Авыл тормышы
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
ТЕРЛЕКЧЕЛЕК
29 апрель 2019, 14:01

МАЛЛАР ИМИН КЫШЛАГАН

Терлекчелектә иң киеренке һәм җаваплы чорларның берсе – мал кышлату тәмамлана. Тармакның эш нәтиҗәләре – савымнар, артымнар, яшь маллар саны шушы чор йомгакларына бәйле.



Салаватлылар сөтне Бәләбәй сөт комбинатына тапшыра (көн саен 6 тонна, ә барысы 7,2 тонна савып алалар). Сөтне беренче сорт белән алалар. Күрсәткечләр югарырак та булырга ихтимал (димәк, хуҗалык кассасына керем дә). Бүгенге көндә терлекчеләрнең бар көче шуңа юнәлтелгән. Машина белән сыер саву операторлары һәм мал караучыларның намуслы хезмәте, сөт җитештерүне механикалаштыру һәм автоматлаштыру (ике фермада сөтүткәргеч урнаштырылган, саву залы бар) коллектив куелган бурычны үтәр дигән ышаныч бирә.


Иң яхшы терлекчеләрне атавын сорагач, Юрис Вахитов бераз авырсынды. Иң-иңнәрне аерып атавы кыен, һәркем үз эшендә оста, диде. Шулай да атамый булмый, менә алар – ничәмә ел гомерләрен һөнәрләренә багышлаган тырыш, уңган ир-егетләр һәм хатын-кызлар: Гөлфина Кәлимуллина, Светлана Кәлимуллина, Зөлфия Хисамова, Зөлфирә Мотаһарова, Аделина Шәфыйкова, шулай ук Рөстәм Мотаһаров, Рөстәм Фәхретдинов, Илдар Сәмигуллин, Әдһәм Мөһәррәмов, Азат Идиатуллин, Зөлфир Мусин һәм башкалар.


Баш зоотехник фикеренчә, үрчемнәр җәһәтеннән хәлләр ярыйсы ук яхшы. Бүгенге көнгә 380 баш бозау алганнар. Сыерлар бозаулап беткән диярлек, 30ы гына калган. Һәр фермада яңа туган бозаулар өчен бина бар. Исән-сау булсыннан өчен, аларны яхшы тәрбиялиләр. Бозау караучы һәр ханымга берничә дистә терлек беркетелгән, аларның һәркайсына сөт эчерергә, рационына печән һәм башка кушылмаларны вакытында кертергә, үзләрен ничек хис итүләрен күзәтеп торырга кирәк. Бу эштә аеруча игътибарлы, хәстәрлекле, төгәл булганда гына яхшы нәтиҗәләргә ирешергә мөмкин. Эльвира Кәлимуллина, Рәсимә Гималова, Фирүзә Сәедова менә шундый сыйфатларга ия, шуның өчен дә аларны терлекчеләр коллективында югары бәялиләр.


- Алда да безне җаваплы чор көтә – май башында терлекләрне җәйге лагерьларга күчерергә ниятлибез, - дип дәвам итте сүзен Юрис Вахитов. – Савым сыерлар көтүе һәм яшь маллар өчен 2шәр лагерь бар (Түбәнге Усылы һәм Чогырда, Чулпан һәм Петропавловкада). Җәйге лагерьларда терлекләрне нәтиҗәле асрау өчен, әлеге вакытта анда биналарны, саву станоклары һәм җиһазларын әзерлибез.

Күрүебезчә, көннәр җылынгач та терлекчеләрнең эш киеренкелеге кимеми, киресенчә, арта гына. Ләкин салаватлыларның үсеш өчен кирәкле потенциалы һәм, иң мөһиме, эшләү һәм югарырак күрсәткечләргә ирешү теләге бар. Хуҗалыкның баш зоотехнигы әйтүенчә, бүген селекция эшенә, терлекләрне балансланган мал азыгы белән тәэмин итүгә күбрәк игътибар бирергә, маллар саны кимүгә юл куймаска кирәк.
Читайте нас: