Авыл тормышы
+21 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ТЕРЛЕКЧЕЛЕК
22 ноябрь 2019, 17:27

ЮГАЛГАН МАЛНЫ ТИЗ ГЕНӘ ЭЗЛӘП ТАБЫП БУЛАЧАК ДИЛӘР

Малларга куелган махсус билгеләр, аның кемнеке булуын, кайда яшәвен дә күрсәтәчәк.

Җәй буе малларын югалтып, аларны көне-төне эзләп интеккән халык озакламый җиңел сулар дип ышанасы килә. Имеш киләчәктә малларга куелган махсус билгеләр, аның кемнеке булуын, кайда яшәвен дә күрсәтәчәк.


Дәүләт җыелышы-Корылтай депутатлары терлекләрне теркәүне, ягъни идентификацияләүне тоташ Русия буенча башкару кирәклеге турындагы тәкъдим-башлангыч белән чыкты.


Һәр терлеккә 11 хәрефтән һәм саннардан торган билге биреп, аларны бердәм электрон базада теркәү бик күп мәсьәләне хәл итәргә ярдәм итәр иде. Мәсәлән, алар катнашлыгында юл һәлакате булган очракта, яисә маллар югалганда. "Поиск животных" дигән махсус кушымта ярдәмендә малның хуҗасын һәм аның кайда яшәгәнен дә билгеләп булачак.


Әйткәндәй, республикада тотылучы терлекләрнең 95 процентында мондый билге бар инде. Әмма бу эшне туктатырга ярамый.
Читайте нас: