Ирле-хатынлы Айдаровлар ярты гасыр иңне иңгә куеп гомер итәләр
Ныклы, эш сөючән, үрнәкле гаилә, диләр Преображеновка авылында гаилә пары Тәнзилә Гафур кызы һәм Рәис Рамазан улы Айдаровлар турында. Алар күп тә түгел, аз да түгел 50 ел бергә тормыш сукмагыннан атлый. Икесе дә лаеклы эшләгән, бик яхшы балалар үстергәннәр, бүген оныкларын тәрбияләшәләр.
Тәнзилә белән Рәис 1974 елда танышканнар. Егет Кунакбай авылыннан булган, армиядә хезмәт итеп кайткач, “Сталь” колхозында водитель булып эшләгән. Кыз Мәчетле районында туган һәм үскән, бирегә Дуван авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлаганнан соң юллама буенча эшкә килгән булган. Яшь белгечне шунда ук баш зоотехник итеп куйганнар. Икесенең дә эше күп булган. Рәис яздан башлап кыр агрегатларын хезмәтләндергән – орлык һәм ашлама китереп торган, аннары җыеп алынган уңышны ташыган. Кышын шәһәрдән терлек өчен эшкәртүче сәнәгать калдыкларын алып кайткан. Ә хуҗалык ихтыяҗларына кирәкле күпме башка йөк алып кайтырга-илтергә кирәк! “ГАЗ-53” автомобиленең эшсөяр һәм җаваплы водителе Рәис Айдаров яшь чагыннан ук колхозда яхшы исәптә булган.
Тәнзилә дә башы белән эшкә чумган. Аның җаваплылыгында мөгезле эре терлек кенә түгел, дуңыгз фермасы, кош-корт ихатасы да кергән (ул вакытта хуҗалыкта 25 меңнән ашу тавык асралган). Бүген ул һөнәрдәге тәүге адымнарын елмаеп искә ала, ә ул чакта көлү кайгысы булмаган, әлбәттә. Ханым хуҗалыкның баш ветеринария табибы Дим Әхмәтшин, ферма мөдире Ислам Рәхимов, алдынгы савучылар Шәргыя Кинҗәгулова, Миңнеямал Исәнбаева һәм эш башлаучы белгечкә зур ярдәм күрсәткән башка тәҗрибәле колхозчыларның исемнәрен рәхмәт белән атый.
Кешеләр очраша…
Яшьлек барыбер үзенекен итә. Производствода эш күп булуга карамастан, егетләр һәм кызлар дусларча утырмаларга, биергә һәм авыл клубына кинога барырга вакыт тапкан. Тәнзилә фатирда яшәгән була, кичләрен таныш кызлары белән еш кына клубка барган. Яшьләр җыелышып гармун көйләренә биегән. Шундый кичләрнең берсендә таныша да инде геройларыбыз.
Яшьләр һәм бәхетлеләр, Тәнзилә белән Раис ул вакытта очраклы очрашу озак елларга сакланачак чын мәхәббәт тарихына әвереләчәк дип уйламыйлар да. Икенче яктан караганда, тормышта бернәрсә дә очраклы түгел, дип әйтүчеләр хаклыдыр да. Сугыштан соңгы авыр елларда туган, хезмәт сөючән, ныклы гаиләләрдә үскән бу яшьләрнең язмыш юллары берләшә алмый калмагандыр да. Рәис Бөек Ватан сугышында катнашучының гаиләсендә туган, әнисе мәктәптә эшләгән. Бик таләпчән һәм шул ук вакытта изге күңелле һәм аңлаучан башлангыч сыйныфлар укытучысы Гайнекамал Зарип кызын күпләр хәтерли. Әти-әниләре үз балаларына да яхшы тәрбия биргән, барысы да ихтирамлы, эшсөяр кешеләр булып буй җиткән.
Әтисе белән әнисе кебек
Ирле-хатынлы Айдаровлар гаиләне ничек корырга кирәклеккә матур үрнәк булып торалар, чөнки барлык шушы еллар дәвамында алар дус-тату яшәгән, барын да уртага салып хәл иткән. Алар иркен йорт салганнар, өч бала тәрбияләп үстергәннәр, барысына да белем биргәннәр, үзаллы тормышка чыгарганнар. Олы уллары Рифат БДАУга укырга кергән, күрше колхозда зоотехник булып эшләгән, аның хатыны Светлана да югары белемле белгеч. Айдаровларның кызы Рәлия СДПИда – тарих факультетын, БДАУда икътисад факультетын тәмамлаган. Кече кызлары Ләйсән Стәрлетамакта профессиональ лицей тәмамлаган, бүген яшь ханым – уңышлы эшкуар. “Әти-әниебез – иң яхшылар, – дип сөйләде ул “Авыл тормышы”на, – гаилә тормышында да, эшкә карата мөнәсәбәттә дә – безнең өчен алар һәрьяклап үрнәк булып торалар. Икесе дә хезмәт ветераны, колхоз җитәкчелегеннән бүләкләре дә бар. Икесенә гомум хезмәт стажлары 80 елга якын! Әниебез бөтенләй күпкырлы белгеч. Декрет яллары арасында склад мөдире дә, лаборант та, балалар бакчасында тәрбияче дә булган. Унбиш ел дәвамында Преображеновка авылы мәдәният йорты директоры вазыйфасын биләде. Авылда нинди дә эш мәшәкатьле, ләкин әниебез барына да өлгерде – өйдә җылы һәм уңайлы, һәрчак аш әзер иде. Безнең белән күп шөгыльләнде, йорт эшләренә өйрәтте. Тормышта ирешкәннәребезнең барысы да әти-әниебезнең тырышлыгы аркасында. Рәхмәт аларга, Аллаһы Тәгалә сәламәтлек насыйп итсен!”
Балалары Айдаровларга сигез онык бүләк иткән, барысы да картәтисе белән картәнисен яраталар һәм аларда еш кунак булалар. Алары исә оныкларын сөеп туя алмыйлар, зур гаиләләренең яшь буыны үсә һәм уңышлары белән сөендерә, диләр. Мәсәлән, олы улларының кызы Диләрә мәктәпне алтын медаль белән тәмамлаган, Казанда университетта уңышлы укып чыккан, шунда ук инженер булып эшли һәм магистратурада белем ала. Балалар һәм оныклар – һәр гаилә тормышында иң зур бәхет, ышаныч һәм шатлык, дип ышана Айдаровлар.
Алтын фонд
5 декабрьдә Айдаровлар йортында кеше күп булды. Авылдашлары алтын юбилярларны җылы котлады. Николаевка авыл биләмәсе башлыгы Гөлнәфис Гафиева юбилярлар йортына чәчкәләр һәм бүләкләр белән килгән иде. Район Советы секретаре Люция Шәяхмәтова район хакимияте башлыгы исеменнән сәламләү адресы тапшырды. “Мондый ныклы, тату гаиләләр – районыбызның алтын фонды, җәмгыять нигезе, димәк, тоташ төбәкнең уңышлы үсеше нигезе дә”, – диделәр кунаклар һәм юбилярларга озын-озак елларга тынычлык, иминлек һәм муллык теләделәр.
Л.ПЫЛАЕВА.
М.СӘЙФЕТДИНОВ фотосы.