

Йорт хуҗалыгын авырулардан ничек сакларга?
Җәйге чорда күп кенә хуҗалар терлекләрен яңарта, көтүләрен арттыра, актив рәвештә кош-корт сатып ала, һәм еш кына игъланнар буенча мөрәҗәгать итеп, ә бу кайчак “аю хезмәте” булып чыга. Булган малларны авырулардан саклау, үзеңнең һәм якыннарыңның сәламәтлеген саклап калу һәм икътисади зыянга юлыкмас өчен нәрсә эшләргә кирәклеге турында Стәрлетамак районара ветеринария станциясе начальнигны Г.Н.ФӘХРЕТДИНОВА белән әңгәмәләштек.
- Гүзәл Наилевна, республика территориясенә мал-туар авыруларының килеп керүе проблемасы никадәр актуаль?
- Эпизоотик хәл чыннан да киеренке кала. Русия территориясендә һәм күрше илләрдә кош гриппы, бруцеллез, дуңгызларның африка чумасы (АЧС), шулай ук котыру кебек аеруча куркыныч авырулар кабынуы теркәлә. Кагыйдә буларак, игъланнарда яхшы токымлы терлек тәкъдим ителә, ә бәяләре чагыштырмача түбән тоела. Еш кына “тере товар” туп-туры өйгә китерелә, тиз генә абзарга кертелә. Сатып алучының акчасы тиз арада сатучы кесәсенә күчә, ә китереп бирү бонус буларак тәкъдим ителә.
Бер көннән диярлек хуҗалыгыгызда авыру, хәлсез, азыктан баш тартучы һәм, бәлки, бераздан теге дөньяга күчәчәк мал барлыгын күрәчәксез. Игъланда күрсәтелгән телефон номеры буенча сатучы белән бәйләнешкә керергә тырышу аның челтәрдә булмавы турында хәбәр килү белән төгәлләнүе ихтимал.
- Нишләргә соң?
- Авырулар үтеп керүнең төп сәбәбе – хайваннарның ветеринария документларсыз законсыз әйләнеше, хайваннарны һәм терлекчелек продуктларын, билгеләнгән ветеринария нормаларын читләп, яшерен рәвештә урыннан урынга күчереп йөртү. Шуңа күрә мөгезле эре терлек, кош-корт, бал кортлары сатып алыр алдыннан яшәү урыны буенча дәүләт ветеринария хезмәте учреждениесенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Белгечләр шул җирлектәге эпизоотик хәлне аныкларга, сатучының хуҗалыгын иминлеккә тикшерергә һәм Русия Федерациясе һәм республика территориясендә булырга мөмкин чикләүләр турында белергә ярдәм итәчәк. Хәтердә тоту зарур: хайваннарны урыннан урынга күчереп йөртү, шул исәптән башка төбәкләрдән, дәүләт ветеринария хезмәте контроле астында башкарыла.
- Хайваннарның аеруча куркыныч авырулары кабынуы теркәлә икән, димәк, бу кагыйдәне шулай да бозалар?
- Кызганычка каршы. Шуңа күрә республика территориясендә дәүләт ветеринария күзәтчелеге астында булган товарларны ветеринария законнарын бозып сату фактларын ачыклау һәм кисәтү, шулай ук авыл хуҗалыгы малларын ветеринария озату документларсыз йөртүне кисәтү буенча даими рәвештә рейдлар үткәрү оештырылган. Чаралар дәүләт ветеринария хезмәте һәм республика Эчке эшләр министрлыгы подразделениеләре көче белән үткәрелә. Шулай, үткән айда гына уртак эш нәтиҗәсендә Уфа-Ырынбур Р-240 юлының 125 нче километрында мөгезле эре терлекне законсыз йөртүне кисәтеп булды. Ырынбур өлкәсеннән килүче бозаулар тиешле ветеринария озату документларсыз һәм идентификацияләү номерларсыз бара иде, шулай ук терлекне алып бару маршруты “Россельхознадзор” белән килештерелмәгән иде, бу эпизоотик иминлек өчен куркыныч тудыра.
- Арытабан мондый законсыз терлек белән нәрсә булды?
- Ветеринария табиблары малларны оператив рәвештә карантинга урнаштырды, тиешле чаралар комплексын үткәрде: аеруча куркыныч авыруларга лаборатор диагностика ясау өчен кан алды һәм хайваннарны идентификацияләде.
- Кош гриппы нәрсәсе белән куркыныч?
- Кош гриппы – ул кыргый һәм йорт кошларының авыруы, аны А гриппының РНКлы вирусы китереп чыгара. Кайчак авыру кешегә дә күчә, ул сулыш алганда вируслы кисәкчекләр күпләп кергәндә һәм пычрак куллар аша йога. Авыру чыганагы – чирле кош-корт. Кош гриппының ике төрен аералар: берсе бөтен кош-кортның берничә тәүлектә һәлак булуына китерә, икенчесе яшерен уза, һәм терлек симптомсыз авыру йөртүчегә әйләнә. Соңгысы кеше өчен аеруча куркыныч, чөнки аны ветеринария хезмәте озак кына ачыклый алмаска мөмкин.
- Кешегә үзен ничек сакларга?
- Кошчылык продукциясен ветеринария тикшерүе узган һәм сатуга рөхсәт алган сыналган тәэмин итүчеләрдән сатып алырга, үз хуҗалыгыңдагы кош-кортның кыргый кошлар белән контактка кермәвен күзәтергә, моның өчен кош-кортны ябып асрарга кирәк. Авыру яки үле терлек табылганда Роспотребнадзорга һәм ветеринария хезмәтенә хәбәр итәргә. Кош-корт авырулары белән көрәшү кешедә кош гриппын профилактикалауда хәлиткеч роль уйный.
- Бу авырудан вакцина бармы?
- Әлеге вакытта кош гриппына каршы вакцина җитәрлек күләмдә бар. Шуңа күрә профилактика үткәрү яхшырак булыр, бу кош-кортны авырудан сакларга ярдәм итәчәк.
- Хуҗалыкларында биохәвефсезлекне саклап калу өчен халыкка тагын нәрсә киңәш итәр идегез?
- Даими рәвештә дератизация (тычканнар һәм комаклар белән көрәшү) үткәрергә, биналарны дезинфекцияләргә һәм, әлбәттә, шәхси гигиена кагыйдәләрен һәм закон белән билгеләнгән ветеринария-санитария таләпләрен үтәргә. Мал-туарга бары тик термик эшкәртү үткән азык ашатырга кирәклеген хәтердә тоту мөһим.
Терлек, кош-корт үлгәндә, яисә шикле симптомнар ачыкланганда һәм малларны асрауга бәйле туган барлык сораулар белән Стәрлетамак районара ветеринария станциясенә мөрәҗәгать итегез. Аның адресы: Яңа Отрадовка авылы, Мәктәп урамы, 2; тел.: 8 (3473) 26-75-10, 8 (3473) 26-70-73.
Л. ПЫЛАЕВА әңгәмәләште.