Бүгенге хикәябез – Үрге Усылы авылында яшәүче хезмәт ветераны, декабрь башында 90 яшен тутырган Фәнис Ибәтулла улы Галиев турында
Ул ил тарихындагы мөһим вакыйгаларны – Бөек Ватан сугышын, Совет дәүләтенең яңадан торгызылуын, ә аннары таркалуын кичергән. 15 яшеннән колхозда эшли башлаган. Югары җаваплылык һәм фидакарьлек таләп ителгән урыннарда эшләгән. Колхоз рәисе һәм зоотехник булып кына эшләмәдем, дип шаярта ул. Олы яшьтә булуына карамастан, Фәнис Ибәтулла улы бүген дә туган авылы һәм район тормышы белән кызыксына, актив тормыш рәвеше алып баруын дәвам итә, зур һәм тату гаиләсенең ныклы үзәге булып тора.
– Озак яшәр өчен тырышып эшләргә һәм һәркемгә игелекле булырга кирәк, - дип исәпли юбиляр һәм үзен бәхетле кеше дип атый. Ул зур хезмәт юлы үткән, яраткан хатыны Лүзә Миңневәли кызы белән менә инде 64 ел бергәләр. Яхшы кызлар үстергәннәр, бүген дүрт оныклары һәм сигез туруннарының уңышларына сөенәләр.
- Әтиебезнең һәрвакыттагыча оптимист булып калуына бик шатбыз, - дип уртаклаша юбилярның кызлары, - ул чирләргә игътибарын тупламаска һәм проблемаларга юмор белән карарга тырыша. 90 яшең тулыр алдыннан үзеңне ничек хис итәсең, дип сорадык аннан берчак, ә ул: “Чәчәк атарга торган кебек”, - дип җавап бирде.
Фәнис Ибәтулла улы күп балалы крестьян гаиләсендә туган. Сугыш башланганда безнең геройга алты яшь кенә була. Сабый гына, ләкин үзен белгәннән бирле, һәрвакыт эшләгән. Каникулда авыл балаларын кыр эшләренә җәлеп иткәннәр, малай яшьтәшләре белән кырларны ашлау өчен көл җыйган. Башта азык-төлеккә кытлык булмый, авыл кешеләрен сугышка кадәрге запаслары коткарган. Ләкин сугыш ахырына ачлык башланган. Ир-егетләрнең барысы да фронтка киткән, күпләр һәлак булган, җир эшкәртергә кеше калмаган – күп кенә басу-кырларны чүп үләне басып киткән. “Әтием иртә үлде, миңа 10 яшь иде, - дип сөйли ветеран, – менә шунда мин, иртәдән алып төнгә кадәр эшләгән һәм безгә, балаларына, туган җиргә мәхәббәт, гади крестьян хезмәтенә хөрмәт тәрбияләгән әтием һәм әнием өчен озак яшәргә тырышырга карар иттем”.
Мәктәптә Галиев 10 сыйныфны уңышлы тәмамлаган һәм мөстәкыйль хезмәт эшчәнлеген башлаган. Салават исемендәге колхозда пенсиягә чыкканчы эшләгән һәм аннан соң тагын өч ел кладовщик, ферма мөдире, кырчылар бригадиры булган, колхозның ревизия комиссиясенә кергән. Кыскасы, белем, исәп-хисап, пөхтәлек һәм грамоталылык таләп ителгән урыннарга Фәнис Ибәтулла улы Галиевны җибәргәннәр. Аның гомуми хезмәт стажы 48 ел тәшкил итә. Тик бер тапкыр, армиядә хезмәт иткән вакытта гына, туган җиреннән аерылып торган ул. Матрос формасындагы яшь егет фотосы әле дә гаилә альбомында саклана (ул Владивостокта диңгез авиациясе гаскәрләрендә хезмәт иткән). Самолетларның борт механигы Фәнис Галиев өч ел дәвамында Туган ил алдында хәрби бурычын үтәгән. Авыл егетенең холкын армия тагын да ныграк чыныктырган.
Галиевлар архивында гаилә башлыгының хезмәт бүләкләре турында таныклыклар да саклана – хуҗалык һәм авылдашлары иминлеге хакына намуслы хезмәте өчен Фәнис Ибәтулла улы ел саен диярлек социалистик ярышта җиңүче дип танылган, ул СССР Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсенең ике көмеш медале белән бүләкләнгән. Аның хезмәт дәфтәрендә “Коммунистик хезмәт ударнигы” билгесе бар, колхоз һәм район җитәкчелегеннән Мактау грамоталары да бихисап.
Шулай да юбиляр, алты дистә елдан артык бергә гомер иткән гаилә учагын саклаучы хатынын, балаларын, оныкларын һәм туруннарын иң зур бүләге дип саный. Галиевларның олы кызы Гөлназ медицина училищесы тәмамлап, 19 яшендә Дергачевкада фельдшер булып эшли башлаган. Соңрак БДМУда квалификация күтәрү курсларын узган, югары категория алган. Пенсия яшенә җиткәч, тагын биш ел авыл ФАПын җитәкләгән. Фәридә белән Гүзәл дә үзләрен кешеләргә хезмәт итүгә багышлаган – икесе дә мәктәпкәчә тәрбия бирү өлкәсендә эшли.
Кызлары да әтиләре белән горурлана. Алар аңа бәхетле балачаклары өчен рәхмәтле. “Әти-әниебез үз үрнәкләрендә безне тормышта кирәк булган бар нәрсәгә өйрәтте, барыбызга да белем бирде, балаларыбызны һәм оныкларыбызны тәрбияләргә булышалар, - ди алар. – Туган йортыбызның ишекләре күпсанлы туганнарыбыз өчен һәрчак ачык – монда һәрвакыт киңәш бирәчәкләр, кунак итәчәкләр һәм булышачаклар. Әтиебез белән әниебез ата-бабалары рухын хөрмәт итә һәм үзара бик татулар. Алар һәрвакыт бергә – өйдә һәм ихатада, кунакта һәм бәйрәмдә. Әтинең күзләре бөтенләй начар күрә, әни аңа гәзитләр, китаплар укый, аны бала караган кебек карый. Әти-әниебезгә булганнары, безнең бәхеткә нигез салганнары өчен рәхмәтлебез, тагын күп еллар бергә яшәсеннәр иде”.
Күркәм юбилее көнне Фәнис Ибәтулла улы адресына бик күп җылы сүзләр яңгырады. Туганы Ильич Галиев аны ихлас кочаклады. Янәшәдә, гадәттәгечә, юбилярның кызлары да бар иде. Хөрмәтле юбилярны котларга Усылы авыл биләмәсе башлыгы Ю.Н.Вахитов, Усылы башлангыч ветераннар оешмасы рәисе Р.Т.Байбәков, районнан ветераннар советы рәисе В.Ю.Зазулин килде. Җылы котлаулардан һәм ихлас теләкләрдән юбилярның өй эче тагын да яктырып киткәндәй булды.
Л.ПЫЛАЕВА.
Автор фотосы.