Авыл тормышы
-1 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ТУГАН ЯКНЫ ӨЙРӘНҮ
12 март 2021, 13:00

СТӘРЛЕТАМАК РАЙОНЫ ТУРЫНДА КИТАП ЧЫКТЫ

Безнең якның мәдәни тормышында зур вакыйга – “Стәрлетамак районы. Зур юл этаплары” дип исемләнгән китап дөнья күрде. Ул муниципаль районның 90 еллыгына багышланган.

Безнең якның мәдәни тормышында зур вакыйга – “Стәрлетамак районы. Зур юл этаплары” дип исемләнгән китап дөнья күрде. Ул муниципаль районның 90 еллыгына багышланган. Китап үз битләрендә районның аякка басуы, аны төзекләндерү эволюциясе, икътисад, социаль инфраструктура үсеше, авыл хуҗалыгы предприятиеләренең, оешмаларның тарихы һәм бүгенгесе турында җентекле тарихи мәгълүматларны һәм архив материалларын, кайбер район кешеләренең биографияләрен һәм хәтирәләрен берләштерде.

“Стәрлетамак районы. Зур юл этаплары” – ул, энциклопедияне исәпләмәгәндә, тарихта район турында беренче китап. Бу фәнни-публицистик стильдәге күп планлы һәм киң форматлы әсәр. Бу безнең якның күп гасырлык тарихына һәм муниципалитетыбызның 90 еллык тарихына җәлеп итүче һәм мавыктыргыч сәяхәт. Китапта укучылар Стәрлетамак районы территориясенең ничек барлыкка килүе, аның тышкы кыяфәте ничек үзгәрүе турында тәфсилле сурәтләү табачак, күренекле урыннар белән танышачак. Районның, анда яшәүчеләрнең күпкырлы тормышы беренче тапкыр һәрьяклап та күрсәтелгән. Үзләренең данлыклы батырлыклары һәм алдынгы казанышлары белән район тарихына мәңгелеккә кергән кешеләр турында бәян итүләр аеруча кызыклы.

Китапта археологик һәм этнографик тикшеренүләргә зур игътибар бирелгән. Шулай, “Тарихның тере битләре” бүлегендә безнең якларга килеп урнашкан беренче күченеп килүчеләр, Алтын Урданың таркалу чоры, якташларның Беренче дөнья сугышында катнашуы, революция елларында яңа тормыш төзү, НЭП чоры турында хикәяләнә. Якташларыбызның Бөек Ватан сугышы елларындагы героик батырлыгы, сугыштан соң халык хуҗалыгын торгызуда хезмәт батырлыгы, тырыш хезмәт һәм районның чәчәк атуы, аның бүгенге торышы киң ачыла. Барысы да хронологик тәртиптә, конкрет исемнәр белән. Аерым бүлекләр районның күренекле шәхесләренә багышланган.

Китаптагы иллюстрацияләр аерым иътибарга лаек. Анда сирәк документлар күчермәләре дә, вакыйгалар һәм кешеләрнең архив фоторәсемнәре, шулай ук Стәрлетамак районы тарихы, көндәлек хезмәтләре белән туган ягыбызның иминлеген билгеләгән авыл кешеләренең тормышы чагу буяулар белән сурәтләнгән фотоматериаллар. Фоторәсемнәр авторы – Фотохудожниклар берлеге, РФ һәм БР Журналистлар союзы әгъзасы, Ш.Ходайбирдин исемендәге премия лауреаты, республиканың атказанган матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат хезмәткәре Юрий Григорьевич Нестеренко.

Район Хакимияте китапны булдыру инициаторы булды. 252 биттән торган проектны гамәлгә ашыру өстендә редакцион коллегия хезмәт куйды, аның составына районның билгеле һәм хөрмәтле кешеләре керде – Ә.И.Баһаветдинов, Р.М.Галиәкбәрова, М.М.Ишморатов, Е.Ф.Спевак, М.М.Хәмәдиев, Р.С.Хафизова, Р.С.Чиликина, Л.Ф.Шәяхмәтова. Әсәрнең җаваплы редакторы һәм корректоры – РФ һәм БР Журналистлар союзы әгъзасы, БР атказанган матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат хезмәткәре, “Сельские нивы” гәзите редакциясе ветераны Фирүзә Вәлит кызы Шагбалова.

“Китапны чыгаруга әзерләү җентекле эш таләп итте, анда редакцион коллегия әгъзалары, район гәзите журналистлары, район Хакимияте аппараты хезмәткәрләре, авыл биләмәләре башлыклары, район архивы, үзәк район китапханәсе хезмәткәрләре катнашты. Ярдәмнәре өчен барысына да рәхмәт”, - дип әйтелә китапның кереш сүзендә.

Юбилей уңаеннан чыккан басма укучыларга, бер-берсен үзләренең уникаль мәдәниятләре һәм күп гасырлык традицияләре белән тулыландырып, күп милләт вәкилләре зур тату гаилә булып яшәгән һәм эшләгән Стәрлетамак районы турында күбрәк белергә ярдәм итәр, дип ышана китап авторлары.

А.САРЫ.

Ю.НЕСТЕРЕНКО фотосы.

Читайте нас: