Авыл тормышы
-1 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

УЛ ЭШ ЭЗЛӘМИ, ЭШ АНЫ ҮЗЕ ТАБА

Руслан Хуҗин белән без басуда таныштык, анда әлеге мәлдә урып-җыю эшләре бара. ГАЗ-53 машинасында ул комбайннардан иген ташый. Яшь водитель үтенечебезне тыңлап туктады һәм кабинадан җитез генә сикереп төшеп: “Бер минутка гына, мондый мөһим процессны тоткарлый алмыйм, бит урак – хуҗалыкта иң җаваплы чор”, - дип елмайды.

Руслан Хуҗин белән без басуда таныштык, анда әлеге мәлдә урып-җыю эшләре бара. ГАЗ-53 машинасында ул комбайннардан иген ташый. Яшь водитель үтенечебезне тыңлап туктады һәм кабинадан җитез генә сикереп төшеп: “Бер минутка гына, мондый мөһим процессны тоткарлый алмыйм, бит урак – хуҗалыкта иң җаваплы чор”, - дип елмайды.

Бу сүзләр белән ул эшенең ошавы һәм үзенең аңа зур җаваплылык белән каравын белдерде. Машинасының торышы яхшы, үзенең дә кәефе һәрчак күтәренке. Андыйлар турында, куллары ут уйната, диләр.

Руслан инде бишенче ел Талач авылы эшкуары Р.З.Шахмаевта эшли. Ул да аның турында тик яхшы фикердә: трактормы ул, автомашинамы – ышанып тапшырган һәр техникага хуҗаларча карый, аның гаебе белән агрегатларның басуда беркайчан эштән туктап торганы юк. Ә үрнәк алырдай кешесе янәшәсендә генә: бүгенге көндә Руслан белән бер звенода аның әтисе – авыл хуҗалыгында зур хезмәт стажы булган тәҗрибәле водитель Марат Илһам улы Хуҗин эшли. Уңышны югалтуларсыз җыеп алу – алар өчен буш сүз түгел.

Авылда туып үскән һәр егет җирдә эшләргә калмый. Яхшырак тормыш эзләп аларның күбесе шәһәргә, чит якларга юл тота. Руслан андый түгел, ул чын авыл егете. Салават районының Торналы авылында туган. Малайга 7 яшь булганда, аларның гаиләсе стәрлетамак җиренә күченеп килә һәм Талач авылына урнаша. Әти-әнисе колхозда тир түгә, йорт хуҗалыгы алып бара.

Мондый тормыш рәвешенә ул да күнеккән. 9 нчы сыйныфны тәмамлаганнан соң Руслан Первомайский совхозындагы авыл һөнәрчелек училищесына укырга керә, анда ул газоэлектросварщик белгечлеген үзләштерә. Соңрак Стәрлетамакта һөнәрчелек лицеенда тракторга идарә итү хокукына таныклык ала. Башта, үзенең күп кенә яшьтәшләре кебек, шәһәрдә эшләп карый, аннары “Рощинский” совхозына урнаша, тик соңыннан барыбер үз ягына кайта. Тормыш иптәше Луиза белән аның әнисендә Садовкада яшиләр, өч бала тәрбиялиләр, ихатада мал-туар асрыйлар. Икесе дә акча табарга тырыша, ипотекалары бар – ана капиталы ярдәмендә шәһәрдә фатир алганнар. Әмма анда күченергә ашыкмыйлар: яшь гаиләгә өченче бала өчен Талачта җир участогы бирелгән, шунда йорт салырга планлаштыралар.

Без озак сөйләшә алмадык, комбайн яныннан иген белән тулы машина кузгалып киткәч тә, Руслан аның урынына ашыкты. Миңа бары бу егетнең максатчанлыгына сокланырга һәм күңелемнән аңа уңышлар теләргә генә калды. Үзенең 35 яшенә ул авылда да эш табарга һәм балалар үстерергә, торак мәсьәләсен хәл итәргә мөмкин булуын аңлаган. Теләк кенә булсын.

Л.ПЫЛАЕВА.

Ю.НЕСТЕРЕНКО фотосы.

Читайте нас: