4 ноябрь тирәләрендә кар ява, барысы да инде пимада яки “прощай молодость” дип йөртелгән резин табанлы киез итекләрдә йөри иде. Мәктәпкә барганда балалар юлдагы бозлавыклардан шуып үтәргә онытмый иде. Салкыннан бит очлары алсуланган бала-чага кар көртләре барлыкка килгән урыннарда кыр букчаларында (ул заманда мондый сумкалар белән укырга йөрү “тренд” иде) яки фанерада тау шуа иде.
Тимераякларны озын бау ярдәмендә пималарга бәйләп чокырлардагы бозлавыкта шуарга, кулдан ясалган кәшәкәләр белән хоккей уйнарга чаба идек. Чокыр буйлап боз каткан елгага чыгасың да, шәһәргә кадәр шуып барырга була. Механизаторлар Куганак артында хоккей мәйданчыгы ясый һәм бу бөтен кеше өчен бәйрәм иде! Землянка казыйлар, мич урнаштыралар, хәтта агачны кисеп домино ясыйлар иде. Тирләп-пешеп, иң мөһиме салкын тидермичә, фронт блиндажында шикелле утырасың, морҗада җил ничек гүләвен тыңлыйсың, җылынасың... Соңрак тимераяклы ботинкалар, заводта эшләнгән кәшәкәләр һәм шайбалар килеп чыга башлады. Менә бу хоккей ичмасам – район ярышларын безнең авылда үткәрәләр иде.
Ә биек таулар, көмеш кар бөртекләре сырган кылганнар, куян һәм төлке эзләре... Алар безне үзенә тартып тора иде. Мәктәптән кайту белән тамак ялгап, дәресләрне карагач (кайчак анысы кичкә дә калдырыла иде инде), тау шуарга, йөгерергә, чаңгы юллары салырга чыгып чаба идек. Текә тауга менә һәм аска шуып төшә идек. Бездән кечерәкләр дә тауда чана шуа иде, сихри күктә йолдызлар кабынгач кына өйләргә таралыша идек. Ә салам өемендә ятулар, чатлама суыкларда да салкын түгел иде, йолдызларга карап, дустың белән сөйләшүләр, космос, киләчәк турында хыялланулар...
Өйдә телевизор көтә иде, без “В гостях у сказки”, “Фильм – детям”, “Будильник”, “Служу Советскому Союзу” карарга ярата идек. Яхшы тарихи фильмнар дүшәмбе кичендә була иде. Яки кичләрен җылы өйдә кызыклы китаплар укый идек: Любовь Воронкова “След огненной жизни”, “Мессенские войны”, Агния Барто, Самуил Маршак.
Балалар әти-әниләренә мал-туар карарга, аларны эчерергә, ашатырга, тирес түгәргә булышалар иде. Ул елларда баллонлы газ гына бар, ә мичләрне һәм голландкаларны кем брикет, кем утын, ә кем тизәк белән яга иде.
Гади авыл ризыгы сөендерә иде. Сарымсак ягылган, тоз сибелгән авыл икмәге телеме белән кайнар бәрәңге, боҗралап туралган башлы суган нинди тәмле була иде. Аннары стаканнарга яки туфрак салынган тартмаларга суган һәм петрушка тамырлары утырталар иде. Аларның яшел кыяклары күзләрне иркәли иде, аны аз-азлап кисеп алып бәрәңге измәсенә, ашка, койкага салалар иде. Амариллис утыртылган зур консерв банкаларын яки иске кәстрүлләрне дә хәтерлим. Кыш көне ул кызгылт-сары йолдыз сыман чәчкә ата иде. Шулай ук алоэ, яран гөле, бохар кынасы һәм бүлмә борычы утырталар иде.
Ләкин ул заман кешеләренә рухи азык – гәзит-журналлар да кирәк иде. Өлкәнрәк балалар “Мурзилка”, “Веселые картинки”, “Костер”, “Пионер”, “Пионерская правда”, “Юность” журналларын китерүче почтальонны көтә иде. Өлкәннәр “Подвиг”, “Роман-газета”, “Наука и жизнь”, “Приусадебное хозяйство”, “Крестьянка”, “Работница”, “Знамя коммунизма” район гәзитен укыйлар иде. Өлкән буын ертып алына торган календарьларны укырга ярата иде, әйткәндәй, аларны бик оста, зәвык белән төзиләр иде! Күзлек кигән әби-бабайлар көннең ничә минутка озынаюын, бүген тарихта нәрсә булганын кызыксынып карый иде.
Яхшы, игелекле, намуслы тормыш иде. Кешеләрнең күңелләре дә тыныч иде. Аларны мал-туарга салам җитәрме, әллә колхоздан тагын алып кайтыргамы, сыер кайчан бозаулар, салкыннарда этне ычкындырыргамы, тавыкларның җимлегендә көл, ташлар, акбур бармы ише сораулар гына борчый иде.
Ә гәзитләрдә, зәңгәр экраннарда Үзбәкстанда чәчү ничек башлануы, Кремльдә Л.И.Брежнев Африкадан нинди кунаклар кабул итүе турында мәгълүмат бирәләр иде, ә маньяклар, боевиклар, террорчылар һәм бозык кешеләр хакында түгел. Бәлки шуңа да күңелсез, мәгънәсез гамәлләр булмагандыр... Кешене бит мохит формалаштыра. Егетләр чын ир-ат булу өчен армиягә теләп баралар иде. Чын совет офицерлары аларны каршы ала һәм тәрбияли иде. Барысы да эшләргә теләде, гади белгечлекләрдән яки җирдә хезмәт салудан беркем дә качмады. Үрнәк алырдай кешеләр янәшәдә иде: әби-бабайлар һәм әти-әниләр.
Кеше үз-үзенә йомылмады, өй ишеген дә, күңелен дә бикләмәде. Кич белән кайнатма һәм кабартмалар белән чәй эчкәндә, яисә пилмәнле аш ашаганда беркайчан да ялгыз булмадык. Әле туган-тумача килә, әле күршеләр керә иде.
Менә шундый иде ул чор тормышы – совет заманындагы гади, авыл тормышы. Ул кадәре бай булмаса да, яхшы, якты һәм саф иде. Ул заман турында хатирәләр йөрәгемдә мәңге сакланачак…
К.КАСЬЯНОВ, тарихчы.
Рязановка авылы.
Фотода: Кыш бабай Талач авылы балаларына яңа ел бүләкләре өләшә.
В.Назаров фотосы/"Авыл тормышы" архивыннан.