Күркәм кеше һәм легендар шәхес. Социалистик Хезмәт Герое, партия һәм колхозчылар съездлары делегаты, Совет һәм партия властеның күп кенә сайлап куела һәм тәгаенләнә торган органнары әгъзасы Баһаветдинов узган гасырның 60-80 нче елларында республика рәисләр корпусының иң танылган вәкиле була. Аңа, Салават исемендәге колхозга, тәҗрибә үзләштерергә Башкортстанның төрле почмакларыннан, шулай ук илнең башка төбәкләреннән төрле дәрәҗәдәге белгечләр һәм җитәкчеләр килә. Аның бөртеклеләрнең гектарыннан моңарчы булмаган 50 центнер уңыш алуга, дүрт мең килограммлык савымнарга ничек ирешүен, дәүләттән бер тиен дә алмыйча, колхоз акчасына терлекчелек фермалары, гаражлар, ремонт мастерскойлары, башка производство биналары, ул гына да түгел, социаль-мәдәни көнкүреш объектлары, колхозчылар өчен торак төзетә, авыл урамнарын асфальтлый, өйләргә су, газ кертә, электр үткәрә алуын үз күзләре белән күрергә киләләр иде. Патриотлыгы, туган авылы һәм районы иминлеге хакына ихлас хезмәте белән Рәис Гобәйдулла улы абруй һәм якташларының хөрмәтен казанды, авыл эшчәннәренең күп буыннары өчен үрнәккә әверелде.
Ул беркайчан да беркемнән дә берни яшермәде, хуҗалыкны күрергә килүчеләрне кызыксындырган бар нәрсә турында ачыктан-ачык сөйләде. Әйе, атаклы рәистән хуҗалык итү ысулларын үзләштерергә мөмкин иде. Әйтик, мөгезле эре терлекне бәйсез асрау (Баһаветдинов аны беренче булып куллана), бу терлекләрне асрауга чыгымнарны киметүдә зур нәтиҗә биргән. Яки, мәсәлән, савым сыерлар көтүен яхшы токымлы яшь маллар белән яңарту исәбенә аның продуктлылыкны арттыру буенча селекция эше. Ул гына да түгел. Коллектив уңышында җитәкче шәхесе, аның оештыру сәләте нинди өлеш тәшкил итүен кем үлчи ала? “Мондый рәис белән без таулар күчерә алабыз”, - Рәис Баһаветдинов турында мондый сүзләрне колхозның һәр механизаторыннан яки терлекчесеннән ишетергә мөмкин иде. Шуңа күрә колхозга экскурсиягә килгән һәркем шундый нәтиҗә ясый иде: Баһаветдиновның “сере” – кешеләрне үзенә җәлеп итә белүендә, аларда йөкләтелгән эшне ничек тә башкарып чыгу теләге уята алуында һәм тагын – туган җиргә чиксез мәхәббәтендә, авыл эшчәнен хөрмәт итүендә. Рәис Гобәйдулла улы һәркемдә иң элек яхшыны күрә, һәм кешеләр дә аңа шундый ук җавап кайтара иде.
Билгеле булганча, без барыбыз да балачактан. Булачак Социалистик Хезмәт Герое Үрге Усылыда яшәгән Роза Локман кызы һәм Гобәйдулла Габидулла улы Баһаветдиновлар гаиләсендә туа. Күрәсең, улларына Рәис исеме кушып, аның чын хуҗалыкчы, бөтен илгә билгеле колхоз рәисе булачагын алар күз алдына да китермәгәннәрдер. Беренче бөтендөнья һәм Гражданнар сугышлары ветераны һәм грамоталы авыл хатыны улларына лаеклы тәрбия бирергә тырышкан. Рәис үзе дә тырыш һәм кызыксынучан булып үскән. Күпләр бөтенләй укый-яза белмәгән заманда ул биш яшендә язарга һәм укырга өйрәнгән, 6 яшендә беренче сыйныфка төшкән (ул вакытта мәктәпкә 9 яшьтән алганнар), ә 15 яшендә инде әтисе җитәкләгән бригадада учетчик булып эшләгән. Гобәйдулла Баһаветдинов хезмәт армиясенә киткәч, колхозчылар Рәисне бригадир итеп сайлаган. Бу 1942 елда була. Үсмер чагында ук диярлек ул үзен яхшы оештыручы итеп күрсәткән – бригада даими рәвештә лидер булган.
Рәис Гобәйдулла улының хезмәт биографиясе вакыйгаларга бай. Әмма, кем әйтмешли, җитәкче буларак кешене барыннан да яхшырак аның эшләре тасвирлый. Үз җиренең чын патриоты, ул гомере буе аның чәчәк атуы өчен мөмкин булганның барын да эшләгән. Хәер, үзе күп тапкыр сөйләгәнчә, аның язмышы башкача була алган. Күп кенә авыл малайлары кебек үк, ул да бәләкәйдән очучы булырга хыялланган. 1943 елда армиягә алынгач, максатына ирешкән диярлек, уку-күнекмә самолетларында оча башлаган. Әмма ул укыган арада сугыш тәмамланган һәм армияне кыскартканнар. Рәис Баһаветдинов та кыскартуга эләккән. Рәсми сәбәбе – йөрәк зәгыйфьлеге. Ләкин ул монда сәламәтлеге торышының кысылышы юклыгын аңлаган. Ул заманда аңлаешлы сәбәп буенча кыскартканнар: әнисе яклап ул раскулачить ителгән кешенең оныгы булган. Шулай итеп, авиация максатка омтылучан очучысын югалткан. Аның каравы Стәрлетамак җире талантлы хуҗалыкчыга ия булган.
Р.Г.Баһаветдинов рәислек иткән елларда принципиальлеге һәм алдан күрүчәнлеге белән аерылып тора. Ул сүз һәм эш кешесе. Колхозчылар шәһәр кешеләреннән ким яшәмәячәк, ди һәм һәрвакыт шуңа омтыла. Усылылылар аңа бик рәхмәтле, бит туган ягының байлыгын арттыру өчен ул башкарган эшләрне бәяләп бетерерлек түгел. Ул эшләгән дәвердә колхозның торак пунктлары чәчәк ата, мәдәният йорты һәм клуб, урта мәктәп һәм ике балалар бакчасы, ашханә, сәүдә үзәге, 50 урынга кунакханә төзелә. Авыл хуҗалыгы күтәрелгән елларда колхозчылар торак шартларын яхшырта, алар барлык уңайлыклары, матур түрбакчасы һәм җиләк-җимеш бакчасы булган яхшы йортларда яши. Һәрбер йортта диярлек чит ил машиналары белән гаражлар бар.
- Салават исемендәге эреләтелгән колхозны җитәкләр алдыннан мин участок агрономы, “Кызыл байрак” колхозы рәисе, партия оешмасы секретаре булып эшләргә өлгердем, - дип искә алган иде Рәис Гобәйдулла улы район гәзитенә биргән интервьюда.
Кыскасы, аның оештыру тәҗрибәсе була. Тумыштан бирелгән туры, принципиаль, ныкышмалы характеры да ярдәм итә. Яңалыкка, камиллеккә омтылу да аның канына сеңгән иде. Ә бит барысы да партия җитәкчелегенә һәм билгеле бер линиягә буйсынуга корылган заманда артык мөстәкыйльлек өчен кеше партбилетсыз да калырга мөмкин иде. Еш кына ул район җитәкчелеге белән бәхәскә кергән. Башкаларга бу җәзасыз үтмәс иде, ә Баһаветдиновны ул җитәкчелек иткән хуҗалыкның бик яхшы күрсәткечләре аркасында кичергәннәр. Язгы чәчүне райком билгеләгән вакыттан алда башлап, партия линиясе буенча шелтә алган чаклары да булган. Ләкин ахыр чиктә ул төп авыл хуҗалыгы культураларыннан рекордлы уңыш җыеп алып, үзенең хаклы булуын исбатлаган. Сөт терлекләренең продуктлылыгын арттыру өчен колхоз көтүен океан аръягындагы үгезләр һәм таналар белән тулыландыруга да ирешкән. Салаватлылар районда беренчеләрдән булып минераль ашламалар куллана башлаган, башта мочевинаны районара базада килограммлы капларда сатып алырга да кыенсынмыйлар. Шул ук елны колхозда бөртеклеләр уңышы берничә тапкырга арта. Бу күрсәткеч буенча 1976 елда колхоз республикада беренче урынга чыга...
Р.Г.Баһаветдинов җитәкчелек иткән чорда Салават исемендәге колхоз берничә тапкыр Бөтенсоюз социалистик ярышта җиңүче була, КПСС Үзәк Комитетының, Министрлар Советының, ВЦСПС һәм ВЛКСМ Үзәк Комитеты күчмә Кызыл Байрагы белән бүләкләнә, СССРның Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсендә катнаша.
Р.Г.Баһаветдиновның данлыклы хезмәт юлы күп кенә дәүләт бүләкләре белән билгеләнгән, алар арасында – ике Ленин ордены, Октябрь Революциясе һәм Халыклар дуслыгы орденнары, БАССРның атказанган зоотехнигы исеме, төрле дәрәҗәдәге Мактау грамоталары һәм дипломнар. Әмма 1966 елда бирелгән Социалистик Хезмәт Герое исеме иң кадерлесе булып тора. “Бу минем казанышым гына түгел, ә бөтен колхозчылар коллективы хезмәтенә бирелгән бәя дә, - дип әйтә иде атаклы рәис. – Безнең халык бик тырыш. Фидакарь хезмәте өчен һәр кеше иң югары бүләкләргә һәм исемнәргә лаек”.
Рәис Гобәйдулла улы 92 яшендә вафат булды, ә бер елдан, 2019 елның 14 августында, Үрге Усылы авылының үзәк мәйданында кешеләр җыелды. “Салават” агрофирмасы” җәмгыяте (элек Салават исемендәге колхоз) идарәсе бинасында Стәрлетамак районының почетлы гражданины Рәис Гобәйдулла улы Баһаветдиновка мемориаль такта ачылды.
Әлеге мөһим вакыйга сәбәпле авыл халкының шатлыгын уртаклашырга кунаклар – район хакимияте, ветераннар советы һәм аксакаллар советы вәкилләре, шулай ук республикада танылу алган – Усылы авылында туган һәм үскән һәм төрле елларда Р.Г.Баһаветдинов белән бергә Салават исемендәге колхозда эшләгән кешеләр килгән иде.
Импровизацияләнгән митингта катнашучыларның чыгышларында Рәис Гобәйдулла улына туган ягының чәчәк атуы хакына батырларча хезмәт куйганы өчен рәхмәт сүзләре яңгырады.
Митингта Рәис Гобәйдулла улының уллары – БРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре, Стәрлетамак районының почетлы гражданнары Рәмил Рәис улы һәм Рөстәм Рәис улы Баһаветдиновлар, шулай ук ветераннар, элекке колхозчылар чыгыш ясады. Алар үзләренең рәисләрен җылы сүз белән искә алды, бергә эшләгән еллары өчен горурлык һәм рәхмәт хисләрен белдерде.
Бу күркәм кеше җирдә чыннан да матур эз калдырды. Күрәсең, әти-әнисе аңа шундый яңгырашлы исемне юкка гына кушмаган, шуның белән алар аның язмышын билгеләгән. Үз җиреңнең геройларын белү һәм онытмау – ветераннарга гына түгел, ә яшь буын авыл эшчәннәренә дә кирәк. Үрнәк итеп алу, эшкә һәм тормышка мөнәсәбәтеңне Рәис Гобәйдулла улы Баһаветдинов кебек кору өчен кирәк.
Л.ПЫЛАЕВА.
Фото Баһаветдиновлар гаиләсе архивыннан.