

Чуртан авылында яшәүче Мария Матвеевна Янина үзенең 90 яшьлек юбилеен каршылады
Янәшәсендә аның якыннары – улы Борис, бертуганының кызлары һәм, әлбәттә, социаль хезмәткәр Татьяна Владимировна Брыкина иде. Героинябыз әйтүенчә, ул аңа хәзер туганы кебек. Улы Төньякта вахта буенча эшли һәм гел генә әнисе янында тора алмый. Ә ул ярдәмсез берничек тә булдыра алмый, шуңа да күпчелектә социаль хезмәткәр тырышлыгы белән ул һәр яңа көнне елмаеп һәм өмет белән каршы ала.
– Татьяна миңа кызым кебек, - дип уртаклаша Мария Матвеевна, һәм аның бөтенләй диярлек күрмәгән күзләре яшьләнә, – ул инде унбиш ел минем белән – шундый игътибарлы, бик кайгыртучан, шәфкатьлелеге белән картлык көннәремне җылыта. Көн саен килә, кан басымын, кандагы шикәр күләмен үлчи һәм, кирәк булса, табиблар кушканча укол ясый. Тәмле ризыклар пешереп ашатуы, өйне җыештыруы һәм мине әйбәтләп каравы турында сөйләп тә торасы юк – мин бик канәгать.
Әбекәйнең балачагы җиңел булмаган. Бәлки, шуңа да тирә-юньдәгеләрнең хәстәре аны дулкынландырадыр. Ул Озерки авылында сигез бала тәрбияләнгән ярлы крестьян гаиләсендә туган. Әтисе колхозда эшләгән, ә Бөек Ватан сугышы башлангач, фронтка киткән. Берничә тапкыр яраланган булган. Өенә Җиңү белән әйләнеп кайткан. Башта колхозда ат караучы булган, аннары сарык абзарында эшләгән. “Әтиебез бик эшчән кеше иде, гаиләне булдыра алганча аякка бастырды, тырышты. Хәтеремдә, яхшы эшләгәне өчен аңа кайвакыт премияләр бирәләр иде. Ул безне, үзенең балаларын да, намуслы эшләргә өйрәтте”, - дип сөйли Мария Матвеевна.
Мәктәптә укый алмаган, сәләтем булмады, ди. Шул сәбәпле кызга яшьтән колхозда эшләргә туры килгән. Кая җибәрсәләр, шунда ярдәм иткән – чәчүлекләрне утауда, урак вакытында, соңрак бозау караучылар һәм савучылар белән эшләгән. Фермада яшәгән дә дип әйтергә була, чөнки әти-әнисе вафат булган һәм аларның иске йортлары җимерелгән. “Авангард” колхозы рәисе Рәшит Мәхмүт улы Ибраһимовка рәхмәт: аз керемле гаилә буларак, ул Мариягә һәм аның улына Чуртан авылында яхшы торак бүлеп биргән. Туган ягы өчен гомере буе тир түккән авыл эшчәне әле дә шул йортта яши.
Мария Матвеевнаның 90 яшьлек юбилее алдыннан аның өендә булган редакция хәбәрчеләре социаль хезмәткәр Татьяна Брыкина белән очрашты һәм өлкән яшьтәге гражданнарга социаль ярдәм ничек күрсәтелүен үз күзләре белән күрде. Татьяна безнең сорауларга җавап бирергә ризалашты, өстәвенә, 8 июньдә Русиядә Социаль хезмәткәр көне билгеләнә.
- Социаль хезмәткәр булу өчен кайдадыр махсус белем алырга кирәкме?
- Һөнәргә төшенергә кирәк, әлбәттә, ләкин өлкәннәргә карата изге күңелле, шәфкатьле, мәрхәмәтле һәм ихтирамлы булырга беркайда да өйрәтмиләр шул. Белгечлегем буенча мин – мәдәният хезмәткәре, Чуртан авылы мәдәният йортында эшләдем. Районның халыкны социаль хезмәтләндерү хезмәтенә (бүген – “Изгелек” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең район бүлекчәсе) 16 ел элек килдем. Вакытлыча гына дип уйлаган идем, әмма бу эш, даими рәвештә элемтәдә булырга һәм тәүге сигнал буенча карамагымда булган кешеләргә ярдәмгә барырга туры килсә дә, яраткан эшемә әверелде. Бүген миндә 18 кеше, алар арасында оешма күрсәткән хезмәтләр исемлегеннән кайберләре генә таләп ителгән – азык-төлек, дарулар сатып алып китерергә, идәннәрен юарга, медицина учреждениесенә алып барырга кирәк кешеләр бар. Бөтенләй ярдәмчесезләр күп түгел, аларның берсе – Маня әби Янина. Эшләгән еллар дверендә ул минем икенче гаиләмә әйләнде.
- Ә үз гаиләгез эшегезгә ничек карый?
- Аңлап карый. Шулай килеп чыкты ки, без барыбыз да үзебезне ярдәмгә мохтаҗларга багышлыйбыз. Ирем Сергей Усылы ветеринария участогы мөдире, аның җаваплылыгында – берничә торак пункт шәхси хуҗалыклары маллары. Олы улыбыз Кирилл “ашыгыч ярдәм” табибы булып эшли, читтән торып медицина югары уку йортында белем ала, ә кече улыбыз Дмитрий әтисе эзеннән китте – Наумовкада тармакара колледж тәмамлый, ветеринар булырга әзерләнә.
- Социаль хезмәткәрләр кемгә һәм ничек ярдәм итә?
- Социаль яклау хезмәте ярдәмен авыр тормыш хәлендә калган кешеләр – олы яшьтәге ялгыз яшәүче гражданнар, инвалидлар, аз тәэмин ителгән гаиләләр, күп балалы гаиләләр, инвалид-балалар алырга мөмкин. Күптән түгел генә яңа кешеләрем барлыкка килде – махсус хәрби операциядә һәлак булган яугирнең әти-әнисе. Аларга әле бик авыр, һәм алар рухи ярдәмгә мохтаҗ. Асылда, социаль хезмәткәр берничә һөнәрне берләштерә: ул медицина хезмәткәре, психолог, повар, сиделка, җыештыручы да. Безнең эшебездә уртак тел таба белү мөһим, чөнки өлкәннәрнең сөйләшәсе, аларны тыңлауларын күрәсе килә. Тормышын социаль эшкә багышларга теләгән кеше беренче чиратта бик сабыр булырга һәм кеше хәленә керә белергә тиеш. Каты күңелле кеше мондый өлкәдә эшли алмастыр дип уйлыйм.
- Бу сыйфатларны күп еллар ничек саклап каласыз?
- Минем очракта шәхси тәҗрибә зур роль уйнады. Әнием күптәннән авырый, аңа 93 яшь, хәзер ул безнең гаиләдә яши. Кемдер якын кешеңне карау белән чит кешене карау бер түгел дип әйтер. Ә мин өйрәндем, һәм Маня әбигә, башка клиентларыма әниемә бүлгән кадәре игътибар бүләм. Минем өчен алар барысы да сабый балалар кебек, һәркайсына ярдәм итәсем килә. Беләсезме, эшкә йөгереп барганда, кирәк булуымны, мине көтүләрен беләм – шуңа да күңелемдә яктылык һәм шатлык туа.
Л. ПЫЛАЕВА.
Г. БИКМӘТОВ фотосы.
Сүз уңаеннан
Халыкны социаль яклау өлкәсе хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәме – Социаль хезмәткәр көне – РФ Президентының 2000 ел 27 октябрьдән 1796 санлы Указы нигезендә Русиядә ел саен 8 июньдә билгеләнә.
Бәйрәмнең датасы очраклы сайланмаган. 1701 елның 8 июнендә Петр I тарафыннан “Об определении в домовых Святейшего Патриархата богадельни нищих, больных и престарелых” Указы чыгарылган булган. Документка ярашлы, “гарипләр йортындагы ун авыру кешегә аларны караучы һәм аларга ярдәм итүче бер сәламәт кеше булырга тиеш”. Асылда, бу кешеләр хәзерге социаль хезмәткәрләрнең элгәрләре булган да инде, ә документ илдә дәүләт социаль яклау системасына башлангыч салган.