Безнең районда авыл хуҗалыгын гына түгел, ә сәнәгать производствосын үстерү мөмкинлекләре дә бар. “БашАгроМаш” җәмгыятенең озак еллар уңышлы эшләү тәҗрибәсе моңа ачык мисал булып тора. Предприятие 1929 елда барлыкка килә һәм узган гасыр азагына кадәр төрле маркадагы тракторларны ремонтлау буенча төп производство булып тора. Үсеш елларында башкарыласы эшләр номенклатурасына берничә тапкыр үзгәрешләр кертелә. Бүген “БашАгроМаш” акционерлар җәмгыяте Башкортстан һәм Русиянең башка төбәкләре аграрийларына җир эшкәртү һәм мал азыгы әзерләү өчен заманча машиналар, шулай ук төрле сәнәгать өлкәләре һәм авыл хуҗалыгы өчен стандарт булмаган җиһазлар җитештерә.
Шунысы куанычлы, хәзерге заманда совет сәнәгать производствосының иң яхшы традицияләре тергезелә. Бу өлкәдәге шәхси эшкуарлыкның үзенчәлекле секторы Казадаевка авылы биләмәсе территориясендә урнашкан. Бу – “Урал стандарт булмаган җиһазлар җитештерү заводы” һәм “Башполимерпласт” җәмгыятьләре. Аларны, һич арттырмый, нәтиҗәле эш үрнәге дип атарга була.
Без беренче булып “Урал стандарт булмаган җиһазлар җитештерү заводы” җәмгыятенә бардык. Заводта күргәннәр безне гаҗәпләндерде, сокландырды. Беренче тәэссорат шундый булды, әйтерсең лә, уңышлы эшләүче сәнәгать производствосында хезмәт итүче эшчеләрнең көне ничек үтүе турында сөйләүче совет киноларындагы кадрлар күз алдына килде. Кинокартиналардан шунысы гына аерыла, цехларда идарә итү программалары булган яңа буын станоклары тора.
“Урал стандарт булмаган җиһазлар җитештерү заводы” җәмгыятенә 1995 елда нигез салынган. Аның башында әлеге генераль директор Алексей Иванович Гладышев тора. Аның җитәкчелегендә предприятие “Чиләбе металлургия комбинаты” җәмгыяте (Чиләбе шәһәре), “Машиналар төзү заводы” җәмгыяте (Электросталь шәһәре, Мәскәү өлкәсе), “УМПО” җәмгыяте (Уфа шәһәре), “Машпром” җәмгыяте (Екатеринбург шәһәре), “Башкорт сода компаниясе” (Стәрлетамак шәһәре), “Салаватнефтемаш” җәмгыяте (Салават шәһәре) кебек сәнәгать гигантлары һәм РФ оборона комплексы предприятиеләре белән үзара хезмәттәшлекне җайга салды.
Завод үзенең клиентларына күптөрле хезмәтләр һәм товарлар тәкъдим итә. Заманча югары технологияле җитештерү комплексы катлаулы заказларны да үтәргә мөмкинлек бирә. Шулай, предприятие белгечләре катлаулы изделиеләрне конструктор-технологик эшкәртү буенча ярдәм итә ала, металл һәм запас частьләр комплектын тотарлыксыз алып кайтуны оештыра, клиент өчен уңайлы эшкәртү һәм җыю алымнарын сайлый. Изделиеләрнең исемлеге шундый зур хәтта ки, гәзит форматына гына сыярлык түгел.
Партнёрларны нәрсә җәлеп итә? Завод югары стандартларга ярашлы эшли, бу тиешле документлар белән раслана. Шуңа күрә сыйфат гарантияләнә. Аны тәэмин итү өчен предприятиедә эш урыннарына, җиһазларга һәм технологик процессларга даими аттестация үткәрелә.
Әмма цехлардагы җиһазлар ничек кенә яхшы булмасын, әллә нинди программалары булса да чын һөнәрманнардан башка бу бары тик тимер генә. Токарь, шомартучы, фрезерчы һәм башка белгеч эшчеләренең оста куллары станокларны эшкә җигә. Мондый һөнәрманнар арасында якташларыбыз да булуы аеруча куанычлы. Ринат Тәлгать улы Әсалов Бүреказганда яши. 30 ел элек хатыны Әлфия Сәлихҗан кызының туган ягына кайтканнар. “Искра” колхозында терлекче булып эшләгән. Хуҗалык эшчәнлеген туктатканнан соң Стәрлетамакка эшкә урнаша. Машиналар төзү юнәлешендә зур эш тәҗрибәсенә ия. Ринат Тәлгать улы Урал стандарт булмаган җиһазлар заводы турында ишеткән була. Үткән елның августында бирегә эшкә урнаша.
Предприятиенең эше белән таныштырып йөргән заводның техник директоры Гладышев Павел Алексеевич Р.Т.Әсалов турында бары тик җылы сүзләр әйтте. “Цехта хуҗасыз станок тора иде. Ул аны җыйды, ремонтлады һәм эшләтеп җибәрде. ЧПУ (санлы программалы идарә итү) токарь станогы бик яхшы эшли”.
Әйтергә кирәк, бу ел безнең якташыбыз өчен юбилейлы.
Тагын бер якташыбыз белән танышабыз. Наумовкадан Вахитов Наил Рәмил улы. 2006 елда мәктәпне тәмамлаган. Төзелеш бригадаларында эшләгән.
Завод турында туган тиешле кешесеннән ишеткән. Хезмәт шартлары, хезмәт хакыннан канәгатьсезме дип сорыйбыз. “Әлбәттә! Әлеге эшемдә ипотекага фатир сатып алдым” – диде ул.
Наил заводка 2015 елда килүен, белгечлеге булмаганлыгын әйтте. Биредә токарь һөнәрен үзләштерә. Бүген токарь-шомартучы Вахитов югары төгәллек таләп иткән эшләр башкара.
Бик яхшы! Бит бу совет чорындагы кебек, белгечлеген эшендә алган. Димәк, завод илнең дистәләгән предприятиесен югары сыйфатлы товарлар белән тәэмин итеп кенә калмый, ә үзенең социаль әһәмиятле эшен дә башкара.
Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр турында сүз барганда бу аеруча бәяләп бетергесез. Айнур Килсенбаев һәм Фидан Синәгатуллин бер-берсен балачактан белә. Икесе дә начар ишетүче балалар өчен мәктәп тәмамлаган. Башта заводка Фидан урнаша. Биредә аны токарь-универсал һөнәренә укыталар. Бүген Фидан үзе остаз: хәзер аннан Айнур өйрәнә.
“Гаиләләрегез бармы?” дип сорыйм. Егетләр елмаешып башларын кага, “яшь әле без”, диләр. Айнур һәм Фидан ачык йөзле, чибәр, тыйнак егетләр. Аларга киләчәктә уңышлар телик! Тормыш юлларында һәрвакыт эш бирүчеләре кебек кешелекле, яхшы кешеләр очрасын.
...Заводтан эш сәгате тәмамланганда кайтып киттек. Акрынлап кояш байый. Предприятиедә күргәннәрдән һәм ишеткәннәрдән йөрәкләребездә чагу кояш кабынган сыман булды: яхшы кешеләр белән аралашудан күңелдә шундый рәхәт һәм җиңел булып калды.
Безнең илдә шундый предприятиеләр һәм кешеләрне кайгыртып яшәгән эш бирүчеләр күбрәк булсын иде!
Р.ИЛЬКИНА.
Ю.НЕСТЕРЕНКО фотосы.
P.S. Район Хакимияте башлыгы Ә.Р.Әбдрәфыйков: “Шуны әйтеп үтәсем килә, анык эш программалары, перспективалы үсеш планы, җитештерүне оештыру, заманча җиһазлар, эшчеләре өчен уңайлы шартлар булдырулары егетләрең тиз арада бер тапкыр гына табыш алуга түгел, ә җитди эшкә максат куйганнарын күрсәтә. Бу яшьләрнең соңгы нәтиҗәгә җитди исәп тотып булдырган чын заводлар, анда җитештерелгән продукциянең һәм хезмәтләрнең сыйфаты гарантияләнә, алар репутацияләрен саклый. Мондый инициативаларны һәрвакыт хуплыйбыз һәм аларга тиешле ярдәм күрсәтергә әзербез”.