Авыл тормышы
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

ТОРМЫШ ТӘМЕ

Әниемнең тәмле коймаклары, картәнием пешергән алма пироглары...Балачакның үзенә генә хас тәмнәре бар.Октябрь авылында яшәүче Татьяна Викторовна Бульц балачагын сагынып искә ала.

Әниемнең тәмле коймаклары, картәнием пешергән алма пироглары...Балачакның үзенә генә хас тәмнәре бар.

Октябрь авылында яшәүче Татьяна Викторовна Бульц балачагын сагынып искә ала.

-Безнең йортта һәрчак кунаклар күп була иде. Мин әниемнең бәйрәм табынын ничек әзерләгәнен, кунакларны сыйлаганын карап торам һәм еш кына аңа булышам. Кунакчыллык йоласы һәм гаилә бәйрәмнәре хас безнең йортка да. Зур табын артына туганнарымны җыеп сыйларга яратам.

Татьяна Викторовна гомерен балачактан хыялланган укытучы һөнәренә багышлаган.

-Өй янәшәсендә яшел гараж тора иде. Аның янына ахирәтләрем белән утырабыз да укытучылы уйныйбыз. Мин һәрвакыт укытучы була идем. Үз урынымны тапканыма шатмын, - дип сөйли Татьяна Викторовна.

Рус теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшләп һәм өч бала тәрбияләп үстереп Татьяна Викторовна иҗат белән мавыгуга да вакыт таба, ул әле дә якыннарын сөендереп бу эшен дәвам итә. 90 нчы елларда ук торт пешерү белән мавыгып китә. Ул чорда бәйрәмгә торт алу өчен озын чиратта торырга килә. Шуңа да Татьяна Викторовна аларны үзе пешерергә карар итә.

-Мәктәптә рус теле һәм әдәбиятыннан тыш домоводстводан да укыттым. Балалар белән пешеренә, табын бизәргә өйрәтә идем. Малайлар тәмле әйбер пешкәнне көтеп ишек төбендә торганы хәтердә, – дип искә ала ул.

Хәзер ул лаеклы ялда. Тортларны аеруча яратып пешерә.

-Бу мавыгуыгызга нәрсә сәбәп булды?

-Мәктәптә эшләгәндә вакыт аз була иде. Тортларны төнлә пешерә идем. Пенсиягә чыккач вакыт күбәйде. Башта бәләкәй оныгыма багышладым вакытымны, китаплар укыдым, хуҗалыкта эшләр башкардым. Оныгым үсте. Шул чакта кызларым миңа “татлы бәхет” мәктәп-студиясендә кондитерлык курсларында укып чыгарга тәкъдим итте. Мин сөенеп риза булдым. Тортлар пешерә белә идем бит инде. Тәҗрибәле оста мине аларны ничек бизәргә өйрәтте, илһам һәм кулинария өлкәсендә белем өстәде, - дип сөйли ул, елмаеп.

-Бер тортны әзерләүгә күпме вакыт китә?

-Аны гадәттә бәйрәмгә пешерәбез. Башта рецепт сайлыйм, аңа һәм аны бизәргә продуктлар сатып алам. Беренче көнне коржларын пешерәм, алар кимендә бер тәүлек алдан пешкән булырга тиеш. Аннары бизәкләрен әзерлим. Күптән түгел чәчкәләр ясарга өйрәндем. Икенче көнне тортны бизәкләү белән шөгыльләнәм. Өченче көнне генә соңгы детальләрен эшләп бетереп өстәлгә чыгарам, - дип торт пешерү сере белән уртаклашты Татьяна Викторовна.

Бульцлар гаиләсендә һәрчак күңелле. Балалары, оныклары еш кайтып йөри. Аларны һәрдаим татлы ризыклар белән сөенлереп торасы килә.

-Кайсы тортыгызны ныграк яраталар? Кайсылары балаларыгызга, ә кайсылары олыларга ныграк ошый?

-“Сникерс” тортын бар да ярата. Кызлар бигрәк тә лимонлы тортны ошата. Якыннарымның нәрсә яратканын белеп торам. Пешеренергә алдан әзерләнәм. Нинди торт ашарга теләүләрен сорашам. 31 майда оныгыма 14 яшь тула. Әледән үк нәрсә пешерәчәгемне уйлыйм, рецепт сайлыйм, ничек бизәремне күзаллыйм, - ди ул.

-Һәр торт үзенчәлекле. Аны бизәүне каян уйлап табасыз?

-Хәзер моның белән күпләр шөгыльләнә һәм Интернетта уртаклаша. Мин тортларны бизәгәндә төрлечә бизәргә тырышам. Аның тышкы кыяфәте үк үзенә җәлеп итеп торырга, тәме тәмле булырга тиеш.

Күптән түгел ир-ат күлмәге формасында торт пешереп бизәдем. Бик матур килеп чыкты.

Татьяна Викторовнаның оныклары торт пешергәндә теләп ярдәмләшә. Кремын туглыйлар, чикләвекләр чистарталар.

-Минем балаларымда да пешеренгән ризык тәме гаилә җылысы булып хәтерләрендә калыр. Бу яхшы традицияләрнең дәвамы булып тора да. Бер табын артына җыелу үзе ничек яхшы. Биредә үзенең педагогикасы бар, - дип саный ул.

-Лаеклы ялга чыккан хатын-кызларга нинди теләкләрегез бар?

-Бер ишек ябылса, икенчесе ачыла дигән гыйбарәгә тап булдым яңарак. Бусагада туктап калырга ярамый. Һәр тормыш этабында мавыгу табарга, үзеңнең көчеңне сынап карарга, ниндидер яңа нәрсәләрдән шатлык табарга мөмкин. Минем күп кенә ахирәтләрем дә лаеклы ялда үзләренең күңеленә охшаган шөгыль тапты. Кемдер сәйлән белән чигә, бәйли яки үрә. Нинди дә мавыгу кешене кызыклы итә. Тормыш ямьләнеп киткәндәй була, - ди Татьяна Викторовна.

-Димәк, пенсиядә дә күңелсез түгел инде?

-Кыш көне вакытым булганда Борис Корчевниковның “Кеше язмышы” тапшыруын карыйм. Андагы бер катнашучы шундый сүзләр әйтте: “Пенсия – ул тормыш яме: бар нәрсәгә вакыт табып була”, бу сүзләр белән килешми мөмкин түгел.

Н.СТУКАЛОВА.

Фото гаилә архивыннан алынды.

Гаиләнең “Кош сөте” торты рецепты

Камыр: 130 г ак майны эретергә, 1 стакан шикәр комы салырга. Берәрләп 3 йомырка тугларга. Уксус белән сүндереп 1 чәй кашыгы сода салырга һәм катнашмага кушарга. Камырны ике өлешкә бүләргә. Бер өлешенә 4 чәй кашыгы какао кушарга. 180 градуслы мичтә 30-35 минут тотып, ике корж пешерергә. Һәр коржны ике өлешкә бүләргә.

Крем: 300 г ак майны 1,2 стакан шикәр комы белән болгатырга. 2 стакан сөткә куе итеп манный (2,5 аш кашыгы ярма салып) боткасы пешерергә. Суытырга. Кабыгы белән туңдырылган 1,5-2 лимонны вак угычтан чыгарырга һәм суынган боткага кушарга. Шунда ук шикәр комы белән майны өлешләп кушып болгатырга һәм 20 минутка суыткычка куярга.

Шоколад: 2 аш кашыгы каймак, 3 чәй кашыгы какао һәм 3 аш кашыгы шикәр комын болгатып җылытырга. Соңыннан аңа 20 г май кушып куерганчы кайнатырга.

2 см калынлыктагы кремны тортның һәр өлешенә сыларга. Өске катламына һәм ян-якларына җылы шоколад буярга.

Ашыгыз тәмле булсын!

Читайте нас: