Авыл тормышы
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар

КҮҢЕЛДӘ ДӘРТ БУЛСА, БЕЛӘКТӘ КӨЧ БЕТМИ

Авыл кибетләре үзенә бер төрле булуы белән аерылып тора, монда кешеләр нәрсәдер сатып алыр өчен генә түгел, ә аралашырга һәм хәбәрләре белән бүлешергә килә.

Авыл кибетләре үзенә бер төрле булуы белән аерылып тора, монда кешеләр нәрсәдер сатып алыр өчен генә түгел, ә аралашырга һәм хәбәрләре белән бүлешергә килә.

Күчәрбай авылында да халыкка төрле көндәлек кирәк-яраклар сатучы кибет бар. Монда килүчеләрне сатучы Зәйтүнә Рафаил кызы Мельнеченко елмаеп каршы ала. Яраткан эшеннән башка ул үзен күз алдына да китерә алмый, шуңа да һәр көнне шәһәрдән кибетенә, сатып алучылары янына ашыга.

Эш дәвамында сәүдә өлкәсе бу мөлаем ханым өчен бик якынга әверелде. Бәләкәйдән үк кыз сәүдә хезмәткәре булам дип җитди карар кыла һәм менә шуннан башлана да инде. Үрнәк алыр кешесе дә була – аның әнисе кибеттә эшли һәм ул үзе дә еш кына анда барып йөри. Күрәсең, шул чакта Зәйтүнәдә бу һөнәргә карата кызыксыну уянган.

Мәктәпне тәмамлагач ул Уфа азык-төлек сәнәгатенең технология техникумына укырга керә. 1989 елда аны уңышлы тәмамлый һәм Мәскәү коммерция институтының читтән торып уку бүлегенә документларын тапшыра. Бер үк вакытта укый һәм Стәрлетамак шәһәре ашханәләре һәм рестораннары трестында эшли, шул рәвешле теоретик белемен практик яктан ныгыта бара. Югары уку йортын тәмамлагач “Югары квалификацияле азык-төлек товарлары товароведы” дипломын ала.

Аннары ун елдан артык кибет директоры вазыйфасын башкара. Арытаба да шәһәрдәге берәр кибеттә эшләвен дәвам итәр иде, мөгаен, әгәр бер очрак килеп чыкмаса. Танышы аңа Күчәрбай авылында арендага кибет бирелүе хакында әйтә. Зәйтүнә Рафаил кызының да күптән үз эшен башларга дигән теләге була. Шулай, барысын да яхшылап уйлап, 2011 елда аренда оформить итә һәм эшкә тотына.

Сәүдә өлкәсендә зур гына тәҗрибәсе булганга, ул кибеттә ассортимент формалаштыруга җитди карый, товарны халыкның ихтыяҗын исәпкә алып кайтара. Нигездә, монда көндәлек кирәк-яраклар сатыла. Шәхси эшкуарның кибете универсаль: төрле-төрле азык-төлек, көнкүреш химиясе, хуҗалык товарлары, хәтта кием-салымнар да бар. Кыскасы, монда икмәк, чәй һәм кәнфиттән башлап, кер юу порошогы һәм кадакка кадәр алырга була.

- Һәрвакыт ачык йөзле, ягымлы ул, һәр кешенең күңеленә ачкыч таба белә, кирәк икән, товар сайлауда киңәшен бирә, ярдәм итә, - ди З.Р.Мельнеченко турында монда яшәүче Г.Ш.Акчулпанова. – Ул бик ярдәмче кеше, авылда чаралар оештыру һәм үткәрү эшендә дә булыша.

Әйткәндәй, өч ел элек З.Р.Мельнеченко кибетне сатып алган һәм хәзер ул аның тулы хокуклы хуҗасы. Продукция китерү (ярый әле үзенең автомобиле бар), прилавка артында тору һәм бинаны һәрчак тәртиптә тоту белән үзенә генә шөгыльләнергә туры килсә дә, Зәйтүнә Рафаил кызы зарланмый, эше аңа бары тик шатлык кына китерә.

- Сатучы булып эшләү өчен, үз эшеңне генә түгел, ә кибеткә килүчеләрне дә яратырга кирәк, бернигә дә карамый, кешеләргә яхшы мөнәсәбәттә булу мөһим. – Нинди дә кибетнең уңышы – ул, иң элек, һәр сатып алучыга ярый белү нәтиҗәсе. Күчәрбайда эшләү дәверендә мин барысы белән дә танышып чыктым, хәзер һәркайсының нәрсә яратканына кадәр белеп торам. Минем кибетемә килгән һәр кеше сатып алган товарыннан канәгать калсын өчен бар көчемне салам.

Г.ТИМЕРБАЕВА әзерләде.

Читайте нас: