Авыл тормышы
-10 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
СИНЕҢ КЕШЕЛӘРЕҢ, АВЫЛ
26 декабрь , 15:24

Яшь – ул саннар гына

Талалаевка авылында яшәүче хезмәт ветераны Людмила Михайловна Комисарчук туксанынчы кышын каршылый  

Яшь – ул саннар гына
Яшь – ул саннар гына

Авылдашлары һәм районның барлык ветераннары исеменнән юбилярны күркәм дата белән котларга Подлесный авыл биләмәсе башлыгы Инна Маркелова һәм ветераннар советы рәисе Владимир Зазулин килде. Бу көнне аның янәшәсендә, әлбәттә, якыннары иде. Бүләкләр һәм матур хризантема чәчкәләреннән түгел, ә һәр котлау сүзендә чагылган игътибар һәм чиксез хөрмәттән әбекәйнең күңеле тулды. Кунаклар тормыш юлын лаеклы үткәне өчен юбилярга рәхмәт белдерде. Дәһшәтле сугыш елларын һәм сугыштан соңгы авыр чорны кичереп, үзендә оптимизм һәм яхшы киләчәккә өмет саклаган ул.

Бу көнне хатирәләр дә күп булды. Героинябыз Талалаевка авыл Советының Валентиновка дигән кечкенә авылында туган, гаиләдә балалар арасында иң өлкәне булган. Шулай булуга карамастан, Бөек Ватан сугышы башланганда Людмилага алты яшь тә тулмаган була. Әтиләре, 1914 елда туган Булдаков Михаил Андреевич, фронтка чакырылганнан соң озак та үтми, хәбәрсез югалган, һәм әниләре Варвара өч бала белән торып калган, иң кечесе – Нинага дүрт ай гына булган.

 - Авыр яшәдек, – ди юбиляр, - көч-хәл белән җан асрадык. Төрле үлән, өшегән бәрәңге ашадык, урактан соң басулардан башак җыйдык. Туендыручысыз калган гаилә хәлен үз иңебездә тойдык. Кияүгә дә озак кына чыкмадым – әнигә кече туганнарымны аякка бастырырга булыштым. Унике яшемнән кирпеч заводында эшли башладым, кирпеч төялгән авыр вагонеткаларны тарттым. Ә кыш көне, завод эштән туктаганда, безне тимер юлларны чистартырга җибәрәләр иде. Миңа уналты яшь тулганчы, әни өчебезгә җиде сум пособие алды. Аннары түләүләр туктатылды, димәк, мин туендыручыга әйләндем. Гаиләгә шунда ук салым салдылар…

Әбекәй авыр тормышы турында сөйли, әмма һич зарланмый, беркемгә дә ачу сакламый һәм бәхәсләшми. Беркемгә дә җиңел булмады, халык, хәтта балалар да, түзәргә һәм җиңәргә, ә моның өчен күп эшләргә кирәклеген аңлый иде, дип сөйләде.

Һәм алар эшләгән дә. Колхозга күчкәч, Людмила савучы, дуңгыз караучы булган, кая җибәрсәләр, шунда эшләгән. Мәктәпкә нибары бер ел гына йөргән – кушарга-алырга һәм укырга өйрәнгән, калганына, Бөек Ватан сугышы авырлыкларын тылда кичергән, уртак Җиңүгә бәяләп бетергесез өлеш керткән буынның күпчелек кешеләрен кебек үк, тормыш өйрәткән.

Людмила Михайловна бүген ялгыз яши. Тормыш иптәше Владимир Николаевич Комисарчук күптән инде бакыйлыкка күчкән. Ул колхозда тракторчы, шофер булып эшләгән, алар 50 елга якын бергә гомер иткән, өч бала тәрбияләп үстергәннәр. Олы кызлары Ольга Талалаевкада, күршедә генә яши. Михаил һәм Надежда – Олы Куганакта. Әбинең бүгенге көндә алты оныгы, ун туруны һәм өч турунының баласы бар. Шулай булгач, юбилярның иң кадерле һәм яраткан кешеләре һәрвакыт янәшәсендә, алар аны игътибар һәм хәстәр белән уратып тора. Бәлки, озын гомерле булуының сере дә шундадыр... Ул күңел күтәренкелеген югалтмый, туган авылы тормышы турында хәбәрдар һәм гаҗәеп әңгәмәдәш булып кала. Мәсәлән, авария хәлендә булу сәбәпле берничә ел инде авыл клубы эшләмәвенә, яшьләргә ял итәргә урын булмавына борчыла. Мәдәният учагы эшли башласа, үзем дә биер идем әле, ди... Ярый әле мәктәп бар, ансыз авыл бөтенләй бетәргә мөмкин.

Әбинең сөйләгәннәрен тыңладым да, аның шундый яхшы күңелле, битараф булмаган кеше булуына гаҗәпләндем. Олы яшьтә булса да, тормыш белән кызыксынудан туктамый. Һәм әйтерсең дә минем фикерләремне раслап, ул киләсе яз – кыштан соң һичшиксез кыр эшләре чоры башлануы турында сүз башлады. Дөрестән дә, авыл Советы хезмәткәрләре сөйләвенчә, Людмила Михайловна Комисарчукның йорт яны участогы авыл халкы өчен пөхтәлек үрнәге булып тора – түтәлләрдә бер чүп юк, койма артындагы үләннәр чабылган. Бәрәңге утыртырга да аның “командасы” һәрвакыт беренче булып чыга, аннары барысы бергә утый, күмә һәм җыеп ала...

Озын гомерле кешеләр – районыбызның горурлыгы. Алар Бөек Ватан сугышы елларын, сугыштан соңгы авыр чорны кичергән. Бүгенге көндә илебезне көчле һәм җиңелмәс иткән бар нәрсә алар кулы белән булдырылган. Ветераннарыбыз яңа буыннар өчен ныклык, рухи көч һәм изгелек үрнәге булып тора. Ә яшь – ул саннар гына. Күркәм юбилее уңаеннан Людмила Михайловна Комисарчукка сәламәтлек, алда шатлыклы көннәрнең күбрәк булуын телисе килә. Күңелле хатирәләрне генә искә алып, туганнары һәм якыннарының хәстәрен һәм мәхәббәтен тоеп яшәргә язсын аңа.

Л.ПЫЛАЕВА.

Автор фотосы.

 

Автор: Лилия Сайфутдинова
Читайте нас