Хәерле көн, якташлар! Мин Стәрлетамак районы Дергачёвка авылы тарихы турында материаллар җыям. Күп нәрсә эшләнелде, бигрәк тә – авылга беренче булып күчеп килүчеләр, раскулачить итү, беренче колхозлар турында. Әмма анда аз гына булса да яшәп киткән кешеләр турында сораулар әле бик күп – әллә алар раскулачивать иткәндә югалган, әллә Бөек Ватан сугышы чорында күченеп киткән (яки һәлак булган).
Әгәр берәрегезне кызыксындырса, бу авыл кешеләре турында тулырак мәгълүмат бирә алам. Дергачёвка авылы турында китапка эләгү мөмкинлеге дә бар!
Купчий кәгазьләренә ярашлы, беренче булып килеп урнашучыларга Богданов, Бокатько, Бугай, Гладченко, Деркач, Дзигоря, Жалдак, Жидко, Замула, Коваленко, Колодько, Крикля, Куницкий, Мамон, Микитась, Негода, Олешко, Онищенко, Петухов, Полонский, Сокол, Тарасов, Тертыченко, Труш, Федько, Холод, Шаповал фамилияле гаиләләр керә.
Озакламый Дергачёвка буенча метрикаларда Белоножка, Безродный, Бережков, Бойко, Болотов, Бутенко, Василенко, Величко, Вершинин, Доброгорский, Диденко, Жеребов, Жижуля, Зелёных, Карпов, Козырев, Кондрашев, Кравченко, Крючинов, Кутья, Малый, Марченко, Мирошниченко, Могилка, Момса, Пастухов, Поденежный, Пура, Ротач, Самуськов, Сиволап, Сидоренко, Скляр, Спевак, Супруненко, Черкасс гаиләләре барлыкка килгән.
1920 елдан соң һәм колхоз төзелә башлаган чорда документларда Алымов, Белоусов, Бондаренко, Великий, Волков, Гиза, Гноевой, Долгий, Ильин, Качан, Кулак, Нестеренко, Никитенко, Фридрих, Федоров, Шевченко фамилияле йорт хуҗалары булуы күзәтелә.
Дергачёвкада мондый фамилияләр калмады диярлек, шуңа сезгә мөрәҗәгать итәм, әгәр атап үтелгән фамилияләр буенча берәр мәгълүматыгыз булса, зинһар, хәбәр итегез.
Хөрмәт белән Эльвира ТАРАНОВА.