

Педагогик өлкәдә – 40, җирле Совет депутаты булып – 20, башлангыч ветераннар оешмасы рәисе буларак – 25 ел
Бөек Ватан сугышын кичергән һәр кешенең искә төшерерлек һәм горурланырлык әйберләре бар. Сугыш чоры балаларының язмышы җиңел булмаган – алар зур һәм авыр тормыш юлы үткән. Әмма алар чыдаган һәм тормышта күп нәрсәгә ирешкән.
Шушы көннәрдә 85 яшен тутырган Владимир Парфирьевич Данилов 1941 елда, Бөек Ватан сугышы башланыр алдыннан туган. Сугыштан соңгы елларны, бөтен халык җимерелгән хуҗалыкны торгызган вакытны яхшы хәтерли ул. Олы тормышта намуслы, әйләнә-тирәдәге кешеләрнең хөрмәтен казанып яшәргә мөмкинлек биргән сыйфатлар авыл малае характерында нәкъ шул чорда формалашкан.
Фронттан каты яраланып кайткан, ләкин колхоз эшләреннән читтә калырга теләмәгән әтисенең газаплануын күреп, кечкенә Володя авыр вакытта гаиләсенә ничек тә булса ярдәм итү өчен эшкә алуларын сораган. Кешеләргә файда китерү, туган җиренең иминлеге хакына хезмәт итү теләге бу кешедә бүгенге көнгә кадәр яши. Аның бай биографиясендә җирдә, педагогикада һәм җәмәгать эше өлкәсендә хезмәт кую өчен урын табылган. Яшь чагында авыл һөнәри-техник училищеда укыган, колхозда тракторчы булып эшләгән. Соңрак физкультура техникумын, Башкорт дәүләт педагогия институтын тәмамлаган, Усылыбаш сигезьеллык мәктәбендә физкультура укытучысы булган, аннары директор итеп тәгаенләнгән. Бу вазыйфада аның оештыру сәләте тулысынча ачылган. Владимир Парфирьевич белән төрле чорларда эшләгән кешеләрнең күбесе аның педагог, администратор һәм зирәк остаз ролен оста берләштерүен билгели. Шул ук вакытта ул һәрвакыт тыйнак һәм әдәпле кеше булып калган, коллегаларының һәм авыл халкының ихтыяҗларына аңлап караган. Владимир Парфирьевич җитәкчелегендә педагоглар коллективы тотрыксыз 90 нчы елларда аз комплектлы буларак ике тапкыр ябылу куркынычы янаган авыл мәктәбен саклап кала алган. Ә авыл читендәге нарат урманын саклап калу өчен бу ару-талуны белмәгән хезмәтчән күпме көч куйган һәм ныкышмалылык күрсәткән!
Мәкалә героеның тормышы турында аның хатыныннан аерым сөйләп булмый. Зоя Васильевна белән алар менә инде 62 ел гомер юлыннан бергә атлыйлар. Өч ул үстергәннәр, биш оныклары, ике туруннары һәм бер турунының баласы бар. Кайгыда да, шатлыкта да бергәләр, дип әйтергә була Даниловлар турында. Хатыны һәрчак янәшәдә – һәрвакыт иренә ярдәм итә, кирәк икән, өй эшләренең күп өлешен үз өстенә алырга әзер. Алар икесе дә педагог, димәк, һәр укучыга күңелләрен салганнар, өстәвенә вазыйфалары буенча түгел, ә йөрәк кушканча.
- Ул тынгысыз кеше, - дип елмая Зоя Васильевна, - һәм һәрвакыт белем алырга омтылды. Уфа физкультура техникумын, аннары читтән торып БДПИның география факультетын тәмамлады. Физрук булып эшләгәндә, күп вакытын балалар белән шөгыльләнүгә багышлады. Мәктәп командасы җиңел атлетика һәм чаңгыда йөгерү буенча районда гына түгел, республика ярышларында да даими катнашты. Призлы урыннар яулады, һәм һәрвакыт җиңүче дипломнары һәм кубоклары алып кайтты. Аның белән бергә балалар “Яшь геологлар” республика слетында катнашты, республиканың гүзәл табигать почмакларына берничә көнлек походларга барды, хәтта Көньяк Уралда биеклеге буенча икенче урында торган Ирәмәл тавына менде.
Зоя Васильевна шкафтан бер өем Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары тартып чыгарды һәм, аның әйтүенчә, Владимир Парфирьевич үзенең казанышлары белән мактанырга яратмаса да, ул бу өемдә мәктәп спортчыларын яхшы әзерләгән өчен район халык мәгарифе бүлегеннән; “Коммунизм байрагы” район гәзите призына ярышларда җиңгән өчен “Урожай” ирекле спорт җәмгыяте советыннан; башлангыч ветераннар оешмасы эшен оештырган өчен һәм район ветераннар хәрәкәтен үстерүгә өлеш керткән өчен Усылы авыл Советы һәм район ветераннары советыннан бүләкләр барлыгы турында сөйләде. Спорт медальләре һәм җәмәгать эшчәнлеге өчен Мактау грамоталары арасында якташлары алдында Владимир Парфирьевичның казанышларын тану һәм туган җиренең иминлеге хакына күпьеллык намуслы хезмәте өчен тирән ихтирам белдерү йөзеннән “Усылы авыл Советы авыл биләмәсенең почетлы гражданины” тасмасы бар.
Кайдан шулкадәр көч һәм энергия ала, бит олы яшьтә булуына карамастан, ул борчылудан, кызыксынудан, гаҗәпләнүдән туктамый, һәм ни өчен, элекке еллардагы кебек үк, кешеләр аңа киңәш сорап яки укытучыларының хәлен белергә, аралашырга килә, дип сорамый кала алмадым. “Тамырларым шундый, күрәсең, - дип елмая юбиляр җавап итеп, - паспортта “Парфирьевич” дип язылган, ә чынлыкта Бөек Ватан сугышында катнашкан һәм бик тырыш, уңган кеше булган әтиемнең исеме Порфирий булган. Мин кызыксындым: порфирит – ул катып калган вулкан лавасыннан гыйбарәт тау токымы, озак җылытуга, температураның күп тапкыр сикерүенә чыдый, үзендә җылыны озак саклый ала...”
Л. ПЫЛАЕВА.
Г. БИКМӘТОВ фотосы.
Ю.Ә. КӘРИМОВ, Стәрлетамак районының почетлы гражданины, РСФСР һәм БАССРның атказанган укытучысы:
- Владимир Парфирьевичны эшлекле, туган ягы язмышына битараф булмаган кеше буларак беләм. Усылыбаш сигезьеллык мәктәбе директоры буларак, ул район мәгариф системасын үстерү эшендә шактый күп эш башкарды. Бар күңелен салып эшләде. Ул заман таләпләрен исәпкә алып, уку процессын камилләштерү буенча нинди дә тәкъдимне уңай кабул итте, кыскасы, перспективалы фикер йөртүче һәм уңай карашлы мәктәп җитәкчесе булды. Владимир Парфирьевич җитәкләгән педагоглар коллективы заман белән бергә атлады, анда эшлекле, иптәшләрчә атмосфера хакимлек итте, ата-аналар җәмәгатьчелеге белән ныклы бәйләнеш урнаштырылды – мәктәптә алар өчен лекторий эшләде. В.П.Даниловның хатыны Зоя Васильевна да бик яхшы педагог, ул РСФСР мәгариф отличнигы. Аларның икесен дә мин җирле патриотлар дип атар идем: үзләренең эшкә мөнәсәбәте, әдәплелеге һәм намуслылыгы белән алар үсеп килүче буынга һәрвакыт үрнәк күрсәтте – туган якны яратырга, үз тамырларын белергә, белем тупларга, спорт белән шөгыльләнергә өйрәтте.
Владимир Парфирьевичны чын күңелдән туган көне белән котлыйм. Аңа ныклы сәламәтлек һәм озын-озак елларга оптимизм телим.
И.Х. ГАЗИЗОВ, Балалар сәнгать мәктәбе директоры, Стәрлетамак районы Советы депутаты:
- Усылыбаш авылыннан Даниловлар гаиләсен күптәннән беләм, алай гына да түгел, Владимир Парфирьевич белән Зоя Васильевнаның улы Николай белән дусбыз – һәм бу, минемчә, күп нәрсәне аңлата. Владимир Парфирьевичны күркәм юбилее белән ихлас котлыйм, һәм укытучы, авыл мәктәбе директоры буларак шушы игелекле эш өлкәсендә күп еллар хезмәт куйганы өчен аңа тирән ихтирамымны белдерәм. Үзенең шәхси үрнәге белән ул укучыларны белем дөньясына әйдәде, аларда физик культурага мәхәббәт тәрбияләде. Усылыбашның яшь спортчылары югары нәтиҗәләргә иреште, аеруча чаңгы ярышларында аерылып тордылар. Владимир Парфирьевич, мәктәп педагоглары һәм укучылар тырышлыгы белән авыл читендә күп еллар наратлык үсә, ул хәзер чын урманга әверелде һәм тирә-як авылларда яшәүчеләрне яшеллеге белән сөендерә. Чуртан, Любовка, Усылыбаш авылларының башлангыч ветераннар оешмасы рәисе буларак, Владимир Парфирьевич халыкка ярдәм итүдә сизелерлек роль уйный. Ул барлык ветераннарны, аларның шатлыкларын һәм проблемаларын белә, булдыра алганча, һәркемгә ярдәм итәргә тырыша.
О.С. ПАТРАЕВА, әйдәүче китапханәче, Усылыбаш авылы:
- Владимир Парфирьевичны мәктәп елларыннан ук беләм – ул бездә физкультура укытты. Бу дәресләрне без әле дә җылылык белән искә алабыз – ул беркайчан да тавышын күтәрмәде, таләпчән һәм шул ук вакытта гадел иде. Ул безне походларга алып барды, күпсанлы ярышларда чыгыш ясарга әзерләде. Мәктәп музеенда аның укучылары яулаган күп санлы кубоклар, грамоталар һәм дипломнар әле булса саклана. Педагог Даниловның таланты аркасында безнең мәктәпне тәмамлаучыларның күбесе республика дәрәҗәсендә спортта югары нәтиҗәләргә иреште. Төрле ярышларда күп тапкыр җиңүче булган – марафон йөгереше буенча дөнья чемпионы Елена Викторовна Каледина, Андрей Петрович Андреевны атау да җитә.
Еллар узгач, безнең юллар яңадан кисеште: Владимир Парфирьевич мәктәп директоры булды, ә мин завхоз булып эшләдем. Ул безнең уку йортын үстерү өчен күп көч салды. Хәтта хаклы ялга чыккач та, ул җәмәгать тормышыннан читтә калмый – ветераннар советы рәисе буларак, пенсионерларга ярдәм итү мәсьәләләренә күп вакытын һәм энергиясен бүлә, кайчандыр “Авангард” колхозы составына кергән авылларда яшәүчеләргә изгелек эшләргә тырыша. Ул беркайчан да төшенкелеккә бирелми һәм оптимизмын тирә-юньдәге кешеләргә өләшә.