Авыл тормышы
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар

ТАРИХНЫ САКЛАУЧЫЛАР –МУЗЕЙЛАР

Стәрлетамак районында музейларга 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган смотр-конкурс үтте.

Стәрлетамак районында музейларга 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган смотр-конкурс үтте.

Берничә этаптан торган конкурста төрле юнәлештәге музейлар һәм музей почмаклары катнашты. Беренче этапта учреждениеләр оештыру комитетына тиешле документацияне тапшырды. Алдагы этапта конкурс комиссияләре урыннарга барып юнәлешләре буенча музейлар эшчәнлеген бәяләде. Конкурс комиссиясе әгъзаларына мәгариф һәм мәдәният учреждениеләре музейларын карап, аларның эшчәнлеге белән танышу өчен берничә көн кирәк булды.

Музейларны бәяләгәндә аның матди-техник торышы, музейдагы әйберләрне исәпкә кую һәм саклау, экспозиция эше кимәле, аны дәресләрдә , түгәрәк занятиеләрендә куллану, тематик стендлар оформить итү, музей эшендә яшәү пунктларыннан укучылар һәм халыктан активистлар катнашуы, эзләнү һәм тикшеренү эшләре һәм башкалар каралды.

Музейларга смотр-конкурс үсеп килүче буынга рухи-әхлакый һәм патриотик тәрбия бирүдә музейларның ролен арттыру һәм эшчәнлеген активлаштыру, яшьләрдә туган як тарихына, халыкның сугышчан һәм хезмәти батырлыгына ихтирам тойгысы тәрбияләү, музейлар эшен ачыклау һәм тәҗрибәсен тарату максатларында үткәрелде.

Күп кенә музейлар үзләренең кызыклы эшләнмәләрен, уникаль экспонатлар, араларында - төрле борынгы көнкүреш кирәк-ярагы, ата-бабаларыбызның эш кораллары, милли киемнәр, яшәү пунктлары һәм туган якны данлаган якташлар тарихын сөйләгән экспозицияләр тәкъдим итте. Кайбер музейлар тарихы 30 һәм хәтта аннан да ашу ел яши. Бу чорда музей фондын тәшкил иткән бай материал тупланган.

Музейларда Бөек Ватан сугышында катнашкан батыр якташларыбызның фотолары һәм исемлекләре белән стендлар аерым урын алып тора. Музейлар экспозицияләрендә фронт реликвияләре – вакыт үтү белән саргайган хатлар, фотографияләр, сугыш чоры документлары, солдат көнкүреш әйберләре саклана. Экспозицияләр алдагы буыннарга безнең халыкның тиңдәшсез батырлыгы турында истәлекне сакларга булышлык итә.

Мәктәпләрдә булдырылган музейлар өстәмә белем бирү формаларының берсе булып тора. Ул бергә иҗат итүне, активлыкны, үзаллылыкны, тәрбияви һәм танып белү әһәмиятенә ия материалларны оформить итү һәм эшкәртүне үстерә. Музей эшчәнлеге барышында балаларда табигый байлыкларны, туган як мәдәниятын саклауда җаваплылык, кече туган илләренең үткәненә һәм хәзергесенә катнашлыклары барлыгы тойгысын формалаштыра. Музейларда тәкдим ителгән материаллар һәм экспонатлар буенча укучылар һәм студентлар фәнни-тикшеренү эшләре яза. Биредә сыйныф сәгатләре, батырлык дәресләре, төрле класстан тыш чаралар үтә.

Конкурс комиссиясе район музейларында һәм музей почмакларында булганнан соң конкурсның соңгы этабы – йомгаклар ясау җитте.

▲ Услыбаш китапханәсе музей почмагы. Китапханәче О.С.Патраева

Жюри алдында смотр- конкурста катнашучылар арасыннан иң яхшыларын сайлап алу бурычы торды. Нәтиҗәдә җиңүчеләр һәм призерлар өч номинациядә: “Паспортлаштырылган музейлар”, “Паспортлаштырылмаган музейлар” һәм “Музей почмаклары” буенча билгеләнде.

Паспортлаштырылган музейлар арасында Талач авылы мәктәбе музее бертавыштан җиңүче дип танылды, анда авыл тарихы һәм табигате, халык йолалары һәм көнкүреше турында бай материал җыеп системага салынган. Октябрь авылы мәктәбенең хәрби һәм хезмәт даны музее икенче призлы урынны яулады. Үрге Усылы һәм Васильевка авыллары мәктәпләре музейлары өченче урынны бүлеште.

“Паспортлаштырылмаган музейлар” номинациясендә Яңа Федоровка авылы музее җиңүче булды. Икенче һәм өченче урыннарда, ярашлы рәвештә, Покровка авылы (Куганак авыл Советы биләмәсе) һәм Рощинский авылы мәктәпләре музейлары.

▲ Талач авылы мәктәбе музее

Комиссия әгъзалары уртак фикеренчә, музей почмаклары арасында Услыбаш китапханәсе музей почмагы җиңүче булды. Чуваш халкының көнкүрешен һәм йолаларын, төрле чорда тормыш рәвешен чагылдырган тупланган материал жюри әгъзаларында зур тәэсир калдырды. Икенче урынны лаеклы рәвештә Садовка авылы мәдәният йорты музее алды.

Берничә музей махсус номинацияләрдә билгеләнде: “Иң яхшы милли мәдәният, хәрби һәм хезмәт даны музее” – Золотоношка китапханәсе һәм Р. Янгуҗин исемендәге Аючы авылы мәктәбе; “Иң яхшы балалар бакчасы почмагы” – Төрешле авылы балалар бакчасы; “Иң яхшы хезмәт даны музее” – Рощинский авылы мәдәният сарае.

Җиңүчеләргә һәм призерларга дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр биреләчәк.

Конкурсны оештыручыларга булып район Хакимиятенең Мәдәният, спорт, яшьләр сәясәте һәм җәмәгать оешмалары белән үзара хезмәттәшлек итү идарәсе, мәгариф бүлеге һәм Башкортстан сугыш, хезмәт, Кораллы көчләр һәм хокук саклау органнары (пенсионерлары) республика җәмәгать оешмасының Стәрлетамак район оешмасы чыгыш ясады.

Г. ТИМЕРБАЕВА әзерләде.

Автор фотосы.

Читайте нас: