Аның группасында 15 меңнән артык кеше, 2 меңгә якын фото, алтмышлап видеоязма... «Вконтакте» битендәге дуслары гына да меңәрләп. Аның исемен җыйсаң, Яндекс 5 мең биткә сылтама бирә. Югыйсә танылган җырчы да, сәхнә йолдызы да түгел. Гап-гади авыл хатыны. Хәер, бигүк гади дә түгел бугай...
Азнакай районының Мәндәй авылына Мәрьям Миңнеголованы юллап барыш. Кайсы йорт аларныкы икән? Ике кулына ике чаңгы таягы тотып, тиз-тиз атлап килүче апа бермәл кем турында сораганыбызны аңышмый тора. Аннары йөзе белән балкып: «Ә-ә! Сезгә тортлар пешерә торган Мәрьям кирәктер. Мәчет каршында гына алар», – дип, юлны өйрәтеп җибәрә.
...Капканы яшь кенә бер ханым ача. Шәһәр кешесенә охшаган. Туганыдыр, мөгаен. «Мин – Мәрьям», – дип танышырга кулын сузган бу ханымга ышаныргамы, ышанмаскамы? Ышаныр идек, без бит егерме биш елдан артык сыер сауган авыл хатынын күрергә килдек. Ышанмый да булмый, бит очындагы мәхәббәт уймаклары тач Мәрьямнеке.
Өстәлдәге күәс чиләгенә буе да җитмәгән 7 яшьлек кыз, урындыкка менеп басып, ипи баса. Бер салганда мичтә алты ипи пешә. Биш абыйга бер сеңел бит ул, аларны ул кайгыртмый, тагын кем кайгыртсын?! Әниләре яшьли китеп бармаган булса, бу балага нинди ипи басу да, нинди токмач кисү әле югыйсә. Тормыш имтиханын әнә шулай бик иртә тапшырырга туры килә аңа. Ярый әле әбиләре бар. Дөнья көтәргә өйрәтүчесе ул Мәрьямнең. Бу йортта кояш кыздырганчы йоклап яту юк. Тизрәк торасы да, тизрәк эшне бетерәсе. Әбисе күрмәгәндә итәк очын ике бармак бите белән генә чеметеп, зырылдап бер бөтерелеп ала кызчык. Бик тә, бик тә артист буласы килә аның. И хыялый! Анда авыл кызларын алмыйлардыр шул. Хыялларына богау салып, үз тырышлыгыннан башка бернәрсәгә дә өметләнергә күнекмәгән Мәрьям документларын университетка тапшыра.
Ашарга пешерү – минем «чирем» инде ул. Бүген пешермәм дип уйлыйм да, кул барыбер табага үрелә.
Ай ул көннәр! Керүчеләр исемлегендә үзенең дә булуын күреп куанулары, олы шәһәр тормышын уйлап хыялланулары! Әмма... ак колонналар арасыннан йөгереп кенә аудиторияләргә узу насыйп булмый шул. Бер уңышсыз ясалган операциягә икенчесе ялгана, өченчесе… Аннары инде башка мәшәкатьләр кушыла, шәһәргә китү теләге сүрелә.
Белемне барыбер ала ул – Чаллының сәүдә техникумын тәмамлый. Кем белә, теге чакта Казанда укып калган булса, Фәритен очратыр иде микән? Бәлки, ул сынауларны язмыш аңа нәкъ менә бәхетен очратсын өчен әзерләгән булгандыр...
1992 елдан, Чаллыдан Мәндәйгә күченгәннән бирле, 25 ел сыер сава Мәрьям. Ап-ак халат, крахмалланган биек ак калфактан шалт та шолт счет төймәләре тартырга күнеккән кибетче кызга фермадагы авыр эшкә күнегүе авыр булганмы, дисәм... Мәрьям аның авырлыгын оныткан инде. «Авылда кибеттән эш булыр, дигәннәр иде. Без уйлаганча килеп чыкмады. Миңа фермага барырга туры килде. Яңа бозаулаган таналардан группа тупларсың, диделәр. Авыл бит ул, сайланып тора алмыйсың. Кайнанам иртәнге өчтә уятып, капка төбеннән озатып калган иде. Бергә эшләгән апалар, менә болайрак итәрсең, савым аппаратын болайрак каптырырсың, дип, бер-ике күрсәттеләр дә, үз сыерлары янына киттеләр. Таналарымны савым станына куып кертеп кенә булмый бит. Утар буйлап тик йөрибез чабышып. Мең җәфа белән берсен куып кертеп, аппаратны каптырдым гына, кытыгы килдеме, типте очырды. Үҗәтләнеп, тагын барып ябыштым. Ул өч тананы савып, эшен бетергәнче җеп өзәрлек тә хәлем калмаган иде. Озак еллар буе эшләп, остарып беткән апалар: «Ай, бу бала кая килгәнен белеп килде микән?» – дип, баш чайкап карап торалар икән. Шулай да аларның ярдәме белән эшкә өйрәндем. Аеруча Шәфигулина Гөлфия апага рәхмәтем зур. Аннары, тора-бара, таналарым да ишәйде, үзем дә остардым», – дип, Мәрьямнең фермадагы беренче эш көнен искә төшереп, көлешеп тә алдык. Сыер савуны авыр эшкә санамый да ул.
Кеше пешергәнне кабатларга яратмыйм. Гади генә коймак рецептын да үземчә үзгәртми калмыйм.
25 ел дип әйтүе генә җиңел, уйласаң, үзе бер гомер бит! Шушы гомер эчендә табышлары да югалтулары да булган... Бик акыллы, тәртипле Миләүшә белән Айдарлары («Кая утыртып куйсаң, шунда тыныч кына утырып торырлар иде. Болар тере балалармы соң, дип, килеп чеметеп китәрләр иде», – ди әниләре), бүгенге матур-җитеш тормышлары, Фәритем-Мәрьямем, дип, бер-берсенә әле дә өзелеп торыр өчен яшьлектәге хисләрен саклап калулары... – болары, табышлары, билгеле. Югалтулары... Тормыш югалтуларсыз гына барса ла ул! Иң үзәген өзгәне – абыйсының авариядә яшьли гомере өзелеп, бер яшьлек баласының ятим калуы. Ул ярасы бүген дә сулкылдый әле.
Авылда яшәп, спорт белән дә шөгыльләнергә вакыт һәм җай тапкан ничә гаиләне беләсез? Килешәсездер, сирәк алар. Мәрьям белән Фәрит Миңлеголовлар әнә шул сирәкләр инде.
Армрестлинг – кул көрәше – Фәритнең күптәнге шөгыле. Шөгыле дип, алай җитди шөгыльләнмәгән дә үзе. Болай гына, кызык өчен генә, дус-иш арасында гына сынаштыргалаган беләгенең көчен. Ә менә Миләүшәләре армрестлинг белән ныклап торып кызыксынып китә. Башта – мәктәптә, аннары – районда, соңрак – республика буенча... Армрестлинг «чире» өйдәгеләрнең барысына да «йога» берзаман. Сабан туенда көндәшләрен «чүпләп» кенә барган Мәрьямне тренер да күреп, тренировкаларга чакыра.
...Кичке эңгер төшкәндә болынга таба ике кеше йөгерә. Бер көн шулай, икенче көнне... Бу икенең берсе – Фәрит, икенчесе Мәрьям булуына берәү дә аптырамый. «Әллә марафонга әзерләнәсез инде?» – дип шаярта күрше-күлән. Марафонга түгел, кул көрәше буенча республикада узасы ярышка әзерләнүе Мәрьямнең. Армрестлинг белән йөгерүнең ни бәйләнеше бар, диярсез. Бәйләнеше бар икән шул аның. Бер көнне Мәрьямгә тренер шалтырата. «Республика буенча ярышка барыр өчен 65 кг авырлыкта көрәшергә кеше кирәк. Тиз арада шушы категориягә туры килерлек итеп ябык! 20 көн вакыт бирәм», – ди. Икенче көнне Мәрьям эшкә спорт костюмы һәм җиңел кроссовкалардан килә. Башкалар автобуска төялешә, Мәрьям автобус артыннан җәяү элдертә (фермага кадәр өч чакрым араны иртәле-кичле йөгереп кенә кайта). Йөгерү килешә, егерме көн дигәндә алты килога ябыга.
Турнир узгач та бу мавыгуларын ташламыйлар. «Моңарчы гел башым авырта иде. Йөгерә башлагач, башымның сызлавы бетте. Димәк, хәрәкәт җитмәгән булган инде», – ди Мәрьям. Кышкы суыкта йөгереп, тамагына салкын тидергәч, Фәрит өйләренә тренажер – «йөгерү юлы» алып куя. Рәхәтләнеп йөгерсен менә хәзер Мәрьямкәе. Иренә Фәриткәем дип торгач, үзе дә Мәрьямкәй була инде.
Интернетка ул үзе яхшы белгән, мең кат сыналган рецептларын гына куя. Аның һәрберсе кат-кат пешереп каралганнан соң гына Мәрьям сәхифәсендә урын ала.
Без дә көн саен ашарга әзерлибез, әмма Мәрьям кебек, иренмичә, көн дә камыр кую, таба ризыгы әзерләү, аны фотога төшерү, пешерү тәртибен тәфсилләп язып, һәр көнне интернетка кую гына хәлебездән килми. Вакыты да җитми, теләге дә. Ә ул фотолар белән генә калмый, пешергәнен видеога төшереп, «Ютуб»ка да чыгара. «Сезнең каналны гел карап барам. Русча сөйләшмисез, сез кайсы милләттән соң? Бу кайсы халык ашлары?» – дип сорау бирәләр аңа. Татарча тәмле генә итеп сөйләп, ак яулыгын чөеп бәйләгән, чәчәкле күлмәге өстеннән билен өздереп матур алъяпкыч япкан татар ханымы әнә шулай итеп, биек мөнбәрләрдән ялкынлы нотыклар тотмый гына, үз җаена татар милли ашларын, татар халкын дөньяга таныта.
Сәхнә дип хыялланган идем, кабул булды ул теләгем. Авыл сәхнәсендә үзебез ут уйнатабыз хәзер.
Каян вакытын таба ул, ничек өлгерә? Әле бит гаиләсе өчен генә пешерсә – бер хәл, аның матур тортларын, авызда эреп китә торган гөбәдия, чәкчәкләрен күреп, безгә дә пешереп бирче дип сораучылар да күп. Дусларына күчтәнәчкә генә дип пешереп алып барган тортының тәме «сарафанлы радио» аша еракларга таралган инде. Дөрестән дә, бик тәмле шул аның тортлары. Кибетнеке бер якта торсын! Шулай булмыйча, маргарин урынына акмай, авыл каймагы, яңа сауган сөт, кетәклектән әле генә алып кергән йомыркадан әзерләнсен дә! «Бер тортның фотосын куйганчы, без аны алты-җиде тапкыр пешереп ашаган булабыз инде. Шул ашаган тортларның калорияләреннән котылу өчен йөгерәбез дә инде», – дип шаярта Фәрит.
Артык калорияләр йокмый ла ул Мәрьямгә. Сез әле аларның бакчаларын күрсәгез! Җиләк плантацияләрен! «Җиләкне бик аз җирдән генә башлаган идек, арттыра барабыз. Бер җире искерә тора, икенче җирдән яңаларын үрчетәбез. Нинди сорт икәнен дә белмибез. Күбесе, ничек карыйсыз, дип сорый. Белмим, аның бер сере дә юк инде. Мыекларын кисеп, йолкып утырганыбыз юк. Яздан тырма белән генә йөреп чыгабыз. Безнең урыны кояшлы җирдә, язын кардан тиз арчыла, мөгаен, шуңа күрә уңадыр, – ди ул, берәр сере бармы әллә дигән соравыма. – Узган ел көн аралаш җиде-сигез чиләк җыеп керә идек. Артыгын саткаладык та».
Кайдан вакыт таба, дигән сорауны аңа без генә түгел, интернеттагы дуслары да еш бирә. «Бар тормышыңны эшкә багышлыйсың. Үзеңне кара, ял итәргә бар, концерт-театрларга йөр», – ди беркөнне танышым. Бәлки, ул дөрес тә әйтә торгандыр. Үземнән чыгып әйтәм, теләге булган кеше, вакытын дөрес итеп бүлә белгән кеше, тормыштан ямь табып яши белгән кеше, мөгаен, барысына да вакыт табадыр, – ди Мәрьям, вакытны ничек җиткерергә дигән темага сүз чыккач. – Аллага шөкер, гаиләм белән дә, дусларым белән дә ял итә беләбез. Кыш көне концертларга да йөрибез. Миңа бит Фәритем бик булыша. Әлбәттә, кухня тирәсендә аңа йөрергә кушмыйм, үзем генә иркенләп эшләргә яратам. Ә ул минем өчен барлык уңайлыкларны тудыра. Тегеләерәк итсәк, ничек булыр икән, дисәм, ул берсүзсез мине тыңлый, кирәк әйберемне алып кайтып бирә. Тортлар ясаганда ниләр кирәген ул да миңа карап өйрәнеп бетте инде».
Бүген кичкә нәрсә пешерергә белмәсәгез (без, хатын-кызларның, еш кына шулай да була), сез Мәрьям битенә кереп карагыз. Рецептлар гына түгел, ихлас аралашу, эчкерсез дуслык та бар анда. Һәркемгә үз итеп, үзенчә ягымлы итеп эндәшер ул: «Дусларыыыыыммммм! – дияр. – Мине югалтмагыыыыыз! Мин бер-ике көнгә генә шәһәргә барып кайтаааммммм!» – дияр. Күр дә тор, шәһәрдән берәр яңалык ияртеп кайтачак, аны икенче көнне үк, якын итеп, сезнең белән дә уртаклашачак. Менә шундый кеше инде ул Мәндәйнең Мәрьямкәе.