Авыл тормышы
-1 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

ШУНДЫЙ ГАДИ АЛТЫН ФОНД

Явнов исемендәге хуҗалыкта Сергей Ефимовны һәркем белә: стажлы водитель, аның күпме йөк ташыганын санап бетерерлек түгел. “Җаваплы кеше, ел саен урак чорында ул авыл хуҗалыгы производствосы алдынгысы була, – ди хуҗалык җитәкчесе Р.Т.Насыйров. – Сергей үз эшенең остасы, андыйлар сирәк.

Явнов исемендәге хуҗалыкта Сергей Ефимовны һәркем белә: стажлы водитель, аның күпме йөк ташыганын санап бетерерлек түгел. “Җаваплы кеше, ел саен урак чорында ул авыл хуҗалыгы производствосы алдынгысы була, – ди хуҗалык җитәкчесе Р.Т.Насыйров. – Сергей үз эшенең остасы, андыйлар сирәк. “ЗИЛ”ы ватыла калса, ул аны үзе төзәтә, техника ремонтлаганда иптәшләренә ярдәм итә, җитмәсә, автомобильләрне генә түгел, ә башка авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтлаганда да. Ул тракторда да эшли ала, һәм монда зур сер юк – водитель Ефимов техниканы ярата һәм аны яхшы белә”.

Сергей хуҗалыкка армиядан соң килә. Йөк машинасында эшли һәм, күп кенә яшьтәшләре кебек үк, шәһәргә күчәргә уйлый. Тик аңа шәһәр кешесе булырга насыйп булмый - китеп карый, әмма яңадан туган Барятиносына әйләнеп кайта. Шул вакыттан бирле инде егерме елдан артык үзенең шоферлык эшенә тугры кала.

Бүгенге көндә Сергей гаиләсенең хезмәт династиясен дәвам иттерде дип әйтергә була. Явнов исемендәге хуҗалыкта аның әтисен – тәҗрибәле механизатор, тракторчы һәм комбайнчы, аннары баш инженер булган Никон Алексеевич Ефимовны яхшы хәтерлиләр. Сергейның бертуганы Андрей да авылда калган, ул Казадаевка авыл биләмәсе хакимиятендә водитель булып эшли. Ефимовларның тагын бер туганнары – Вячеслав, ул авыл хуҗалыгы белән бәйле түгел, тәрбия-хезмәт колониясендә хезмәт салган, хәзер инде тиешле еллар эшләгәне өчен пенсиядә.

- Шофер тормышы ничек? – дип сорадык Сергейдан августта көзге чәчүдә катнашучылар арасында күргәч.

- Әйбәт, - диде ул тыйнак кына елмаеп, – иң мөһиме, ел әйләнәсенә эш бар – бөртеклеләрне урып-җыю төгәлләнде, хәзер уҗым арышын чәчү бара. Орлык, ашлама ташыйм, чәчкечләрне тутырган арада, кирәк икән, егетләргә ярдәм итәм.

Әйе, Сергей эшсез утыра алмый. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, авыл балаларында хезмәткә гадәт балачакларында ук формалаша, чөнки хуҗалыкта әти-әниләргә ярдәм итү тормыш нормасы булып тора. Мәктәптән йөгереп кайтып, мал-туарны эчерү, өйгә бирелгән биремнәрне эшләп, малларны карау, абзарны чистарту гадәти хәл иде. Хәер, җиденче-сигезенче сыйныфтан башлап, мәктәп каникулларында авыл малайлары, кагыйдә буларак, өлкәннәргә колхоз эшендә булышкан.

Басудагы очрашуыбыздан соң инде бер айдан артык вакыт узды. Хәзер инде фермада ярдәм кирәк һәм Сергей Ефимов “МТЗ-82”гә күчеп утырган, ул сусыл азык ташу һәм терлекчелек биналарының ян-як территорияләрен чистарту эшенә актив тотынган.

- Гомумән, мин барлык авыл хезмәтчәннәренә башкарган эшләре өчен рәхмәтле, - дип билгели Р.Т.Насыйров. – Хәзерге чынбарлыктагы кыенлыкларга һәм проблемаларга карамый, нәкъ менә алар эштә таяныч булып тора, бу безнең “алтын фонд”, ә ул нинди дә авыл хуҗалыгы предприятиесенең ныклы нигезе булып тора.

Л.ПЫЛАЕВА.

Ю.НЕСТЕРЕНКО фотосы.

Читайте нас: