Авыл тормышы
-2 °С
Кар
Барлык яңалыклар
ТЕРЛЕКЧЕЛЕК
17 гыйнвар 2020, 13:55

ТЕРЛЕКЧЕЛӘРНЕҢ КАНИКУЛЛАРЫ ЮК

Район фермаларында җаваплы чор – маллар кышлату бара. Аннан да бигрәк бу гомум көтүнең киләчәгенә нигез салыну чоры, чөнки терлекчеләрнең эше дөрес оештырылуга, үзенә беркетелгән участокта биремне ничек үтәвенә савымнар, малларның артымы, баш саны саклап калынуы бәйле.

Район фермаларында җаваплы чор – маллар кышлату бара. Аннан да бигрәк бу гомум көтүнең киләчәгенә нигез салыну чоры, чөнки терлекчеләрнең эше дөрес оештырылуга, үзенә беркетелгән участокта биремне ничек үтәвенә савымнар, малларның артымы, баш саны саклап калынуы бәйле.

Чуртан авылы сөтчелек фермасында без үткән дүшәмбе булдык. Бу Салават агрофирмасы җәмгыятенең өч фермасының берсе. Биредә 100 баштан артыграк мал асрала, шуңа күрә һәр малны кадерләп тәрбиялиләр. Безне озатып йөргән сөтчелек фермасы мөдире Зиләвир Фәткуллин ферма коллективы зур түгел, әмма эшсөяр – барысы да терлекчелек эшенә гомерен багышлаган тәҗрибәле кешеләр. Сыер саву операторлары Светлана Кәлимуллина һәм Илзира Ишмөхәммәтова , мәсәлән, хуҗалыкта иң яхшы савучылар. Аларны бишъмеңчеләр дип йөртәләр, чөнки аларның төркемнәрендә һәр савым сыердан еллык савым күптән 5 меңнән арткан. Сөтчелек производствосында алдынгы савучыларны Айгөл Гугучкина алмаштыра. Декабрь аенда хуҗалыкта тулай савым 17671 килограмм тәшкил иткән. Тулаем хуҗалыкта үткән елның гыйнварында бу күрсәткечләр арткан, биредә Чоңгыр терлекчеләренең өлеше зур. Фермада терлекләр тәрбияләүдә терлекчеләр Илдар Яппаров, Зөлфир Мусин көйле эшли, ә Филүс Фәткуллин сөт җайланмаларының тоткарлыксыз эшләвен тәэмин итә, кыскасы, фермада барлык механизмнарның эшләве өчен җаваплы, яшь булуына карамастан, эшен яхшы башкара.

-Бозауларны саклап калуга һәм аларның артымына аерым игътибар бирәбез, - дип дәвам итә ферма мөдире, - шунысын әйтергә кирәк, безнең савучылар бозауларны бала караган кебек карый. 20 көнгәчә үзләре тәрбияли, сөт эчерә, сәламәт булып үссеннәр өчен тырыша. Бераз ныгынган бозаулар хәстәрлекле һәм тәҗрибәле бозау караучы Эльвира Кәлимуллинага күчә. Сыерлар күпләп бозаулаган вакытта аңа ире Ирек Кәлимуллин ярдәмгә килә. Терлекләр белән эштә мондый гаилә подряды отышлыдыр дип уйлыйм, чөнки алар эшкә бар күңелен биреп, өйләрендәге сыман җиренә җиткереп башкара.

Кышлату чорында терлекләргә дөрес итеп төзелгән рацион зур әһәмияткә ия. Чоңгыр сөтчелек фермасында көн саен баланслаштырылган азык – 10ар килограмм силос, 20шәр килограмм сенаж, мотлак фураж һәм эшкәртүче предприятиеләрдән калдыклар ала. Әле күптән түгел генә сыерларның утлыгында тагын бер сөт арттыручы – чөгендер түбе барлыкка килде. Мал азыгы Үрге Усылы мал азыгы цехында әзерләнә, аннары хуҗалыкның барлык терлекчелек фермаларына таратыла.

Терлекчелек үзенчәлекле тармак, бу тоткарлыксыз производство. Малларны бер генә көн дә караучысыз калдырып булмый, шуңа да минем яңа ел бәйрәмнәре ничек үтте дигән соравыма Светлана һәм Илзира шаяртып: “Эштә!” дип җавап кайтарды. Гаиләләре янында Яңа ел табыны да, котлашулар да булган, әлбәттә. Әмма билгеләнгән вакытта савучылар һәм терлекчеләр, бәйрәм булуга карамастан, фермага тәрбияләнүчеләре янына ашыккан.

-Җитәкчелеккә рәхмәт, - ди алар, елмаеп, - ферма мөдире Зиләвир Миневәли улы бар яклап та ярдәм итә, тәҗрибәле белгеч, күп еллар хуҗалыкта баш ветеринария табибы булып эшләде, шуңа да терлекчеләрнең көндәлек мәшәкатьләрен аңлап тора. Яңа ел бәйрәме алдыннан ферманың “кызыл почмагында” бизәлгән чыршы каршы алды. Кыш бабайдан татлы бүләкләр дә булды, коллектив белән бергәләп чәй табыны артында сөйләшеп утырдык. Безнең кәефне күтәреп чыршы әле дә тора.

Коллективның үзара аңлашып яшәве, уңышка максат куеп эшләве нәтиҗәләрен бирми калмый. Салават агрофирмасы җәмгыятенең икътисади мәгълүматлары буенча 2020 елның гыйнвар башына Чоңгыр 3 санлы сөтчелек фермасы тулай сөт саву буенча хуҗалык фермалары арасында алдынгы урында, елына бер савым сыердан сөт савып алу буенча да урындагы савучылар иң яхшы нәтиҗәләрне күрсәтә. Фермада малларның баш санын саклап калу 100 процент тәшкил итә, уртача тәүлеклек артым – 650 грамм.

Л.ПЫЛАЕВА.
Автор фотосы
Илзира Ишмөхәммәтова, Светлана Кәлимуллина
Зиләвир Фәткуллин

Читайте нас: