Авыл тормышы
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ТУГАН ЯКНЫ ӨЙРӘНҮ
15 апрель 2019, 12:24

МУЗЕЙЛАР АРАСЫНДА ИҢ ЯХШЫЛАРЫ


Үсеп килүче буында гражданлык һәм патриотлык хисе тәрбияләүдә музейларның роле бәяләп бетергесез. Һәм күп кенә район мәктәпләрендә данлы тарих турында истәлекләр саклау буенча максатлы эш алып барыла. Моны 18 гыйнвардан 31 мартка кадәр үткән Бөтенрусия РФ белем бирү оешмалары музейлары конкурсының муниципаль этабы да күрсәтте.

Конкурста Бүреказган, Октябрь, Аючы, Васильевка, Үрге Усылы, Первомайский, Рязановка һәм Максимовка авыллары музейлары һәм музей почмаклары, Николаевка авылы мәктәбенең Преображеновка филиалы музей почмагы катнашты.

Катнашучылар арасында “Музейга виртуаль экскурсия” номинациясендә тамаша формасындагы “Презентация” белән Октябрь авылы мәктәбе музее 1 урынны яулады (җитәкчесе Л.В.Крылова). “Алар Туган ил өчен көрәште” экспозициясендә “Тарихның онытылган битләре. Якташыбыз Баландин Михаил Лукъяновичның сугыш юлы” дип аталган виртуаль экскурсия тәкъдим итте. Экскурсия Октябрь авылының мәшһүр кешесе, Бөек Ватан сугышында катнашучы белән таныштырды.


Икенче урынга лаек булган Үрге Усылы авылы мәктәбе музее да аерылып торды. Җитәкче В.Т.Гыймалова мәктәп музее активистлары белән бергә “Имай Насыйри”, “Безнең авыл”, “Крестьяннарның йорт кирәк-яраклары”, “Беркем дә, бер нәрсә онытылмый, “Туган якның матурлыгы – ташлар аша” экспозицияләрендә үз эшләрен күрсәттеләр. Монда авыл тарихы турында сөйләүче беренче тикшеренүләр хакында белергә мөмкин, анда шулай ук өлкән буын кешеләре хатирәләре, истәлекле вакыйгалар турындагы фотографияләр кулланылган иде. Стендларның берсе батыр Р.Р.Сәйфетдинов истәлегенә багышланган, ул 1996 елда уңышны янгыннан коткарган вакытта һәлак булган.


Музейда шулай ук безнең якташыбыз, язучы, республиканың күренекле дәүләт эшмәкәре Имай Насыйрины репрессияләү, аннары ребилитацияләү турындагы архив документларының күчермәләре сакланган. Аның хезмәт кенәгәсе күчермәсе дә бар. Ә Хәтер китабында Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган 213 якташ һәм авылдашларның исемнәре һәм фотографияләре урын алган (мәгълүматлар интернет-чыганакларыннан, гаилә архивларыннан, “Хәтер” китабыннан һәм музей материалларыннан җыелган).


Рязановка авылы мәктәбендә дә К.М.Касьянов җитәкчелегендә күп еллар инде бу юнәлештә эш алып барыла. Мондагы комплекслы мәктәп музее конкурска “Безнең якташлар – Бөек Ватан сугышы елларында Ватанны саклаучылар”, “М.С.Касьянов – Варяг батыры”, “Педагогия хезмәт ветераннары”, “Рязановка авылы урта мәктәбе тарихы” экспозицияләрен әзерләде. Нәтиҗәдә музей 3 урынны алды.


Рим Янгужин исемендәге Аючы авылы мәктәп музее “Музейга виртуаль экскурсия” номинациясендә “Видеоролик” формасында тәкъдим итеп, 1 урынны яулады (Б.Р.Ягафәрова). Аючыларның “Сезне музейга чакырабыз” видеоролигы 1812 елгы Ватан сугышы каһарманы, сотник Каһым Мордашев данлаган авыл тарихы турында бәян итүче экспозицияләр буенча экскурсия үткәрде. “Безнең якташлар – Бөек Ватан сугышында катнашучылар” экспозициясе бүлекләре “Ашкадар” колхозына кергән өч башкорт авылыннан 227 кешенең сугышка китүе, 112 яугирның яу кырларында ятып калуы турында сөйли. “Рим Янгуҗин” экспозициясендә якташ галимнең тормышы, аның казанышлары, фәнни хезмәтләре турында сөйләүче материал тупланган.


Васильевка авылы мәктәбендә музей фондын тулыландыру буенча тарих укытучысы Х.Г.Шәфиева җитәкчелегендә даими эш алып барыла (2 нче урын). Укучылар материаллар һәм экспонатлар буенча фәнни эшләр яза, тарих дәресләре, сыйныф сәгатьләре, сыйныфтан тыш чаралар үткәрелә. Бу юлы да җитәкче конкурстан читтә калмады, Яшь техниклар станциясенең “Чыганаклар” берләшмәсендә шөгыльләнүчеләр белән бергә алар тарих-крайны өйрәнү музеен тәкъдим иттеләр, анда алар авылның барлыкка килүе һәм тарихы, аның күренекле кешеләре турында сөйләделәр.


Первомайский авылы мәктәп музее буйлап виртуаль видео-экскурсия (З.Г.Байназарова) Бөек Ватан сугышында катнашкан якташлары турында сөйләде, авылның барлыкка килү тарихы, борынгы ата-бабаларның көнкүреш әйберләре, якташларының данлыклы сугышчан һәм хезмәт батырлыклары турында сөйләде. Бу эш 3 нче урынга лаек булды.

Преображеновка авылы музей активистлары (А.А.Рәхмәтуллин) үзләренең эшендә мәктәп тарихы, төрле еллар укытучылары турында зур материал туплаган. Шушы авылда туып үскән СССР Герое А.Я.Сухоруков турында экспозиция музей почмагының горурлыгы булып тора. Шунысы кызыклы, Алексей Яковлевичны 1943 елда шәхсән К.К Рокосовский званиега тәкъдим иткән. Николаевка авылы мәктәбенең Преображеновка авылы филиалының сугышчан һәм хезмәт даны музей почмагы “Музейга виртуаль экскурсия” номинациясендә мәктәп музей почмакларыннан беренче урын алуы юкка гына түгел.

Муниципаль этапта җиңүче Октябрь һәм Аючы авыллары мәктәп музее эшләре конкурсның республика этабында катнашачак.
Читайте нас: