Авыл тормышы
+14 °С
Облачно

Сүздә генә түгел, эш белән дә

яки Ни өчен шәһәр кешесенең авылныкына әйләнүе һәм җирле халыкка хас нинди сыйфатлар аны барыннан да ныграк сокландыруы турында хикәя  

Сүздә генә түгел, эш белән дәСүздә генә түгел, эш белән дә
Сүздә генә түгел, эш белән дә

яки Ни өчен шәһәр кешесенең авылныкына әйләнүе һәм җирле халыкка хас нинди сыйфатлар аны барыннан да ныграк сокландыруы турында хикәя

Яшь чакта ирем белән бергә бик теләп бал кортлары белән шөгыльләндек. Бу җиңел эш түгел, шактый күп көч һәм вакыт таләп итә. Аның каравы, хезмәтең өчен бүләккә файдалы табигый ризык алудан тыш, табигать белән берләшү хисенә ия буласың һәм бик күп уңай эмоцияләр аласың. Безгә бигрәк тә яңа балны суырткан чор ошый иде – салган хезмәтебез җимешләре белән хозурлана, үз эшебездән искиткеч канәгатьлек ала идек.

Икебез дә шәһәр кешесе булганлыктан һәм умарталарны күбрәк бакча участогында тотарга туры килгәнлектән, берникадәр кыенлыклар туа иде. Кайчак күршеләребез бал кортлары чагуга зарлана иде. Ашкадар аръягындагы участогыбызны 6 нчы совхоздан арырак, урманда пионер лагерьлары янында урнашкан икенче участокка алмаштырырга туры килде. Анда бал кортлары асрау өчен шартлар яхшырак иде. Шунысы гына кыен булды: ирем сменалап эшләде һәм миңа бакчада үземә генә куна калырга туры килде. Эш шунда ки, Агыйдел елгасы ярлары буйлап “бомж”лар төпләнгән иде – алар үзләренә землянка казый һәм җылы сезонда шунда яши иде. Ә кичләрен “ауга” чыгалар иде – безнең һәм башка бакчачылык ширкәтләрендә эзләнеп йөриләр иде. Бервакыт, без участокта булмаганда, “бомж”лар бөтен азык-төлекне алып киткән, шулай ук кайбер әйберләр югалган иде. Мин бакчада үзем генә калырга курка башладым. Шуннан соң ирем белән Стәрлетамактан ерак булмаган авылдан өй сатып алырга булдык, күршеләр дә яхшы булсын дип теләдек. Безгә ошаган вариант Помряскино авылында табылды. Без барыннан да канәгать идек – аэропорттан ерак түгел, шәһәргә дә якын. Шулай, 2000 елда бал кортлары белән бергә яңа яшәү урынына күчтек. Монда аларга иркенлек иде – янәшәдә генә колхозның карабодай басулары, ә аклан янында юкәләр үсә, ул безнең җирлектә кыйммәтле баллы агач булып тора. Һәркемгә мәгълүм: әлеге агач чәчкәсеннән алынган балны берни белән дә чагыштырып булмый.

Барысы да җайга салынды кебек: бал кортлары нектар җыйды һәм безгә хуш исле бал алып кайтты, пенсиягә чыкканчы шәһәргә йөреп эшләвебезне дәвам итсәк тә, даими рәвештә авылда зур матур йортта яшәдек. Тик бәла булды – 2001 елда иремне паралич сукты, 2007 елда ул вафат булды. Бал кортларыбыз белән ялгыз калдым. Бар эшне үзем башардым, ә берникадәр вакыттан төбәктә бал кортлары күпләп һәлак булды, бу бәла минем умартачылыкка да кагылды.

Башкача мин бал кортларын үрчетмәдем, ә менә Помряскинодан китәсем килмәде. Авыл тормышы күңелемә якын, бакча белән шөгыльләнергә, яшелчә-җимеш үстерергә яратам. Участогымда һәм түрбакчамда төрле чәчкәләр бар. Җәен авылда нинди рәхәт, саф һава, ә әйләнә-тирә чәчкәгә күмелгәндә, искиткеч хуш ис тарала – аңлатып бетерерлек түгел. Ә иң мөһиме – монда яхшы күңелле, ярдәмчел кешеләр яши. Авыл йорты хуҗалардан даими рәвештә игътибар таләп итә. Кышын кар көрәргә, җәен чүп үләннәре белән көрәшергә, йорт яны территориясен тәртиптә тотарга кирәк. Ни кызганыч, олыгая барган саен миңа бу эшләрне башкару авырлаша. Еш кына авыл кешеләреннән булышуларын сорарга туры килә һәм һәрчак ярдәм итүчеләр табыла. Бу яз гадәттәгечә йорт тирәсен җыештыра башладым. Авыл кешеләре бу вакытта эш-мәшәкать күп булуын белә – бакчага барысын да утыртырга, чәчәргә, кем әйтмешли, көнләп түгел, сәгатьләп үскән үләнне чабарга кирәк. Хәзер мин барысына да өлгерә алмыйм. Әмма иртә белән уянгач, тәрәзәдән эшләүче триммер тавышын ишетеп, гаҗәпкә калдым. Капка алдына чыксам, юл аша гына яшәүче күршем Алик Таһирҗан улы Исәнгуловны күрдем. Корал белән җитез эш итеп, ул минем йорт янындагы территорияне тәртипкә китерә иде. Әлбәттә, мин моңа бик сөендем. Тик шунысы гаҗәпкә калдырды: мин бит аннан сорамаган идем, ул үзе күршеләрчә ярдәм итәргә булган. Алик Таһирҗан улының махсус хәрби операциядә катнашучы булуы тагын да ныграк дулкынландырды, ул 2024 елның сентябрендә Оборона министрлыгы белән контракт төзегән. Эчке эшләр министрлыгы пенсионеры, югары юридик белемгә ия, ә хәзер ул Красноармейский юнәлешендә мотоукчылар дивизиясе составында хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан кыю кеше дә. Күрсәткән батырлыгы, кыюлыгы һәм фидакарьлеге өчен Русия Федерациясе Президентының 2024 ел 13 декабрьдән Указы белән ул Жуков медале белән бүләкләнгән. Һәм менә герой өенә ялга кайткан, олы яшьтәге күршесенә ничек авыр булуын күргән һәм миңа тәртип урнаштырырга ярдәм итте. Әйтергә кирәк, ул беренче тапкыр гына ярдәм итми, өстәвенә хатыны Лиана белән бергә булышалар.

Редакциядән гаилә пары Исәнгуловларга башка кешеләрнең проблемаларына битараф калмаганнары өчен район гәзите битләрендә рәхмәтемне җиткерүләрен сорыйм һәм аларга ныклы сәламәтлек телим. Алик Таһирҗан улына хәрби хезмәттә уңышлар юлдаш булсын. Аны Ходай саклап йөретсен дип дога кылам һәм кешене бәладә калдырмаган, сүздә генә түгел, ә эш белән дә Туган илебезне чын-чынлап яраткан Русия яугирләре белән горурланам.

Р. ЗЛОБИНА,

авыл хәбәрчесе.

Помряскино авылы.

 

 

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас