Авыл тормышы
-1 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

КӨЧЛЕ РУХЛЫ ПОЧТАЛЬОН

Арабыздагы изге күңелле кешеләрне белергә тиешбез.

Менә шундый кыю ханымнар яши арабызда.

Почтальон Эльвира Шәяхмәтова Межгорье авылындагы Дудоров урамындагы бер йортта яшәүчеләрне янгыннан коткарган. Әлеге гадәттән тыш хәл шушы көннәрдә булган, хатын эштә булган — ул пенсия тараткан.
- Беренче подъездга кергәч, ул икенче каттагы фатир тәрәзәләреннән килгән көчле төтен күрә һәм кычкырган тавышлар ишетә. Фатирда янгын дөрли. Башкалар янгын сүндерүчеләрне чакырткан арада, Эльвира фатир ишекләренә шакып, кешеләрне урамга чыгара. Икенче подъездда авыру пенсионер яшәвен белеп, аңа шалтыратып, чыгарга кирәклеген әйтә, - дип сөйлиләр Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының республика Баш идарәсе матбугат хезмәтендә.

Кыю ханым пенсионерны үзе алып чыга. Аның батырлыгы аркасында 20 кеше коткарыла, шуларның 7се - балалар. Ведомствода Эльвирага рәхмәт белдерәләр.

Автор: Резеда Галикәева

Фото: Кызыл таң

Читайте нас: