Сорауларга Татарстанның атказанган мал табибы, 50 елга якын эш тәҗрибәсе булган Мөхәммәт ШӘРӘФИЕВ җавап бирә.
– Сыерларда нинди авырулар еш очрый?
– Җәй көне малларның ашказаны тыгыла, үләннәр белән агуланалар. Бозаулаган сыерларның чүпләрен салмаган очраклар да була. Аннан соң, терлекләрнең тояклары еш җәрәхәтләнә, җиленнәре шешә. Соңгысы – мастит авыруы – сыерларда иң еш очрый торганы. Аның җиңелчә генә үтә торганы да, авыр формасы да бар. Җиңелчә узганда сыерның температурасы да күтәрелмәскә мөмкин. Ничек кенә булса да, шунда ук табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк, чөнки ул – бик нечкә җир. Дәвалаганда да бик игътибарлы булырга кирәк. Дөрес дәваламаганда, сыер сөтен бетерергә һәм хәтта сукыр да калырга мөмкин. Бу авырудан сакланыр өчен сыерны дөрес итеп, вакытында саварга кирәк.
– Маститны шприцлы дару белән дәвалаганда сыерларның күп очракта җиленнәре корый, дип ишеткән бар. Ни өчен шулай була икән?
– Дөрес әйтәсез. Монда сүз Мастисан даруы турында барырга тиеш. Анда өч төрле антибиотик кушылган. Кайвакыт сыерларны махсус ташлата торган Мастисан була. Белмичә кулланганда, әнә шундый күңелсез нәтиҗәгә китерергә мөмкин. Шуңа күрә мин хәзер ул даруны бик сак кына киңәш итәм. Аны һич кенә дә үз белдеклелегең белән кулланырга ярамый. Әлеге дару белән дәвалауның үз тәртибе, үз җае бар.
– Сыерның уртача гомер озынлыгы күпме?
– Безнең якларда 12 яшьтән узган сыер өлкән яшьтә булып санала. 15-16 яшьлекләр карт була инде. Уртача гына сөт биреп яшәгән сыерлар була. Андыйлар 18 яшькә кадәр 9–12 литр сөт биреп килә. Сөтле нәсел исә тәүлегенә 25–30 литр сөт бирә. Составында протеин, кальций, фосфор булган яхшы печән белән тәрбияләгән маллар картаймый. Сыер сөтен җиде тапкыр бозаулаганчыга кадәр арттыра. Ә инде сигезенче тапкыр бозаулаганнан соң сөте кими башлый. Әлеге яшьтән соң башка күрсәткечләре дә кимүгә таба бара. Моннан тыш, бозаулатасы сыерны ике ай алдан сөтен ташлатырга кирәк. Ял иттермәсәң, ул сөт бирми. Сыер каплатылганчы 2-3 ай сөтне яхшы бирә, чөнки аның лактация чоры – 305 көн. Калган вакытны ул ял итәргә тиеш.