Авыл тормышы
0 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар

Ватанны данлап, төбәк иминлеге хакына

2026 ел Башкортстанда зур һәм тату гаилә елы дип игълан ителде. Стәрлетамак районы да шундый гаиләләр белән дан тота. Бездә күркәм, ныклы һәм күп балалы гаиләләр байтак, һәм һәрберсе – мәхәббәт, хезмәт сөючәнлек һәм үзара ярдәмләшү үрнәге. Аларның берсе – Яңа Васильевка авылында яшәүче Лотфуллиннар гаиләсе.  

Ватанны данлап, төбәк иминлеге хакына
Ватанны данлап, төбәк иминлеге хакына

2026 ел Башкортстанда зур һәм тату гаилә елы дип игълан ителде. Стәрлетамак районы да шундый гаиләләр белән дан тота. Бездә күркәм, ныклы һәм күп балалы гаиләләр байтак, һәм һәрберсе – мәхәббәт, хезмәт сөючәнлек һәм үзара ярдәмләшү үрнәге. Аларның берсе – Яңа Васильевка авылында яшәүче Лотфуллиннар гаиләсе.

Династия башлыгы һәм традицияләрне саклаучы – 86 яшьлек хезмәт ветераны Лилия Мәһәди кызы Лотфуллина. Аның күзләрендә зирәклек һәм изгелек чагыла. Ул Иглин районында туып-үскән. Бухгалтер һөнәрен алгач, юллама буенча Стәрлетамак районына килгән һәм язмышын “Стәрлетамак” тәҗрибә-производство хуҗалыгы белән бәйләгән. Оператордан баш бухгалтерга кадәр зур хезмәт юлын намус белән үткән. Аның пөхтәлеге, принципиальлеге һәм тирән белеме бөтен хезмәт коллективы өчен ышанычлы терәк булган.

Тормыш иптәше Җәүдәт Гали улы Лилия Мәһәди кызының ныклы таянычы була. Алар якташлар, бергә укыганнар һәм бергә Стәрлетамак районына юлланганнар. Тәҗрибә хуҗалыгында ир инженер булып эшләгән, ә аннары озак еллар икътисадчы вазыйфасын биләгән. Лотфуллиннар алтмыш ел бергә тату гомер кичергән, өч ул тәрбияләп үстергәннәр. Балалары әти-әниләреннән хезмәт сөючәнлек, җаваплылык һәм намуслылык кебек иң яхшы сыйфатларны үзләштереп, тормышта үз урыннарын тапкан һәм бүгенге көндә туган республика һәм илебез үсешенә лаеклы өлеш кертәләр. Ә иң мөһиме – алар, ата-ана нигезе белән элемтәне саклап, үз гаиләләрен корган. Кызганычка, Лотфуллиннарның олы улы 2005 елда һәлак булган, өч ай элек гаилә башлыгы да бакыйлыкка күчкән. Алар үзләреннән соң якты истәлек һәм бүген зур гаилә таянган ныклы нигез калдырган.

Биш оныгы һәм дүрт туруны – Лилия Мәһәди кызының иң зур шатлыгы. Гаилә елъязмасында оныклары Илдар, Вадим һәм Денис аерым урын алып тора. Өлкәне – отставкадагы эчке хезмәт майоры, күп еллар җәзаларны үтәтү системасында хезмәт иткән. Вадим белән Денис махсус хәрби операциядә катнашалар, хәрби бурычларын намус белән үтиләр. Лотфуллиннарның батырлыгы һәм каһарманлыгы – бурыч, намус һәм Туган илне сакларга әзерлек кебек гаилә кыйммәтләренең турыдан-туры дәвамы.

Вадимга 34 яшь. Хәрби хезмәткә 2022 елның сентябрендә өлешчә мобилизация кысаларында чакырылган. СВОга кадәр авыл хуҗалыгы машиналары механигына укырга, армиядә хезмәт итәргә һәм заводта слесарь булып эшләргә өлгергән. Менә инде дүрт ел махсус хәрби операция үткәрү зонасында хезмәт итә, Херсон юнәлешендә хәрби бурычлар үти. Дисциплина, көчле ихтыяр күрсәтә һәм командир куйган бурычны тиз, сыйфатлы һәм нәтиҗәле үтәргә омтыла. Геройлык һәм шәхси батырлык күрсәткәне өчен югары дәүләт бүләкләренә лаек булган, алар арасында: Жуков, “Хәрби батырлык өчен” медальләре бар. Моннан тыш, техниканы ут астыннаналып чыккан өчен Русия Федерациясе Оборона министрлыгының Мактау грамотасы белән билгеләнгән.

- Сугыш кирәк-яраклары төялгән “Урал” автомобиле артиллерия уты астына эләкте, - дип тыйнак кына сөйли бу эпизод турында Вадим. - Махсус техниканы һәм коралларны саклап калу бурычы тора иде. Озак уйлап тормыйча, руль артына утырдым һәм утка тотылган зонадан чыктым.

Яугир әйтүенчә, хезмәт үз чираты белән бара, тәэмин ителеш яхшы, командирлар составы бик әйбәт. Әмма, аның фикеренчә, иң мөһиме – андагы көчле хәрби туганлык. Мондый кыю егетләр һәм көчле тыл ярдәме белән җиңү һичшиксез безнеке булачак, дип ышана Вадим. Бүген ул кыска вакытлы ялда, ул аны якыннары, зур һәм тату гаиләсе белән бергә үткәрә.

Дениска 29 яшь, ул доброволец. Махсус хәрби операция үткәрү зонасында хезмәт итәргә контрактны өч атна элек төзегән. Донецк юнәлешендә хезмәт итә. Белеме буенча электрик, сроклы хезмәтне инженерия гаскәрләрендә үткән. Бүген пилотсыз очу аппаратлары белән идарә итәргә өйрәнә. Сер түгел, махсус операция зонасында пилотсыз системалар гаскәрләре яугирләре хәзер иң кирәкле белгечләр. Разведкадан һәм дошманга һөҗүм ясаудан башлап миналау һәм алгы сызыкка йөкләр илтеп җиткерүгә кадәр, алар бик күп бурычлар үти. Операторларны әзерләү өзлексез бара, һәр сугышчы махсус программа буенча белем ала һәм хәрби “кошчыклар” белән идарә итү күнекмәләрен үзләштерә.

Вадим һәм Денис Лотфуллиннар алгы сызыкка гуманитар ярдәм белән посылкалар җибәрүче Стәрлетамак районы эшкуарларына, авыл хуҗалыгы предприятиеләре, учреждениеләре һәм оешмалары җитәкчеләренә, шулай ук фронтка бәяләп бетергесез ярдәм күрсәткән барлык волонтерларга һәм битараф булмаган якташларына ихлас рәхмәтләрен җиткерә.

- Махсус операциядә катнашучыларга һәм аларның Аючы авыл биләмәсендә яшәүче гаилә әгъзаларына ярдәм иткәне өчен фермер, район Советы депутаты Бурангулов Илдар Ишбирде улына зур рәхмәт, - дип ассызыклый Вадим.

Лотфуллиннар гаиләсе – мәхәббәт, өлкәннәрне хөрмәт итү һәм кечеләр турында кайгырту, уртак шатлык һәм җиңеп чыккан авырлыклар белән бәйләнгән берничә буын ул. Лилия Мәһәди кызына ныклы сәламәтлек, күңел күтәренкелеге телибез, Лотфуллиннарның ишле гаиләсенә тынычлык һәм иминлек юлдаш булсын. Ә Вадим белән Дениска якташлар исеменнән тирән ихтирам белән рәхмәт әйтәбез һәм өйләренә исән-имин кайтуларын телибез.

А. САРЫ.

Г. БИКМӘТОВ фотосы һәм Лотфуллиннарның гаилә архивыннан.

Автор: Лилия Сайфутдинова
Читайте нас