Авыл тормышы
-1 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

ОСТА КУЛЛЫ МАРИЯ

Без техник прогресс һәм мәгълүмати бум чорында яшибез, кайвакыт хәбәрләр астында күмелеп калабыз хәтта. Шундый шартларда күпләр үзләренә ”тыныч яр” таба һәм үзенең мавыгуы белән шөгыльләнә. Бу нәрсәдер җыю (коллекция) яки ниндидер уникаль нәрсәләр булдыру булырга мөмкин. Барлык яшьтәге хатын-кызлар өчен дә киң таралган мавыгуларның берсе – кул эше.

Косяковка авылында шундый осталарның берсе Яковлева Мария Николаевна яши, ул чуваш милли киемнәренә бизәкләр чигә. Үзенең 24 ел шөгыле нәтиҗәсендә ул барлык авылдашларының киемнәренә дә чиккәндер дияргә була. Моннан тыш, кул эше остасы диван һәм креслоларга матур япмалар бәйли. Мария Николаевна шулай ук туган чуваш телендә җырлар башкарырга ярата. Ул һәрвакыт үзешчән сәнгатьтә актив катнашкан, вокаль ансамбль белән күп тапкырлар чыгыш ясаган. Бүген дә безнең ветераннан башка бер чара да үтми.

2 июньдә Мария Николаевнаны күркәм юбилее – 80 яше белән котладык. Бу яшьтә барыбыз да шундый булсак иде!

Ул Косяковкада туа. Ермоло-Никольский мәктәбенә беренче класска укырга бара. Җидеелык мәктәпне тәмамлагач Стәрлетамак шәһәренең Строймаш касабасында 10 класска кадәр белем ала. Аннары Кырмыскалы районында бухгалтерга укып чыга, аннары колхозда шушы белгечлек буенча эшли. Авыл Советында секретарь була. Пенсиягә чыкканчы сельпода сатучы булып эшли. Кайда да бурычларын җиренә җиткереп башкара, мактаулы була һәм Мактау грамоталары белән бүләкләнә. М.Н.Яковлеваның фотографиясен Стәрлетамак райпосы Почёт тактасында күрергә була иде.

Бу изге күңелле, кешелекле кешегә бик күп җылы сүзләр әйтәсе килә. Һәрвакыт уңай карашлы. Сөйкемле елмаюлы, ярдәмгә әзер. Косяковка китапханәсенең актив укучысы да ул! Мария Николаевнаны гомер бәйрәме белән котлыйбыз, аңа ныклы сәламәтлек һәм иминлек телибез!

С.ПРИВАЛОВА,

Косяковка китапханәсенең әйдәүче китапханәчесе.

Читайте нас: