Ватанны саклаучылар көне, батырлык, бурыч һәм намус бәйрәме алдыннан безнең редакция хәбәрчеләре легенда – Талач авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Габдрәшит Хәмит улы Әһлиуллин белән очрашты. 98 яшендә ул ачык зиһенле, яхшы хәтерле, илнең киләчәге турында ихлас кайгырта. Без фронтовикка үткәннәр һәм хәзерге, сугыш һәм тынычлык, кеше тормышындагы төп кыйммәтләр турында берничә сорау бирдек.
- Габдрәшит Хәмитович, ничек солдат булдыгыз, Җиңү турындагы хәбәрне кайда каршыладыгыз һәм ул көнне барыннан да ныграк нәрсә исегездә калды?
- Хәрби комиссариаттан армиягә чакыру кәгазе килгәндә миңа 17 яшь иде. 1944 елның декабрендә безне призыв пунктыннан Уфаның өйрәнү полкына җибәрделәр. 1945 елның маенда Җиңүне шунда каршыладык. Нәрсә истә калды? Кар ява, салкын иде, ә күңелдә – җылылык һәм зур шатлык! Барысы да кочаклаша, елый, “Ура!” кычкыра. Без инде өйгә кайтабыз дип уйлаган идек... Ләкин безнең өчен сугыш бетмәгән булып чыкты. Гитлер Германиясен җиңгәннән соң Япония белән сугыш башланды.
- Сезнең частьны Байкал аръягы фронтына җибәргәннәр. Бу походта иң авыры нәрсә булды?
- 1945 елның августында безнең часть поезд белән товар вагоннарында Монголиягә килеп җитте. Маньчжурия, Хинган таулары аша Порт-Артурга барып җиттек. Бу героик поход булды. Аны башкача атап та булмый, чөнки бик зур ташлар өстеннән аталап бардык, аякларыбыз канга тузып бетте. Ә кояш мәрхәмәтсез кыздыра: һава температурасы 50 градустан югары күтәрелә. Ничек чыдадык икән?! Яшь малайлар гына идек бит. Ерак Көнчыгыш солдатларының батырлыгы, каһарманлыгы, кыюлыгы яхшы корралланган япон армиясен тар-мар итүгә, көчле һәм явыз дошманны җиңүгә китерде.
- Сез миномет расчеты командиры булып хезмәт иткәнсез. Куркыныч булдымы?
- Курку бар иде, әлбәттә. Ләкин егетләр, расчет өчен җавап биргәндә, курку кайгысы калмый. Бурычны ничек үтәү, кешеләрне ничек саклап калу турында уйлыйсың.
- Сез өегезгә 1951 елда гына әйләнеп кайткансыз. Туган җирдәге тәүге көннәрне хәтерлисезме?
- Җиде ел гаиләмне күрмәдем. Туганнарымны кочаклаганда... Сүз юк. Бу икенче җиңү иде. Шәхси җиңү.
- Армиядән соң банктагы вазыйфагызны хәзерләүче эшенә алыштыргансыз. Ни өчен?
- Күңелем җиргә, кешеләргә, авылга тартылды. Хәзерләү конторында үземне үз урынымда хис иттем. Һәм 33 ел намус белән хезмәт куйдым.
- Аннары тагын 12 ел мәчеттә имам булгансыз. Сезнең өчен иман нәрсәне аңлата?
- Иман – ул үзәк. Ул миңа сугышта да ярдәм итте, тормышта да юл күрсәтте. Догасыз, игелекле эшләрсез яшәве бик авыр.
- Сез тормыш иптәшегез белән 72 ел бергә яшәгәнсез. Кызганычка, узган ел ул бакыйлыкка күчкән. Сезнең ныклы гаилә мөнәсәбәтләрегезнең сере нәрсәдә иде?
- Хөрмәттә. Сабыр булуда. Сүздә түгел, ә гамәлләрдә чагылган мәхәббәттә. Алты бала үстердек – бу безнең төп байлыгыбыз.
- Бүген Сезнең янга махсус хәрби операция яугирләре еш килә. Сез алар белән нәрсә турында сөйләшәсез?
- Киләләр, сөйләшәбез. Киңәш бирүемне, дога укуымны сорыйлар. Честь бирәм, Туган илне яклыйсыз, әмма үзегезне дә саклагыз, сез безгә кирәк, дим аларга.
- Сезнең көн тәртибегез гаҗәпләндерә: саф һавада йөрисез, дога кыласыз, гәзит укыйсыз...
- Әйе, хәрәкәтләнергә, тормыш белән кызыксынырга кирәк. Мин район гәзитен һәрвакыт укыйм. Эштә тәртип икән, димәк, уйларда да тәртип.
- Озын гомерле булуыгызның сере нәрсәдә?
- Иманлы булырга, догалар укырга, изге эшләр кылырга һәм бернинди дә ачу тотмаска, намус белән яшәргә кирәк.
- Бүген нәрсә турында хыялланасыз?
- Тынычлык турында. Махсус операция тизрәк тәмамлансын иде. Егетләребез өйләренә исән-сау, Җиңү белән кайтсыннар иде. Бу иң төп хыял.
- Район халкына нәрсә теләр идегез?
- Тормышның кадерен белегез. Бер-берегезне саклагыз. Өлкәннәрне хөрмәт итегез, яшьләрне тарихны истә тотарга өйрәтегез. Һәм намус кушканча яшәгез.
А.САРЫ әңгәмәләште.
Г.БИКМӘТОВ фотосы.