Авыл тормышы
-11 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар

“Улым, Җиңү белән кайтуыңны көтәбез!”

Чын ир-егет, үз иленең патриоты, герой тәрбияләгән әниләрнең берсе – Төрешле авылында яшәүче Рәмзия Миңневәли кызы Газизуллина. Аның кече улы Данил махсус хәрби операция үткәрү зонасында хәрби бурычлар үти. Хезмәтенең беренче көннәреннән үк үзен ышанычлы иптәш итеп күрсәткән.

“Улым, Җиңү белән кайтуыңны көтәбез!”
“Улым, Җиңү белән кайтуыңны көтәбез!”

8 Март бәйрәме алдыннан чәчәкләр, елмаюлар һәм яз турында сөйлисе килә. Әмма аерым категория хатын-кызлар бар: алар өчен бу көн башкалардан бернәрсәсе белән дә аерылмый, ул шундый ук – өмет белән тулы. Бу солдат хатыннары һәм әниләре. Алар якын кешеләре кебек сугышмыйлар, окопларда туңмыйлар, батырлыклар кылмыйлар. Әмма иң зур хөрмәткә лаеклар, чөнки илебезгә куркыныч янаган вакытта аларның ирләре һәм уллары куркып калмады, ә кулларына корал тотып, аны якларга басты. Алар СВО зонасына хәрби бурычлар үтәргә китте һәм батырлык, каһарманлык һәм намус үрнәгенә әверелде.

Чын ир-егет, үз иленең патриоты, герой тәрбияләгән әниләрнең берсе – Төрешле авылында яшәүче Рәмзия Миңневәли кызы Газизуллина. Аның кече улы Данил махсус хәрби операция үткәрү зонасында хәрби бурычлар үти. Хезмәтенең беренче көннәреннән үк үзен ышанычлы иптәш итеп күрсәткән. Бу хакта яугирнең әнисенә хәрби часть командирыннан килгән хатта әйтелә: “Кече сержант Газизуллин Данил Рафаэль улы хәрби бурычларны үтәгәндә, атыш барганда, катлаулы шартларда үзен батырларча һәм лаеклы тота, корал белән ышанычлы эш итә һәм башка яугирләр өчен үрнәк булып тора. Нәкъ менә шундый характерлы кешеләр ярдәмендә безнең ветераннар Бөек Ватан сугышы елларында фашистлар армиясен тар-мар иткән, димәк, без дә нацизмның яңадан торгызылуын туктата алачакбыз. Хөрмәтле Рәмзия Миңневәлиевна, Сезнең хәстәрегез һәм мәхәббәтегез аркасында Данил чын ир-егет булып үскән, аңа таянырга була, ул бүген безнең белән бергә хезмәт итә һәм хәрби хезмәте белән җиңүебезне якынайта”.

“Самарские тигры” полкы командованиесенең икенче хатында якташыбызның кыю гамәле тасвирлана: “2025 елның 17 декабрендә гаубица артиллерия батареясы идарәсе разведчигы Д.Р.Газизуллин ПВН постында булганда дошманның пилотсыз очу аппараты якынлашуын күреп ала. Кичекмәстән шәхси составка хәбәр итеп һәм дронның якынрак килгәнен көтеп, аңа шома көпшәле коралдан ата башлый. Бер ФПВ-дронны атып төшерә. Икенчесе, маневрлар ясап, ПВН посты янында төшә. Шартлау нәтиҗәсендә шәхси составка зыян килми. Кече сержант Газизуллинның кыюлыгы һәм тәвәккәллеге аркасында артиллерия расчеты куелган бурычларны үтәүне дәвам итте”.

Данил – Газизуллиннарның зур һәм тату гаиләсендә иң кечесе. Яшь булуына карамастан, бик җитди, аз сүзле һәм тыныч кеше, ныклы йортта бар нәрсә дә һәркемнең хезмәт сөючәнлегенә һәм җаваплылыгына нигезләнүен кечкенәдән үк аңлап үскән. Данил мәктәп елларында укудан тыш, спорт мәктәбендә самбо белән актив шөгыльләнгән. Сабырлык, стратегия һәм чыдамлык мөһим булган әлеге спорт төре аның өчен бик яхшы тормыш мәктәбенә әйләнгән. Ул район һәм республика дәрәҗәсендәге ярышларда призлы урыннар яулап, нәтиҗәгә омтылган. Һәр медале ныкышмалылык һәм дисциплинаның җиңүгә китерүенә дәлил булып торган.

- Мәктәпне тәмамлагач, озак уйлап тормады, җиңел булмаган, ләкин мактаулы эшче һөнәр сайлады – төзелеш колледжына ташчыга укырга керде, - дип сөйли Данилның әнисе. – Аннан соң берникадәр вакыт төзелештә эшләде. 2023 елның июнендә армиягә алынды. Самарада, аннары Еланьда (Волгоград өлкәсе) хезмәт итте. Шул ук елның декабрендә хәрби хезмәткә контракт төзеде һәм СВО зонасына хәрби бурычлар үтәргә китте. Улыбызның карары турында башта белмәдек. Хафаландырасым килмәде, ди. Башта моны кабул итү бик авыр булды, хафаландык, әле дә күңелебез тыныч түгел. Борчылуларга карамастан, бер-беребезгә ярдәм итәбез һәм эшлибез…

Рәмзия Миңневәли кызы белән Рафаэль Гайса улына авыр уйлардан вакытлыча булса да арынырга эш һәм хуҗалык мәшәкатьләре булыша. Рәмзия Газизуллина гомер буе колхоз ашханәсендә пешекче булып эшләгән, 2024 елда хаклы ялга чыккан. Тормыш иптәше – механизатор, хуҗалыкта эшләвен дәвам итә. Аларның зур бакчасы, теплицасы бар, хуҗалыкларында кош-корт, мөгезле эре терлек асрыйлар. Ир белән хатынның төп байлыгы һәм иң зур шатлыгы – ул, әлбәттә, балалары һәм оныклары. Ял һәм каникул көннәрендә балалары, ә алар белән бергә оныклары кошлар кебек туган оясына җыелганда ата-ана йорты шатлыкка күмелә.

- Кызыбыз Светлана һәм улыбыз Илнур гаиләләре белән Стәрлетамакта яшиләр. Эшлиләр, балалар үстерәләр, - дип аңлата Рәмзия Миңневәли кызы. – Данилга декабрьдә 21 яшь тулды. Әлегә өйләнмәгән, әмма сөйгән кызы бар. Ике тапкыр кыска вакытлы ялга кайтты. Үзгәргән, олыгаеп киткән, күз карашы тагы да җитдиләнгән. Хәрби хәрәкәтләр турында берни сөйләми. Аның каравы, полкларының бердәм булуы, бер-берсенә ярдәмләшеп торулары турында әйтә. Һәм кемнең нинди милләттән булуы мөһим түгел. Анда барысы да бер зур гаилә.

Яугирнең әнисенең көне тәрәзә янында акрын гына дога укудан башлана. Тышкы тынычлык артында борчу-сагышлар һәм җан әрнүе яшеренгән. Ул үзенә паникага бирелергә рөхсәт итә алмый, чөнки кайдадыр еракта, аның улы ныклы һәм ышанычлы тылны тоярга тиеш. Ул гөлләргә су сибә, оекбашлар бәйли, бәлеш пешерә, ләкин күңеле белән телефонга береккән. Шалтырату яки “Әни, минем барысы да яхшы” дигән кыска хәбәр килү – иң бәхетле мизгелләр.

- Егетләр куркыныч җирдә булганда, ана йөрәге тыныч булмаячак. Барлык солдатлар әниләренә Аллаһы Тәгалә сабырлык бирсен. Балаларыбызның тиздән исән-сау әйләнеп кайтачакларына ышанабыз. Аларның Ватанны саклавын, ил алдында бурычларын үтәвен беләбез. Әмма бик нык көтәбез аларны, - дип уртаклашты Рәмзия Газизуллина.

...Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан Рәмзия Миңневәли кызына һәм аның йөзендә Стәрлетамак районыннан СВОда катнашучы яугирләренең әниләренә Туган илнең патриотлары, батыр, кыю һәм курку белмәс лаеклы уллар тәрбияләгәннәре өчен рәхмәт белдерәсебез килә. Сезгә ныклы сәламәтлек, чиксез бәхет, иминлек һәм изгелекләр, ә балаларыгызга исән-сау һәм җиңү белән әйләнеп кайтуларын телибез!

А.САРЫ.

Г.БИКМӘТОВ фотосы.

Автор: Лилия Сайфутдинова
Читайте нас