

Көтеп алынган очрашуга барысы да шатланды – Соколовкада даими яшәүчеләр дә, илнең төрле почмакларыннан туган якларына кайтканнар да.
Чара программасын авылдашыбыз Вера Васильева әзерләде. “Память, которая согревает” дип аталган китап презентациясе үзәк вакыйга булды. Аның авторлары – Ирина Мордачева (Тимофеева) һәм Вера Насыйрова (Васильева) Соколовканың барлык халкы өчен чын бүләк тудырган, чөнки китап чуваш халкының бай мәдәнияте һәм ата-бабаларыбыз һәм авыл тарихы турында истәлек саклаган мирас турында бәян итә. Китап чыгаруга бер ел вакыт таләп ителде: аның нигезенә авыл кешеләренең актив катнашлыгында җыелган материаллар ятты. Яңа китап үз тамырларыңны искә алырга, буыннар бәйләнешен тоярга мөмкинлек бирә. Китапны бастыруда ярдәм күрсәткәне өчен Любовь Мөхәммәдьяровага аерым рәхмәт белдерәсе килә. Вакыты белән исәпләшмичә, ул матур тышлыклы 60 экземпляр китап бастырды, шул рәвешле проектны гамәлгә ашыруга бәяләп бетергесез өлеш кертте.
Китап презентациясеннән соң концерт булды, анда Соколовкада яшәүчеләр чыгыш ясады. Аккомпаниатор Александр Захаровның көйләренә милли колоритлы җырлар яңгырады. Чуваш биюе бәйрәмнең бизәге булды. Ә милли әдәбият җәүһәре – “Нарспи” чуваш поэмасыннан Алефтина Захарова башкарган өзек тамашачыларның күңел кылларын шулкадәре тибрәтте ки, алкышлар бик озак тынмады.
Чарада авылның өлкән буын вәкилләре үткән заман тарихлары белән бик теләп уртаклашты, Соколовка тормышыннан чагу эпизодларны искә алып, хатирәләрне яңартты.
Күңел ачуга да урын табылды, теләгәннәр чуваш халкы уенында катнашты. Борынгы уен авыл халкына һәм кунакларга рәхәтләнеп күңел ачарга һәм халык традицияләрен искә алырга мөмкинлек бирде.
Күп кенә катнашучылар әйтүенчә, бәйрәм чагу һәм үзенчәлекле килеп чыкты – күп кунаклар, шул исәптән яшьләр дә, чуваш милли киемнәрендә килгән иде. Бу аерым бер атмосфера тудырды һәм ата-бабаларыбызның гореф-гадәтләрен хөрмәт итүебезне ассызыклады.
Аннан соң милли ризыклар белән чәй табыны корылды. Авыл кешеләре тәм-томнарны әбиләренең рецептлары буенча пешергән һәм бәйрәмгә алып килгән. Мул табында хуш исле пироглар, хуплу һәм башка сый-нигъмәтләр бар иде.
Тагын бер вакыйга турында сөйләп үтәм. Аны үзенчәлекле, тарихи дип әйтер идем: бәйрәмдә беренче тапкыр Соколовка гимны яңгырады. Аның сүзләрен Вера Насыйрова язган, ә Евгений Петров музыкага салган. Яңа җыр җыелганнарның күңеленә үтеп керде – ул туган җиргә карата мәхәббәтнең тагын бер символына әверелде.
Троица бәйрәме алдыннан булган бәйрәм бер тында үтте, авыл кешеләре һәм кунаклар күңел ачты, аралашты, хатирәләрен яңартты. Шундый һәр очрашу безгә гореф-гадәтләрне, ата-бабаларыбыз истәлеген кадерләп саклау һәм туган җир белән элемтәне өзмәү никадәр мөһим булуын хәтерләтә.
Оештыручыларга һәм катнашучыларга матур бәйрәм өчен рәхмәт әйтәм. Соколовкада мондый очрашулар арытабан да дәвам итәр дип өметләнәм.
И. ТИМОФЕЕВА.
Новосибирск шәһәре.