыер тоталар. Шулай булгач, оныклары да экологик яктан чиста һәм сәламәт ризык ашап үсә: сөт, эремчек, каймак, ит – барысы да әти-әни йортыннан. Әлбәттә, балалары кайта, ярдәм итә, әмма продукцияне эшкәртү буенча төп мәшәкатьләр хуҗабикә өстендә. Тынгысыз ханым барына да өлгерә!

Ә бит Фәүлә Хәмзә кызына еш кына ял көннәрендә дә эшкә чыгарга туры килә – нәкъ менә шундый көннәрдә район спорт чаралары үткәрелә, күп вакыт алар Наумовкада уза. Ярышларны уздыру кагыйдәләре буенча, медицина ярдәме күрсәтүче кеше булырга тиеш. Шуңа да аларда сәламәтлек пункты мөдире Ф.Х.Клявлина дежур тора. Аны күрү, аралашу һәрвакыт күңелле: зәвык белән, матур итеп киенгән, ачык һәм көләч йөзле, ягымлы, ул кешеләрне үзенә җәлеп итә. Ә нинди профессионал!

Профессионал – сайлаган һөнәрендә югары класслы белгеч кенә түгел, ә үз дәрәҗәсенең кадерен белгән, шуңа да эшен намус белән һәм җаваплы башкарырга тырышучы кеше. Әлеге очракта болар безнең героебызга кагылышлы матур сүзләр генә түгел. Коронавирус белән көрәштә алгы сызыкта булган илебезнең барлык медицина хезмәткәрләре кебек үк, Фәүлә Хәмзә кызы өчен дә узган ел чыдамлыкка, үз бурычларына тугрылыкка чын сынау булды. Тормыш рәвеше, гадәти эш ритмы үзгәрде, мәшәкатьләре артты.

“Фәүлә Хәмзә кызы иртән-иртүк студентларны каршы ала һәм температураларын үлчи. Ул катлаулы хәлләрдә тиз ориентлаша, экстремаль очракларда пациентка табибка кадәрге кирәкле ярдәмне күрсәтә белә. Дәваханәгә озатырга кирәк булса, “ашыгыч ярдәм” чакырта, әгәр дә өй шартларында дәвалау язылган булса, ата-аналарны чакыртуны оештыра, аларны каршы ала. Әгәр авыру тулай торакта үзизоляциядә икән, аның янына даими бара, дарулар кабул итүне, дәвалану барышын контрольдә тота”, – дип сөйли колледж директоры А.М.Азылгәрәев.

Ф.Х.Клявлинага медицина ярдәме сорап еш кына авылдашлары да мөрәҗәгать итә. “Кешегә сәламәтлек бүләк итү – изге эш. Кешеләр миңа: “Фәүлә, ярдәмең өчен зур рәхмәт”, “Син мине коткардың, әгәр шунда син булмасаң...”, - диләр. Авыруларын җиңәргә ярдәм иткән кешеләрдән рәхмәт сүзләрен ишетү миңа бик рәхәт. Әмма бу яхшы сүзләр сиңа бурыч та йөкләтә”, - ди Ф.Х.Клявлина.

Март ае Фәүлә Хәмзә кызы өчен икеләтә бәйрәм: 7 мартта – туган көне, быел аның юбилее. Котлыйбыз!

Р.ИЛЬКИНА.

Ю.НЕСТЕРЕНКО фотосы.

Читайте нас: