Агросәнәгать комплексын үстерү бүлеге мәгълүматлары буенча, Илдар Бурангуловның Мордаш авылындагы фермер хуҗалыгы районда беренчеләрдән булып сыер малларын җәйге лагерьга күчергән. Анда без 7 майда кичке савым вакытында бардык. Терлекчеләр ике көн элек кенә күченгән: сөтчелек фермасы биналарын күптән көткән “ирек”кә алыштырган.
- Без элегрәк тә күченгән булыр идек, - дип башлады җәйге лагерь буйлап экскурсияне Илдар Бурангулов. – өстәвенә биредә барсы да алдан әзерләнгән: стеналар акланган, ялан абзар, ишекләр, саву станоклары ремонтланган иде. Ләкин көтүлекләрдә үлән аз. Шуның өчен сыеркайларны өстәмә ашатырга туры килә: сенаж, фураж һәм бераз сыра утырмасы бирәбез.
Терлекләрне җәйге лагерьда асрау өстенлекләрен санап, КФХ башлыгы беренчеләрдән итеп кояш һәм һава ванналарын билгеләде, озын һәм салкын кыштан соң терлекләр организмы өчен аларның әһәмияте зур. Өстәвенә җәй көне терлек хуҗалары мал азыгында да шактый экономияли – бу чорда сыерлар нигездә үлән белән туклана һәм ул продукция сыйфатына уңай йогынты ясый.
- Сыер асрау өчен биредә бик уңайлы, - дип дәвам итте Илдар Бурангулов. – Безнең КФХ көтүлекләре 300 гектар чамасы тәшкил итә, суны маллар табигый чыганак – Сухайлы елгасыннан эчә. Мондый шартларда җитештерелүче сөт күләмен арттыру һәм сыйфатын яхшырту турында уйламау гөнаһ булыр.
Крестьян-фермер хуҗалыгында 300 баш сыер малы исәпләнә. Шул исәптән бозаулар, таналар, үгезләр һәм 125 баш савым сыеры. Аларны 4 төп һәм 1 алмаш савучы сава. Алар барсы да Мордаштан, тәҗрибәле савучылар – Ирина Сәйфетдинова, Рима Күчәрбаева, Светлана Әлмәтова, Әнисә Кидрячева һәм Зилә Насыйрова. Фермадагы эш шартларыннан алар канәгать, иң мөһиме, хезмәт хакын вакытында түлиләр, бонуслар да бар: савып алган һәр литр сөт өчен окладка 2 сум өстәлә.
- Безнең ферма 200 баш савым сыерына исәпләнгән, - диде И.И.Бурангулов. – Тагын шул ук кадәр малны салкын ысул буенча асрау бинасына урнаштырырга мөмкин. Димәк, үсү өчен мөмкинлекләр бар. Ләкин авырлыклар да җитәрлек, барыннан да бигрәк, акча җитми. Намуслы эшләсәк, авырлыкларны җиңү юлларын табарбыз. Быел без, кредит чараларын кулланып, ашлык урып-җыю комбайны сатып алдык. Куелган бурычларны арытабан да үтәргә тырышачакбыз.