Авыл тормышы
+11 °С
Облачно

“Туган җиремнән беркайчан да аерылмадым”

СССР сәламәтлек саклау отличнигы, Башкортстан Республикасының атказанган табибы Исмәгыйль Минхәйдәр улы Гобәйдуллинга 75 яшь тулды

Бу күркәм дата белән аны туган Талач авылы кешеләре, ике дистә елга якын гомерен багышлаган медицина өлкәсеннән хезмәттәшләре һәм башка кешеләр котлады. Килешәсездер, үзең һәм эшең турында кешеләрнең рәхмәт белән искә алуы – иң зур бүләк.

- Сез сәламәтлек саклау системасында зур карьера ясаган кеше, медицина фәннәре кандидаты, республиканың танылган медицина учреждениеләре белән җитәкчелек иттегез, хәтта аларның кайберләрен төзедегез. Гади авыл егете мондый үрләргә ничек ирешә алды икән?

- Чыннан да, мин крестьян гаиләсендә тудым. Әтием фронтовик, авыл хезмәтчәне. Ул ферма мөдире, урманчы булып эшләде. Әнием савучы, аннары Талач участок дәваханәсендә санитарка булды. Алар бездә, өч улларында, хезмәт сөючәнлек тәрбияләде, кешеләргә хөрмәт белән карарга өйрәтте. Ә миңа кешеләргә ярдәм итү, аларның авырту-сызлануларын җиңеләйтү теләге дә бирелде. Әни ягыннан картәниемдә дәвалау сәләте бар иде – ул еш кына бала табучы хатыннарга булыша, шифалы үләннәр җыя, кыскасы, шәфкатьле, сабыр һәм киң күңелле кеше иде. Хәтеремдә, авылга фельдшер килгәч, обход ясаганда картәни аның белән бергә йөри, ә ул аның киңәшләренә колак сала иде. Күп өлештә шул сәбәпле дә мәктәптән соң кайда укырга барачагымны төгәл белә идем – педиатрия факультетын сайлап, Башкорт дәүләт медицина институтына укырга кердем. Аннары Уфаның 17 санлы дәваханәсендә балалар хирургы булып эшләдем. Кечкенә пациентлар – үзенчәлекле, рәхмәтле, ихласлар һәм алардан күп нәрсәгә өйрәнергә мөмкин. Бервакыт трамвайда барам, якында гына 6-7 яшьлек малай белән бер ханым утыра. “Әни, кара әле, безнең доктор!” - дип шатланып кычкырып әйтте ул миңа карап. Мондый хатирәләр бик кадерле. Арытабан интернатура булды, 11 санлы балалар поликлиникасы мөдире, 21 санлы дәваханәнең баш табибы урынбасары вазыйфаларында эшләдем.

- Уфадагы ашыгыч медицина ярдәме дәваханәсе күпләргә таныш. Ләкин аны нәкъ менә Сез төзегәнне һәм анда беренче баш табип булганны белүчеләр аз.

- 1989 елда Олы Теләк һәлакәте булды, зыян күрүчеләрне илнең төрле дәваханәләренә озаттылар, шул исәптән безнең 21 нче дәваханәгә дә китерделәр. Ул вакытта мин баш табиб урынбасары булып эшли идем. Минем бурычларга зыян күрүчеләргә ярдәм итүне оештыру керде. Авыр җәрәхәтләр алган авырулар күп булды, уйланырга вакыт юк, тиз карар кабул итәргә кирәк иде. Ул вакытта америкалылар нәтиҗәле ярдәм күрсәтте – тире күчереп утырту өчен махсус җиһазлар белән бригада килгән иде. Өч көндә без дүрт йөзгә якын кешене кабул иттек.

Фаҗига дәваханәдә койкалар җитәрлек булмавын күрсәтте, шул сәбәпле җирле авыруларны кабул итүдән еш кына баш тартырга туры килде. Шул вакытта ашыгыч медицина ярдәме дәваханәсе төзү турында карар кабул ителде дә. Дөресрәге, 1971 елда ук нигез салынган объект төзелешен яңадан башлап җибәрү турында. Ә төзелүче дәваханәнең баш табибы итеп мине тәгаенләделәр, шул сәбәпле миңа, белемем буенча докторга, икътисади мәсьәләләргә төшенергә, төзелеш материалларын китерүне һәм башка мәсьәләләрне хәл итәргә туры килде. Ничек кенә булмасын, 20 елга якын дәвам иткән дәваханә төзелеше ике елда диярлек тәмамланды. Бер үк вакытта без торак йортны файдалануга тапшырдык, бу шулай ук мөһим вакыйга булды, чөнки моңа кадәр дәваханәнең дистәләгән хезмәткәре еллар буе чиратта торган.

Бүгенге көндә ашыгыч медицина ярдәме дәваханәсе – заманча дәвалау йорты. Гамәлдә булу дәверендә биредә миллионнан ашу кешегә медицина ярдәме күрсәтелде. Клиникада ел саен 70 меңнән артык пациент кабул ителә, 13 мең операция ясала, аларның өчтән бер өлеше эндоскопик технологияләр кулланып, 2 миллионга якын лаборатор тикшеренү, 150 меңнән артык функциональ диагностика һәм 100 мең рентгенологик тикшеренүләр үткәрелә. Үз хезмәт җимешең белән ничек горурланмаска!

- Талач авылы кешеләре әйтүенчә, барлык хезмәт эшчәнлегегез чорында Сез туган җирегез белән бәйләнешне югалтмагансыз.

 - Талач – ул минем бишегем, барлык уңышларымның башлангычы. Монда авыл халкы хөрмәтен казанган әти-әнием туган, яшәгән һәм җирләнгән. Туган җиремнән беркайчан да аерылмадым. Авылга кайткан саен кешеләр белән очрашам, киңәш сорап мөрәҗәгать итүчеләргә ярдәм итәм. Һәрчак мәктәпкә барырга тырыштым, һөнәр сайлау алдында торган югары сыйныф укучылары белән әңгәмәләштем. Талач мәктәбен тәмамлаган күп кенә егет һәм кызның үзләрен республиканың сәламәтлек саклау системасын үстерүгә багышларга карар итүенә шатмын. Динар Әһлиуллин, Фәрит Рәхимов, Айдар Хәйретдинов (кызганычка, ул безнең арада юк инде), Альмира Ирназарова, Гөлназ һәм Гүзәл Рәхмәтуллиналар һәм башкалар Башкорт дәүләт медицина институтын тәмамлап, хәзер уңышлы эшлиләр. Үрнәгем балаларым язмышында да зур роль уйнаганга үземне бәхетле тоям – Гөлназ белән Рәсүл минем эздән китте.

- Күп кенә талачлылар авыл тормышында актив катнашуыгызны билгели.

- Талачлылар өчен җирле хакимият оештырган чараларны калдырмаска тырышам, Җиңү көненә, Өлкәннәр көненә багышланган, “Саумысыз, авылдашлар!” чараларын үткәрүдә һәрьяклап ярдәм итүне үземнең бурычым дип исәплим. “Әр-Рәүф” җирле дини оешмасы әгъзасы буларак, дин тотучыларга биредә елның кайсы вакытында да җылы һәм уңайлы булсын өчен, мәчетне ремонтлауда һәм карап тотуда иганә ярдәме күрсәтәм, чөнки мәчет – гыйбадәт кылу бинасы гына түгел, ә авыл тормышының рухи һәм иҗтимагый үзәге дә. Анда кешеләр намаз укый, күңел тынычлыгы таба, күршеләре белән аралаша, шатлык-куанычлары, кайгы-хәсрәтләре белән уртаклаша һәм үз проблемаларын хәл итәргә тырыша. Сөекле әнием Тәслимә Мөстәкыйм кызы, тугры гомер юлдашым Фәйрүзә вафат булганнан соң, монда күңелемә юаныч табам. Дуслар янәшәсендә, якташлар белән аралашканда, уртак бурычлар хәл ителгәндә, нинди дә авырлыкларны җиңеп чыгарга мөмкин дип ышанам.

- Исмәгыйль Минхәйдәрович, республиканың барлык шәһәрләрендә һәм районнарында диярлек бик күп дусларыгыз, иптәшләрегез һәм рәхмәтле пациентларыгыз бар. Юбилеегыз уңаеннан аларның котлауларына без дә кушылабыз! Сәламәтлек, иминлек, якыннарыгызның күңел җылысын тоеп яшәвегезне телибез!

Л. ПЫЛАЕВА.

Г. БИКМӘТОВ фотосы.

Автор:Альбина Коваленко
Читайте нас