Авыл тормышы
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
ТУГАН ЯКНЫ ӨЙРӘНҮ
1 июль 2019, 16:32

МӘКТӘП МУЗЕЕНДА – ТУГАН ЯК ТАРИХЫ


“Туган төяккә, туган мәдәнияткә, туган авыл яки шәһәргә , әти-әнигә, туган телгә сөю кечкенәдән – гаиләңә, торагыңа, мәктәбеңә сөюдән башлана; арта барып, бу сөю үз илеңә – аның тарихы, үткәне һәм киләчәгенә күчә, ә аннары – бөек кешелек дөньясына, кешелек тарихына!”
Мәдәният һәм әдәбият эшлеклесе, академик Дмитрий Сергеевич Лихачёвның шушы сүзләре укучыларда мөһим рухи-әхлакый кыйммәтләр тәрбияләргә булышучы мәктәп музееның әһәмиятен раслый. Мәгариф учреждениеләре музейлары – Ватан мәдәниятенең чагу күренеше, дип ышаныч белән әйтергә була.
Талач авылының крайны өйрәнү музее моңа чагу мисал. Анда авылыбыз һәм туган төягебез тарихына бәйле эскпонатлар саклана һәм өйрәнелә.


Крайны өйрәнү музеен оештыру инициаторы булып тарих укытучысы Г.М.Әскарова чыгыш ясый. Гатифә Мозафар кызы 1928 елда Түбәнге Усылы авылында туган. Урта мәктәпне тәмамлаганнан соң шул ук мәктәптә эшли һәм читтән торып Стәрлетамак укытучылар институтында укый. Әскарова авылда зур җәмәгать эше алып бара, КПСС сафларына бик иртә керә.


1959 елда Гатифә Талач сигезьеллык мәктәбенә тарих укытучысы булып күчә. Күчүе тормышындагы шатлыклы вакыйгага бәйле була: ул Талач егете Гыйндәлиф Мәхмүтовка кияүгә чыга. Яшь укытучыны барсы да ошата: мәктәп коллективына тиз үк өйрәнеп китә, укучылар да аны ярата. Яшь тарихчының дәресләренә кергәндә мәктәп директоры Ә.К.Әһлиуллин укытучының яңа материал аңлатканда иске акчалар һәм башка күзгәзмә әсбаплар куллануына игътибар итә. Әхмәт Кәбир улы дәрескә анализ ясаганда укытучының педагогик алымын билгели һәм аңа булачак музейга экспонатлар җыю өчен крайны өйрәнү түгәрәге оештырырга тәкъдим итә. Әскарова кушкан эшкә зур теләк белән тотына. Укучылар арасында тарих белән мавыгучылар байтак була. Оештырылган түгәрәкнең нигезен алар тәшкил итә.


1965 елның язында Гатифә Мозафар кызы түгәрәк әгъзалары белән Асау елгасы буена экскурсия оештыра. Балалар елга ярларын җентекләп тикшерә, язгы сулар юдырган өске катламнарны бигрәк тә. Таш булып каткан зур тешне тапкач (фаразлануынча, мамонт теше), гаҗәпләнәләр һәм шатланалар. Тешне мәктәпкә алып киләләр. Ләкин аны кайда сакларга? Булачак музейга махсус бүлмә бүлү мәсьәләсе хәл ителмәгәнгә, экспонатларны директор кабинетында җыярга карар итәләр. Ләкин берчак теш юкка чыга. Кыйммәтле табышның кайда булырга ихтималлыгын тикшерә башлыйлар. Аны, тузан җыеп тормасын дип, җыештыручы чыгарып ташлаганы ачыклана... Ләкин балалар һәм аларның укытучысында экспонат белән булган бу күңелсез хәл тикшеренү эше алып бару теләген сүрелтми. Һәм бәхет аларга янә елмая! Яшь эзтабарлар мамонтның бәрмә тешен табалар.


Мәктәп директоры укытучыларның иҗади инициативаларын һәрчак хуплый. Тиздән тикшеренү эше белән география түгәрәге әгъзалары да кызыксына башлый. Ул түгәрәккә Рәйсә Сөнәгать кызы Солтанова җитәкчелек итә. Балалар Талач авылы тирә-ягындагы файдалы казылма үрнәкләрен җыялар. Аларның эше нәтиҗәсендә 20дән ашу минерал һәм файдалы казылмадан торган күргәзмә барлыкка килә. Аларны география кабинетында урнаштыралар. Менә шундый кечкенә геологик музей барлыкка килә! Мәгълүм булуынча, мәктәп музейлары гына түгел, атаклы музейлар да экспонатларны берәмтекләп җыялар!


Кырмыскалы авылы ягындагы тауда табылган кара таш шаккатыра. Үрнәкләрне Уфага, Геология көньяк идарәсенә илтәләр. Анда бу ташның тимер рудасы эреткәннән соң калган шлак булуын аңлаталар. Талачта руда чыгарганнармы? Менә сиңа мә! Җәйге экспедиция чорында геологлар безнең авылга да кереп чыга һәм кайчандыр тимер рудасы шахталары булган урыннарны күрсәтә. Шулай итеп, без география, археология һәм туган як тарихы буенча кыйммәтле мәгълүмат алдык.


Крайны өйрәнү эшебез белән Көньяк Урал геология идарәсендә дә кызыксындылар. Солтанова авыл тирәсендә табылган файдалы казылмаларның тасвирламасын бирде, алар табылган урыннарның картасын эшләде, география түгәрәге әгъзаларының нәрсә белән шөгыльләнүен сөйләде. 1968 елның кышкы каникулында безнең яшь геологларны Көньяк Урал геология идарәсенең Идел-Урал бүлекчәсенә геология буенча семинарда чыгыш ясарга чакырдылар. Туган як геологиясе буенча тикшеренү эшен яхшы оештырган өчен Талач мәктәбенә ВЛКСМ Үзәк комитеты Мактау грамотасы һәм акчалата премия бирелде. Мәктәп директоры Ә.К.Әһлиуллин – СССР Геология һәм геологик разведка министрлыгы профсоюзлар Үзәк комитеты Мактау грамотасы белән, ә география укытучысы Р.С.Солтанова “СССР җир асты разведкасы отличнигы” билгесе белән бүләкләнде.


Беренче уңыш Талач сигезьеллык мәктәбе крайны өйрәнүчеләрен канатландырды. Педагоглар, укучылар һәм аларның ата-аналары чардакларда, сарайларда борынгы эш коралларын, көнкүреш кирәк-яракларын эзли башлады. Әбиләр сандыкларыннан милли киемнәрен, бизәнгечләрен, чигелгән сөлге, намазлыкларын, тукылган паласларын, иске акчаларын тартып чыгарды. Физкультура укытучысы Латыйфулла Хәбибулла улы Рәхмәтуллин музей өчен берничә пар чабата үрде.


Музей эшен оештыру һәм алып бару үзенчәлекләрен өйрәнеп, Гатифә Мозафар кызы Әскарова җыелган материалларны системалаштырды, аерым бүлекләргә бүлде. Барыннан да бигрәк, музейда Талач авылы тарихы чагылыш тапты, анда Бөек Ватан сугышында катнашучыларның, атаклы талачлыларның исемнәре, мәктәп һәм аны тәмамлаган укучыларның тарихы язылды.


Археология бүлегендә мамонт сөякләре, тешләре, борынмөгез мөгезе бар. Геология бүлегендә – Талачның тирә-ягында табылган минералларның үрнәкләре. Талач курганы исә бәяләп беткесез тарихи табыш булып тора. Аны Мәктәп урамындагы 24 нче йортны төзегәндә таптылар. Курган турында материалларны яшь эзтабарлар һәм түгәрәк җитәкчесе бөртекләп җыйды. Борынгылар һәм авылның соңгы вакыттагы вакыйгалары турында башкорт ызбасы күрсәтә, ул чигелгән сөлгеләр (Сәрвәр Мәхмүтова һәм Асия Халикова бүләкләре), җитен пәрдә (Фатыйма Шәяхмәтова бүләге) белән бизәлгән. Борынгы җиһазлардан - чәй эчү һәм йоклау өчен сәке һәм бишек.


Эш кораллары тупланган бүлек тә экспонатларга бай. Менә туку станогы. Музейга аны Сәлим Әһлиуллин бүләк итте. Мөнәвәрә Ибәтуллина исә бу борынгы техниканы көйләп, анда тукып та карады. Йон эрләү, май язу җайланмалары, кул тегермәне, үзләре ясаган пычаклар, балталар һәм башка күп нәрсәләр бар. Йорт кирәк-яраклары да байтак: бидрәләр, балчыктан савыт-саба, агач кашыклар, чүмечләр, үтүк һәм башкалар.


Милли кием бүлеге музейга ямь биреп тора. Аны музейга Әхмәтшәриф Фәйзуллин һәм Мөнивәрә Абдуллина бүләк итте. Сугыш тарихы белән кызыксынганнар өчен дә биредә материаллар күп: уклар, кинжаллар, пуля гильзалары, солдат фляжкасы. Нумизматларга танышыр өчен тимер һәм кәгазь акчалар бар.


Музейда борынгы әйберләр генә куелмаган. Чөнки бүгенге көн – иртәгә тарих ул. Шуңа күрә без талачлылар турында гәзит материалларын елның-елы җыеп барабыз. Талач һәм безнең авылдашлар, шулай ук районның башка авыллары һәм халкы турында барыннан да бигрәк киңкүләм мәгълүмат чаралары арасында яраткан гәзитебез “Авыл тормышы” сөйли. Биредә басылганнар – безнең күңелгә якын тарих. Гатифә Мозафар кызы директор һәм укытучылар ярдәме белән музейда (ул мәктәп бинасы янкормасында урнашкан) авылның беренче укытучысы Юдаев Сәяхетдин белән очрашу оештырды. Аның турында мин Талач мәктәбе тарихы мәкаләсендә язган идем инде. Хәтерегезгә төшереп үтәм, чагыштырмача кыска вакыт эчендә (1922-1926 елларда, Күгәрчен районы Назаргол авылына күченеп киткәнгә кадәр) Сәяхетдин Баһаветдин улы авылда мәгарифне үстерү өчен күп нәрсә эшләгән, авылдашлары йөрәгендә тирән эз калдырган. Озак еллар нәтиҗәле педагогия эшчәнлеге өчен ул Ленин ордены белән бүләкләнгән. Аның кызы Зөләл Стәрлетамак районы авыл хуҗалыгы идарәсендә агроном булып эшләде. Ул Талачта икетуган апасы Мәхмүтова Саҗидә Сәхәбетдин кызында еш кунакта була иде. Саҗидә апага хәзер 93 яшь.


Мондый истәлекле, уникаль очрашулар берничә булды. Аларның берсе Талачның беренче коммунисты Г.Б.Килдин белән оештырылган иде. Гыйльметдин Баязит улы 1921 елда ВКП(б) сафларына керә, аңа Ленин белән очрашу бәхете тия.


Укучылар әтисе, Талач комсомол ячейкасының беренче секретаре Хисмәтуллин Шаһидулла турында кызы Клараның сөйләгәннәрен тын да алмый тыңлады.


Гатифә Мозафар кызы шулай ук кунаклар, безнең һәм районның башка мәктәпләреннән укучылар өчен “Музей атналыгы” вакытында экскурсияләр үткәрә белгән экскурсоводлар әзерләде.


Музейның бай материалын укытучылар дәресләрдә һәм дәрестән тыш чараларда, балалар белән фәнни-тикшеренү конференцияләр һәм конкурсларга әзерләнгәндә куллана.


Талачның 350 еллыгына багышланган мәкаләләр өстендә эшләгәндә мин дә музей материалларына, китапханәче, гәзит хәбәрчесе Габидуллина Фәүзия Барый кызы альбомнарына мөрәҗәгать итәм. Бу альбомнар турында мәктәп директоры, язучы, публицист Әһлиуллин Әхмәт Кәбир улы да рәхмәт әйтеп язган иде.


Гатифә Мозафар кызы Әскарова 1993 елга кадәр мәктәп крайны өйрәнү музеена җитәкчелек итте, ягъни лаеклы ялга киткәнче, яшьләргә үз эшенә тугрылык үрнәге күрсәтте. Ул беркайчан да арыдым дип зарланмый иде. Аңа һәрвакыт башка укытучылар эшли алмаган “авыр” классларны бирәләр һәм эшсөярлеге, максатчанлыгы, изге кырыслыгы, сабырлыгы белән ул берничә айда балаларны тату коллективка туплый иде.


Мәктәп коммунистлары Г.М.Әскарованың эшсөяр, тәртипле, кешелекле, кешеләргә ихтирамлы булуын исәпкә алып, мәктәп партия оешмасы секретаре итеп сайлады. 10 елдан ашу ул мәктәп коммунистлары вожагы булды, укыту-тәрбия процессын дөрес оештыруда администрациягә булышлык итте. Аның озак еллар нәтиҗәле хезмәте дәүләт бүләкләре – “В.И.Ленинның тууына 100 ел тулуны билгеләү уңаеннан. Батыр хезмәт өчен” медале, РСФСР һәм БАССР Мәгариф министрлыклары Мактау грамоталары һәм башкалар белән билгеләнгән.


Гатифә Мозафар кызы өчен язмыш биргән иң зур бүләк – аның улы Хәниф, килене Зәнфирә, оныклары Айгөл һәм Рөстәм. 30 ел инде Хәниф Гыйндәлиф улы һәм Зәнфирә Зәки кызы Мәхмүтовлар авыл халкы һәм тирә-як яшәү пунктлары халкы саулыгын саклый. Алар тату, бердәм гаилә үрнәге. Якыннары Гатифә Мозафар кызы турында хәстәрлек күрә һәм ярата. 91 яшендә ул улына дөрес тәрбия бирүенең нәтиҗәсен күреп яши.


1994 елдан алып музейны тарих укытучылары, безгә юллама белән эшкә килгән Таһир Хәмзә улы Кудакаев һәм Әлфир Гыйндәлиф улы Фәйзуллин җитәкләде.


Соңгы елларда музейга талачлы – тарих укытучысы Хәлиуллин Илдар Фәйзрахман улы Хәлиуллин җитәкчелек итә. Белемле, үз эшен яхшы белгән укытучы ул.


Үткән еллар битләрен актарып, хатирәләргә чумабыз, тарихта шәхеснең роле нинди булуын аңлыйбыз! Безнең мәктәптә талантлы укытучы Әскарова Гатифә Мозафар кызы эшләве нинди бәхет! Ул булдырган музей үсеп килүче буынга патриотик тәрбия бирүдә, тарихны, туган як табигатен танып белүдә зур роль уйный. Аның алдында түбәнчелек белән баш иябез!


Читайте нас: