Авыл тормышы
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар

БАЛАЛАР БЕЛӘН АРАЛАШУ АНЫҢ ӨЧЕН ИҢ ЯХШЫ ДӘВА

Олы йөрәкле укытучы, остаз укучылары хәтерендә мәңгегә кала. Кырмыскалы авылыннан Рәшидә Шәйхиевна Шахмаева да шулар рәтеннән. Аның белән без озак вакыт бер коллективта эшләдек.  

БАЛАЛАР БЕЛӘН АРАЛАШУ АНЫҢ ӨЧЕН ИҢ ЯХШЫ ДӘВА
БАЛАЛАР БЕЛӘН АРАЛАШУ АНЫҢ ӨЧЕН ИҢ ЯХШЫ ДӘВА

Олы йөрәкле укытучы, остаз укучылары хәтерендә мәңгегә кала. Кырмыскалы авылыннан Рәшидә Шәйхиевна Шахмаева да шулар рәтеннән. Аның белән без озак вакыт бер коллективта эшләдек.

Миңа, яңа гына эшли башлаган укытучыга, балаларга чын күңелдән белем биргән, аларны изгелеккә өйрәткән һәм шәхси вакыты белән исәпләшмәгән өлкән яшьтәге педагоглар янәшәсендә эшләү бәхете тиде. Бүген, кызганычка каршы, күп ветераннар юк инде... Ничә яшьтә булуларына карамастан, авырлыкларны җиңәргә тырышкан һәм  тормыш зирәклеге белән уртаклашкан кешеләр турында сөйлисе килә. Р.Ш.Шахмаева – совет чорында чыныгу алган укытучыларның берсе. Өстәвенә аның турында сөйләү өчен сәбәп тә бар – ул күптән түгел үзенең 80 яшьлек юбилеен билгеләде.

Рәшидә Шәйхи кызы мәктәптә укыганда ук балаларга математика серләренә төшенергә ярдәм итә. Аның янына үзләренең урамыннан гына түгел, ә бөтен Байрактан (үзләре элек шунда яшәгән) балалар килә. Рәшидә материалны аңлаешлы итеп аңлата, бит бу фән бөтен кешегә дә җиңел бирелми, һәм бу аның бик яхшы килеп чыга. Кызга исәпләү, мәсьәләләр чишү ошый. Аның кечкенәдән математика укытучысы булырга хыяллануы да гаҗәп түгел. Әмма хыялы тиз генә тормышка ашмый. Әтисе гаиләдән китә, әнисе балаларын ялгызы гына тәрбияләп үстерә (сигез баладан өчесе генә исән кала). Мәктәпне тәмамлаганнан соң Рәшидә аяк киемнәре фабрикасына эшкә керә.

Әмма хыялы аның күңелендә яши, кыз шулай да укытучылар курсларына, ә берникадәр вакыт узгач Стәрлетамак педагогия институтына укырга керә.

Язмыш аны Кырмыскалы авылы белән бәйли, ул монда юллама буенча мәктәпкә эшкә килә. Биредә ул күңеленә хуш килгән эш табып кына калмый, ә үзенең булачак тормыш иптәше – Баязит Зариф улы Шахмаевны очрата, ул 20 елдан артык мәктәп директоры була.

Шахмаевлар дус-тату яши, йорт сала, өч бала – Гөлнара, Азалия, Азатны үстерә. Өч оныклары үсә. Шахмаевлар һәрвакыт актив һәм сәламәт яшәү рәвеше алып барырга тырышты, аларны чаңгыда, спортзалда, авыл мәдәният йортында үткәрелгән чараларда очратырга мөмкин иде.

40 ел эшләү дәверендә Рәшидә Шәйхиевна изге күңелле, талантлы балаларның бер генә буынын чыгармады. Бүген аның элекке укучылары төрле өлкәләрдә уңышлы эшли, әмма аларның барысын да яраткан укытучыларына карата рәхмәт хисе берләштерә. Менә кайберләренең фикерләре:

“Рәшидә Шәйхиевна – таләпчән, әмма гадел, тыныч һәм игътибарлы. Материалны аңлаешлы итеп бирде һәм кыенлыклар килеп туган очракта һәрвакыт ярдәм итте. Ул әле дә безнең өчен Укытучы гына түгел, ә Дус һәм Киңәшче дә” .

Айрат Сафуганов, Гаяз Зөбәеров, Гүзәл Әпсәламова (Ямлиханова).

“Рәшидә Шәйхиевна аркасында мин укытучы булдым һәм мәктәптә 30 ел эшләдем. Мин аны бик яратам, хөрмәт итәм”.

Зәйтүнә Шәңгәрәева (Зөбәерова).

“Ул укытучы гына түгел, ә дус та. Дуслыгыбыз дәвам итәр дип ышанабыз! Аңа ныклы сәламәтлек телибез!”.

Михаил Барабанов, Варис Шәңгәрәев, Денис Ямлиханов.

Рәшидә Шәйхиевна әйтүенчә, ул балаларда математик фикер йөртүне үстерергә теләгән, аларга дәресләрдә кызыклы булсын өчен барысын да эшләргә тырышкан. Шуңа күрә һәр укучының күңеленә ачкыч тапкан, яхшы яки начар укучымы ул, мөһим түгел, ул аларның һәркайсын кеше, шәхес буларак күргән. Моның артында, әлбәттә, балаларга карата мәхәббәт, аларның язмышына битараф булмаганлык тора. Балалар моны тоя һәм аңа тартыла: берәүләре гаилә проблемалары белән уртаклаша, икенчеләре мораль ярдәм көттә. Укытучы, үз эшенең остасы, аларны тыңлый, мактый, хәленә керә, киңәш тә бирә белә... Кемгәдер ярдәм итә алуына чиксез шатлана. Бүген инде ул: “Укучылар белән аралашу минем өчен иң яхшы дәва иде”, - ди.

Шахмаеваның педагогик хезмәте күпсанлы исемнәр, бүләкләр белән билгеләнгән. Әмма иң мөһиме – авылдашларының, хезмәттәшләренең, укучыларның хөрмәте. Бүген дә ул кешеләрне үзенә тартып тора, аларга оптимизм, үз көчләренә ышаныч бирә.

80 – саллы дата! Әмма, олы яшьтә булуыгызга карамастан, Рәшидә Шәйхиевна, Сез әле бик шәпсез. Күзләрегездә элеккечә яшьлек дәрте балкый! Сезнең һәр көнгә сөенеп яши белүегезгә сокланабыз. Сез – безнең өчен үрнәк! Юбилеегыз белән чын күңелдән котлыйбыз! Сәламәтлек, күңел күтәренкелеге телибез. Балаларыгыз һәм оныкларыгызның җылы мөнәсәбәте Сезнең изге йөрәгегезне җылытсын!

И.ГАББАСОВА.

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас: