Авыл тормышы
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

ЯШЬ МУЗЫКАНТ

Айгөл авылы мәдәният йортының үзешчән сәнгать коллективы өчен сигезенче сыйныф укучысы Степан Лобода - зур табыш.

Айгөл авылы мәдәният йортының үзешчән сәнгать коллективы өчен сигезенче сыйныф укучысы Степан Лобода - зур табыш. Ул баянда нинди дә көйне уйный ала. Өстәвенә, үзе бик аралашучан, алчак егет, чараларда катнашудан беркайчан да баш тартмый.


Стёпа биш яшьтән көй чыгара башлый. Моны сизгән әти-әнисе - Денис Вячеславович һәм Оксана Николаевна улларының музыкаль сәләтен үстерергә карар итә. Менә хәзер өченче ел инде Степан Стәрлетамак шәһәре мәдәният сараенда Радик Галимҗанов җитәкчелеге астында "Иркен" гармунчылар ансамблендә шөгыльләнә. Төрле конкурсларда катнаша. Җиңүләр яулый.

Киләчәктә аның нинди һөнәр сайлаячагын әлегә әйтүе авыр, әмма шунысы билгеле - музыка аның тормышында һәрчак булачак һәм аны илһамландырып, сөендереп торачак.
Читайте нас: