Наумовка авылыннан Оксана Яковлеваның яраткан эше турында
Оксана һәрчак үсемлекләр белән шөгыльләнергә яраткан. Җир, рассада, тәүге шытымнар – көндәлек тормышының өлеше. Ләкин еш кына үз эшен башлап җибәрү турында уйлый башлый. Вариантлар күп була: яшелчә, аш тәмләткеч үләннәр, сезонлы продукция үстерү. Карар көтмәгәндә килә. Питомник ачу буенча өйрәтмә мәгълүматка тап булып, ул моның нәкъ аның эше булуын аңлый.
Ул вакытта Оксана гипермаркетта җитәкче вазыйфада эшләгән була. Җитди, җаваплы, күп көч таләп итүче эш. Шул ук вакытта ул питомник ачу буенча уку үтә, кирәкле әйберләр, контейнерлар, туфрак, агротукыма сатып ала башлый. Яңа белем процессларны аңларга ярдәм итә, ләкин, Оксана әйтүенчә, төп укытучы тәҗрибә була.
Тора-бара ике эшне берләштереп булмавын аңлый, чөнки икесендә дә йөз процент катнашу таләп ителә. Сайларга туры килә. Һәм ул үз эшен сайлый.
- Идеяләремне хуплаулары, аеруча якын кешеләремнең хуплавы, минем өчен бик мөһим, - ди Оксана.
Ире, Евгений Александрович, һәм бөтен гаиләсе аңа булыша.
Алда эш күп була. Бакчаны тулысынча үзгәртәләр. Җирне бушату өчен картайган җимеш агачлары – груша һәм алмагачларны да кисәргә туры килә. Биек түтәлләр формалаштыралар, агротукыма белән каплыйлар, үсемлекләрне урнаштыру системасы өстендә уйлана башлыйлар. Акрынлап участок гади бакча булудан туктый һәм профессиональ киңлеккә әйләнә.
Оксана Яковлева яраткан чәчкәләре – гортензияләрдән башлый. Тора-бара ассортименты киңәя, күк җиләк, нарат җиләге, мүк җиләге барлыкка килә.
Бүген участокның гомуми мәйданы 14 сотый тәшкил итә, аның 10 сотые питомник өчен бүленгән. Биредә өч теплица урнашкан: берсе – кыяр һәм томат өчен, икесе – сатуга үстерү өчен.
Үсемлекләрне сатканда, Оксана алучыларга аларны ничек дөрес тәрбияләргә кирәклеген аңлата. Һәр куак тамырлансын һәм чәчкәләре белән сөендерсен өчен еш кына инструкцияләр бастырып алып килә.
Нинди дә яңа эш – ул яңа юлдан бару. Һәм монда хаталарсыз булмый. Күңелен төшергәннәрнең берсе – чыбыкча ялгауда уңышсызлыклар. 90 процент чыбыкчаны югалту авыр була. Сыйфатлы утырту материалы сатып алу белән дә кыенлыклар туа.
- Бездә сыйфатлы үсентеләр сатып алырга мөмкин булган питомниклар бик аз, - ди Оксана.
Ләкин һәр хата тәҗрибәсен арттырган. Акрынлап белемнәре системага салынган, ышанычы арткан, процесслар җайга салынган.
Хәзер Оксана Яковлеваның питомнигы – ул теплицалар, түтәлләр һәм үсемлекләрнең киң ассортименты белән, һәр нәрсә үз урынында булган киңлек.
Үзен чәчкәләргә багышлаган кешенең Чәчкә урамында яшәве символик мәгънәгә ия. Әйтерсең, язмыш үзе юнәлеш биргән. Үз питомнигын булдырып, Оксана Валерьевна аңа белеме һәм тәҗрибәсеннән тыш, күңелен дә салган. Һәр үсемлеккә нинди шартлар таләп ителүен, зәгыйфь үсемлеккә ничек ярдәм итәргә һәм зур булмаган участокны ничек чәчкә атучы бакчага әйләндерергә кирәклеген ул төгәл белә.
- Бүгенге көндә питомнигыгызда күпме үсемлек бар?
- Якынча мең ярым. Кем өчендер бу гади сан гына, ә минем өчен – мең ярым тере тарих.
- Сезнең питомникта нәрсәләр үсә?
- Нигездә декоратив куаклар: спирея, барбарис, гортензия, тал, кизил агачы. Быел рододендрон да булачак. Киләчәккә арчан үсентеләре сатып алдым, үрчетергә өйрәнәчәкмен. Шулай ук карлыган, крыжовник, кара бөрлегән, күк җиләк, кура җиләге, мүк җиләге, нарат җиләге бар. Ассортимент үзгәреп тора: нәрсәдер өстәлә, нәрсәдер китә.
- Нинди үсемлекләр иң талымсызлары?
- Барлык диярлек декоратив үсемлекләр күп игътибар таләп итми. Шул ук спиреяләр үзеннән-үзе үсә диярлек. Сезонда бер тапкыр ботакларын кисәргә, су сибәргә һәм ашларга гына кирәк. Гортензия дә катлаулы түгел, әгәр аның үзенчәлекләрен белсәң.
- Ә кайсылары аерым игътибар таләп итә?
- Рододендрон. Башкортстан өчен бу әлегә киң таралмаган культура. Ләкин нәкъ менә шундый үсемлекләр мине кызыктыра да инде.
- Сез баш тарткан үсемлекләр бармы?
- Питомник – ул җанлы процесс. Бакча җиләген бетердем, чөнки технологик процесслар бик нык аерыла, күп вакыт таләп ителә. Артык көйсез культураларны да бетерергә тырышам. Бөтнектән баш тарттым – сортлары күп, аңа урын да күбрәк кирәк.
- Кайсы үсемлекләрнең чыбыклары авыр ялгана?
- Сирень, ирганыкы. Үсемлек күзәнәкләреннән стериль шартларда үстерелгән үсенте сатып алу кулайрак. Ул сәламәт һәм көчле була. Кайчак кыйммәтрәк хакка сыйфатлы утырту материалы сатып алу отышлырак килеп чыга.
- Сез үзегезне аның белән ассоциацияләгән үсемлек бармы?
- Гортензия. Ул миндә горурлык һәм соклану уята. Еш кына: “Алар бит бертөрле, икесе дә кызыл”, - диләр. Ә мин чәчкә формасын, чәчкәлекнең тыгызлыгын, структурасын, яфракларын күрсәтәм.
Бу бик матур үсемлек. Шунысы кызык, күпчелек горензияләр ачылганда ак төстә була. Август аенда, һава температурасы үзгәргән вакытта гына, төсләре үзгәрә башлый. Бу һәрчак гаҗәеп күренеш.
- Аны ничек дөрес тәрбияләргә?
- Ул су сипкәнне ярата, әмма чама белән. Аңа фосфор һәм калий кирәк, ә азот азрак таләп ителә, югыйсә чәчкәләр урынына яфраклар үсәчәк.
- Сез үстерергә теләмәгән культура бармы?
- “Бервакытта да үстермәячәкмен” дип әйтүем була, барысы да киресенчә килеп чыга. Карлыган белән шулай булды. Нәтиҗәдә ике ел элек җәй үсентеләр сатып алып утырттым, хәзер исә 23 сорт карлыганым бар.
- Үсемлекләрне кышка ничек әзерлисез?
- 90 проценты тышта кышлый. Иң мөһиме – аларны кар капларга тиеш. Табигать – иң яхшы япма материал.
- Эш сезоны кайчан башлана?
- Барысы да һава торышына бәйле. Эш кар эреп бетү белән башлана.
- Үсемлекләрегез кайчан чәчкә ата башлый?
- Уртача – июльдә. Ләкин аномаль еллар да була, мәсәлән, өченче ел июль азагында гына ата башладылар, бу күп үсемлекләргә, шул исәптән гортензияләргә дә, хас түгел.
- Питомнигыгызга көненә күпме вакыт бүләсез?
- Көн дәвамында. Кояш чыгу белән, мин эштә. Кайвакыт төн уртасында өйгә керәм. Бу авыр эш. Көз җиткән саен ташларга кирәк дигән уй туа. Ләкин яз җитә һәм янә көч һәм илһам барлыкка килә.
- Сезнең өчен питомник нәрсә ул?
- Яраткан эш тә, чын сәнгать тә. Эшең күңелеңә хуш килмәсә, аны алга җибәрү бик читен.
- Бу эшкә яңа гына алынган кешегә нәрсәдән башларга?
- Ихлас теләктән һәм үсемлекләрне яратудан. Бу – нигез, ансыз бу эштә озакка чыдап булмый. Арытабан үсемлекләр төзелешен өйрәнү, үсеш өчен аларга нәрсә таләп ителүен, туфрак төрләрен, ничек су сибәргә һәм ашларга кирәклеген белү зарур. Хәзер мәгълүмат җитәрлек: лекцияләр, китаплар, онлайн-курслар, вебинарлар, тәҗрибәле кешеләр блоглары. Иң мөһиме – укырга гына түгел, сынап карарга кирәк.
- Сез үсемлекләр “телен” өйрәнәсезме?
- Әлбәттә. Үсемлекләр безнең белән һәрвакыт сөйләшә, алар биргән сигналларны аңларга өйрәнергә генә кирәк. Саргайган яфрак, тап, үсештән туктау – болар барсы да билгеләр. Сәбәбен аңларга һәм вакытында чара күрергә кирәк. Шундый очрак булды: чыбыкчалар килде һәм һәлак була башладылар. Корткычлар күренми, шартлар да әйбәт кебек. Нәтиҗәдә кечкенә талпан булып чыкты, аны зурайтып карамыйча күреп тә булмый. Тикшерү үткәрергә, аннары эшкәртергә, утырту материалын коткарырга туры килде.
- Чәчкәләрнең характеры бармы?
- Һичшиксез. Берсе һава торышы сәбәпле көйсезләнә, икенчесе салкын җәйгә дә, яңгырларга да чыдам.
- Суны иртән сибәргәме, кичме?
- Нигездә кич белән сибәм. Эсседә – көненә ике тапкыр.
Е.ИШМӨХӘММӘТОВА.
Г.БИКМӘТОВ фотосы.