Авыл тормышы
-1 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ТУГАН ЯКНЫ ӨЙРӘНҮ
4 сентябрь 2020, 11:45

“ГЕОГРАФИЯ БИОГРАФИЯНЕ ҮЗГӘРТМИ”,-

ди Дәүләт Думасы депутаты, “Башкортстан кешеләре” масштаблы проект җитәкчесе һәм авторы Инга Юмашева. Бу эш кысаларында ул 2 сентябрьдә безнең районда булып китте.

“Башкортстан кешеләре” проекты якташлыкка охшаш. Ул Башкортстанны яраткан, анда туган, яшәгән, безнең республикага туристлар сыйфатында килгән, төбәктән чыккан данлыклы кешеләр булып, чит җирдә яшәп тә аны онытмаучыларны берләштерә.

- Проектның идеясе – кече туган илгә хезмәт итү үрнәген күрсәтү, меценатлар белән очрашу, бу культураны федераль кимәлдә популярлаштыру. Без якташлар командасы төзедек, алар бу эшкә җиң сызганып тотынды. Республика аръягында очрашу гына түгел, ә төбәкне яратуны эштә дә күрсәтү мөһим. Башкортстаннан киткән кеше үзенең кече туган иле белән бәйләнешне югалтмаска тиеш. Төбәкне онытмаган, аңа ярдәм иткән кешеләр күбрәк булсын иде. Стәрлетамак районында аның үсешенә үз өлешен кертүче геройлар булуына бик шатбыз, - ди Инга Альберт кызы.

Бу проект кысаларында И.А.Юмашева эш сәфәре белән барган исемлектә безнең район утыз җиденче. Ул танылган якташлар белән очрашты, районның тарихы һәм бүгенгесе белән танышты.

Рәфис Әбделхәй улы Кантюков үзенең туганы Рәфкать Әбделхәй улы турында сөйләде. Ул республикадан читтә яшәсә дә, үзенең туган ягына битараф түгел. Аның инициативасы белән һәм шәхси акчасына Кантюковка авылында “Суфия” мәчете төзелде, суүткәргеч, юллар салынды, җәмәгать урыннары төзекләндерелде.

- Тормышта күп нәрсәгә ирешкән якташларыбыз бихисап. Туган якка барысы да ярдәм итсен иде, шунда ул чәчәк атачак, - дип исәпли Рәфис Әбделхәй улы.

Инга Юмашева данлыклы “Суфия” мәчетендә булды. Монда аны бу изге урынның төзелү тарихы һәм риваяте белән таныштырдылар.

- Мәхәббәт һәм күңел җылысыннан башка мондый матурлыкны тудырып булмый, - дип билгели Инга Альберт кызы.

И.А.Юмашева Яшь техниклар станциясе методисты белән очрашты. Фарат Шәһимәрдән улы Минебаев үсеп килүче буынны тәрбияләүгә зур өлеш кертте. Ул үзенең укучыларының уңышлары һәм бердәм эш үзенчәлекләре турында сөйләде. Укучылар Ф.Ш.Минебаев җитәкчелегендә башкарган эшләрен күрсәтте. Алар ясаган күп кенә приборлар авыл җирендә куллануга тәгаенләнгән.

Районны үстерү планнары, аның перспективалары, биредә яшәүчеләр һәм якташлар белән эшләү турында И.А.Юмашева Стәрлетамак районы муниципаль район Советы рәисе Мидхәт Биктимер улы Мусакаев белән сөйләште.

- Авыл хуҗалыгын үстерү буенча безнең район республикада алдынгылар исәбендә. Ел саен халык саны артуы күзәтелә. Без Уфада һәм илнең башка шәһәрләрендә Стәрлетамак районы якташлар берләшмәсе булдырдык. Авылларга яшь белгечләрне җәлеп итү өчен шартлар тудырдык, - ди М.Б.Мусакаев.

Шунысы сөендерә, районыбыз үзенең мәдәнияте, милли колориты, тарихы, талантлы һәм эш сөючән халкы, туган якка битараф булмаган кешеләре белән бай.

Н.СТУКАЛОВА.

Ю.НЕСТЕРЕНКО фотосы.

Читайте нас: