Авыл тормышы
+14 °С
Облачно

Ә сәхнә урынына – суган басуы

Кырмыскалы авылында яшәүче Миңния Гыйльметдин кызы Зөбәерованы 90 яшьлек юбилее белән котладылар

Олы яшьтә булуына карамастан, юбиляр кунакларны күтәренке рухта каршы ала һәм изге күңеллелеге белән таң калдыра.
Нәкъ шушы сыйфаты аның озын гомерлелеге сере нигезендә ята да: “Нәнәебез бик зирәк һәм ачык күңелле кеше, - дип сөйли юбилярның оныгы Алина. – Ул безгә нотык укымый, ләкин кем дә булса аннан киңәш сораса, үзенең бай тормыш тәҗрибәсе белән, һичшиксез, уртаклаша һәм бернинди хәлдә дә төшенкелеккә бирелмәскә, һәрчак яхшыга өмет итәргә куша”.
Сугыш чоры балалары – гаҗәеп буын. Шундый авыр тормыш юлы үтеп, сугыш еллары михнәтләрен һәм сугыштан соңгы чор авырлыкларын кичереп, үзләрендә искиткеч тормыш сөючәнлек һәм ярдәмчеллек саклап калган кешеләр алар. Әбекәйнең озын гомерле булу сере, якыннары исәпләвенчә, аның тыныч, уйлап эш итүчән холкында да. Ул теләсә нинди сәбәп буенча паникага бирелми, башта барысын да яхшылап уйлый, аннан инде нәрсә эшләргә кирәклеген хәл итә. Әлбәттә, бу балачактан, гаиләсеннән килә.
Миңния Гыйльметдин кызы колхозчылар гаиләсендә туган, алар өч бала үскән. Бөек Ватан сугышы башлангач, әтиләрен фронтка алганнар. Гаиләсенә аны кабат күрергә насыйп булмаган. Сугышларның берсендә яраланган, әсирлеккә эләккән, анда башка әсирләр белән бергә атып үтерелгән, дип сөйләгәннәр. Солдатның гаиләсе аның үлеме һәм кайда җирләнүе турында җентеклерәк белә алмаган.

Ул вакытта тылда кешеләрнең ничек яшәве турында героинябыз өлкәнрәк туганнары сөйләгәннәрдән белә. Хәтерендә уелып калганы – әнисенең көне-төне эшләве һәм җитәр-җитмәс кенә гади ризык. Ярый әле хуҗалыкларында сыерлары булган, бит колхозда һәм бакчада үстерелгән бар нәрсә фронтка озатылган: совет халкы “Барысы да фронт өчен, барысы да җиңү өчен!” лозунгы астында яшәгән. 

Ямлихановлар гаиләсендә Миңния уртанчы бала булган. Үсә төшкәч һәм бераз ныгыгач, ул әнисенә колхоз эшендә ярдәмләшә башлаган. Кыз мәктәптә 
7 сыйныф тәмамлаган, сәләтле укучы булган һәм сәхнәдә чыгыш ясарга курыкмаган. Стәрлетамакта мәдәни-агарту училищесына укырга керүен, соңрак танылган җырчы булып киткән Флүрә Ногыманова белән бергә укуын искә ала. Сугыштан соңгы чор авырлыклары булмаса, бәлки, ул да киләчәктә артистка булыр иде...
Ләкин сәхнә урынына кыз алдында яшелчә плантациясе җәйрәп яткан. Үсмер чагыннан ук эшли башлаган Ленин исемендәге колхоз яшелчә үстерүе белән дан тоткан. Миңния бригада составында чөгендер, суган үстергән. Әйткәндәй, соңгысын миллионер-хуҗалыкта орлыкка да үстергәннәр һәм җитештерелү күләме һәм сыйфаты буенча ул районда иң яхшыларның берсе дип исәпләнгән. “Ул вакытны, кадерле якташларым Нурия Ямлиханова, Асия Сафуганова, Зөбәйдә Якупова белән бергә эшләгән чакларны әле булса искә алам, - ди юбиляр. – Алар белән бүген дә аралашып торабыз, ничек тырышып эшләгәнебезне һәм җиңгәнебезне искә алабыз, бит ул вакытта колхозлар һәм республика районнары арасында хезмәт ярышы популяр иде”.

Эшендә Миңния Гыйльметдин кызын һәрчак мактап торганнар, авылдашлары аны һәм колхозда бик яхшы механизатор булган ире Мидхәт Миңнеәхмәт улы Зөбәеровны ихтирам иткән. Алар бергә 57 ел бәхетле гомер кичергән, 2017 елда тормыш иптәше вафат булган. Гаилә пары ике кызларын лаеклы тәрбияләп үстергән, аларга белем биргән. “Ул бик яхшы, уңган һәм кайгыртучан иде, - дип елмаеп дәвам итә әбекәй. – Югары күрсәткечләргә ирешкән өчен Мактау грамоталары белән билгеләнде, шифаханәгә юлламалар белән бүләкләнде. Без балалар, аннары инде оныклар өчен эшләдек һәм яшәдек. Аллаһыга шөкер, яхшы булып үстеләр, кешеләр алдында оят түгел. Барысы да бәхетле булсын...”
Бүген хезмәт ветераны Миңния Гыйльметдин кызы Зөбәерова кызы Зариманың гаиләсе белән яши. Туган нигезләре урынында салынган йорт зур һәм уңайлы. Хөрмәтле юбиляр канәгать, бит күңеленә якын кешеләре янәшәсендә, игътибарлары һәм хәстәрләре белән уратып торалар – олы кызы Зимфира гаиләсе белән Кырмыскалыда яши, шәһәрдән юбилярның сеңлесе Рәйхана апа кайтып йөри, аңа 87 яшь. Ветеранның дүрт оныгы һәм шуның кадәре үк туруны бар, иң кечесе Айсельга җиде ай тулган. Әбиләре яшь буынның уңышларына сөенә һәм аларның тыныч, бәхетле киләчәген күрергә бик тели.

- Ул иң яхшы, - дип өстәде юбиляр турында хикәяләүгә оныгы Алина, - безнең бердәнбер нәнәебез, чөнки әтиебез ягыннан картәниебез юк. Ул безгә җылы оекбашлар һәм бияләйләр бәйләп кидерде, бик тәмле пешерә иде, безне дә өйрәтте. Бигрәк тә без ул әзерләгән койканы һәм кыстыбыйны ярата идек. Хәзер ул ял итәргә тиеш, ә без аңа барысын да алып кайтабыз, китереп бирәбез, әзерлибез. Җиңел булмаган язмышы һәм олы йөрәкле булуы белән ул безнең мәхәббәтебезне һәм барысының да хөрмәтен казанды”.
Көчле рухлы булуы һәм яхшыга өмет итүе, сугыштан соңгы авыр заманда ару-талуны белми эшләгәне өчен (бит безнең тыныч, бәхетле тормышыбызны нәкъ менә сугыш чоры буыны балалары төзегән) Миңния Гыйльметдин кызы Зөбәеровага барлык гәзит укучылар исеменнән зур рәхмәт белдерәбез. Ныклы сәламәтлек, иминлек һәм шатлык-куанычлар телибез!

Л. ПЫЛАЕВА.
Г. БИКМӘТОВ фотосы.

Автор:Альбина Коваленко
Читайте нас